Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан биш көнлек уку атнасына күчмәкче, бу туган тел дәресләренең кимүенә китерә ала ди белгечләр


Башкорт теле дәресе, архив фотосы
Башкорт теле дәресе, архив фотосы

Радий Хәбиров Башкортстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасына күчү тәкъдиме белән чыкты. Белгечләр бу туган тел дәресләренең кимүенә китерергә мөмкин ди.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада биш көнлек уку атнасы кертү тәкъдиме белән чыкты.

"Әйдәгез бергәләп уйлашыйк, бәлки безгә республикада биш көнлек уку атнасына күчәргәдер? Без моның белән шөгыльләндек, чамаладык... Безнең газиз балаларыбыз хәзер нинди хәлдә? Алар йончыган, алҗыган, без аларга атнасына алты көн белем бирергә маташабыз. Шул ук вакытта балаларыбыз мәктәптән сау-сәламәт, бәхетле һәм әхлакый яктан матур кешеләр булып чыгуын теләр идек. Шуңа күрә, биш көнлеккә күчәргә тәкъдим итәм. 32 шимбә көн бушый. Айга бер шимбәне балалар өчен төрле спорт, иҗтимагый һәм ватанпәрвәрлек тәрбияли торган чараларга багышларга мөмкинлек ачыла. Ничек уйлыйсыз, дөрес идеяме бу?" дип язды Хәбиров ВКонтакте челтәрендәге битендә.

Шул ук тәкъдимен ул җомга мәктәп мәгарифенең "Взлетай" дип аталган беренче форумында да яңгыратты.

Error rendering VK.

Башкортстан башлыгы биш көнлеккә күчкән очракта укытучыларның хезмәт хакы сакланачак дип вәгъдә итә.

​Белгечләр фикеренчә, уку атнасы биш көнгә калса, Башкортстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту туктатылырга мөмкин, чөнки биш көнлек уку планында туган телләрне өйрәнү өчен дәресләр каралмаган.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин биш көнлек уку атнасы кертү "башкорт телен генә түгел, бөтен туган телләрне дә төшереп калдыра торган проект" дип атады. "Мәгариф министры төзегән уку планына нигезләнеп мәктәп үзенекен төзи, әмма биш көнлек уку атнасында сәгатьләр азрак булачак. Туган телләргә күп сәгать куярга мөмкинлек калмый. Алар 1-2 сәгатькә кала торган була. Республикалар дәүләт телләренә бөтенләй урын калмый. Әле дәүләт телен сайлау мөмкинлеге бар иде. Биш көнлек уку атнасы кертелгән очракта, уку планында мәктәп компоненты бөтенләй бетә. Икенче чит тел сайлау мөмкинлеген дә исәпкә алсак, мәктәптә туган телләрне укуга бөтенләй мөмкинлек калдырылмый", диде Азатлыкка Лотфуллин.

XS
SM
MD
LG