Accessibility links

Кайнар хәбәр

РоСТ Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорый


Урыс телле ата-аналарның Вконтактеда иҗтимагый төркеме
Урыс телле ата-аналарның Вконтактеда иҗтимагый төркеме

Мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы көрәшүче ата-аналар төркеме Татарстан мәктәпләрен биш көнлек уку програмына күчерү тәкъдиме белән чыга. Белгечләр бу туган тел дәресләренең тагын да кимүенә яки бөтенләй бетүенә китерергә мөмкин дип саный.

Үзләрен "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип атаучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе чираттагы тәкъдим белән чыкты. Җәмгыять Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Русия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать итәргә чакыра.

"Безнең мөрәҗәгатькә теләктәшлек белдерегез! Русиядә күп кенә бала 5 көн генә укый - безгә дә биш көнлек уку атнасы кирәк", диелә мөрәҗәгатьтә. Язмада әзер мөрәҗәгать текстлары тәкъдим ителә, аларны күрсәтелгән адресларга җибәрү сорала.

Моннан тыш РоСТ инде мөрәҗәгать җибәргән ата-аналарны сораштыруда катнашырга чакыра. Әлеге хәбәр язылган вакытта сораштыруда 2 меңләп кеше катнашкан иде, иң күп мөрәҗәгать җибәрүчеләр Чаллыдан.

Биш көнлек уку атнасына Башкортстан мәктәпләре дә күчәргә җыена. Белгечләр бу туган тел дәресләренең кимүенә китерергә мөмкин ди. Мәгариф белгече Марат Лотфуллин биш көнлек уку атнасы кертү "бөтен туган телләрне дә төшереп калдыра торган проект" дип атады.

РоСТ берләшмәсе 2017 елның көзендә мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуга каршы активлык белән танылды. Узган ел җәмгыять татар телен мәктәпләрдән "кысрыклап чыгару" планын бәян итте. Idel.Реалии ачыклаганча, оешманың низамнамәсе дә, теркәлү һәм җитәкчелеге турында мәгълүмат та ачык чыганакларда юк.

XS
SM
MD
LG