Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле бетә!" Татар теленә каршы чыгучылар аны мәктәпләрдән кысрыклау планын бәян итте


"Татарстан ата-аналары җәмгыяте — РоСТ" иҗтимагый берләшмә җитәкчесе Рая Демидова. Фото: "ВКонтакте" / Рая Демидова
"Татарстан ата-аналары җәмгыяте — РоСТ" иҗтимагый берләшмә җитәкчесе Рая Демидова. Фото: "ВКонтакте" / Рая Демидова

Үзләрен "Татарстан ата-аналары төркеме" дип атаган төркем республика мәктәпләрендә татар телен бетерүне алга таба ничек дәвам итү планын игълан итте. Алар биш-алты елдан татарлар үзләре ана теленнән баш тарта башлар һәм тулысынча урысчага күчәр дип өметләнә.

Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укуга каршы көрәш алып баручы, ВКонтактеда теркәлгән бу төркемдә 22 июль көнне мәктәпләрдә татар телен юк итүнең тәфсилле планын сурәтләүче пост чыкты. Әлеге пост авторлары шулай ук татар теле укытучылары эштән үз теләкләре белән китсен өчен аларга даими басым ясап торырга чакыра.

25 июльдә Русия думасы туган телләрне укыту кануны өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Ул тиз арада гамәлгә кертелер дип көтелә. Аның нигезендә туган тел дәресләре кайбер програмнарда мәҗбүри булачак. Урыс теле дә туган тел буларак укытылачак. Һәм баланың ана теле буларак кайсы телне укуын ата-ана гариза язып хәл итәчәк. Шул ук вакытта ана теле дәресләре мәктәп сайлаган барлык уку планнарында да була дигән сүз түгел. Мәктәпләргә ана теле дәресләре булмаган програмны да сайлау мөмкинлеге бирелә.

Урыс активистларын берләштергән "Татарстан ата-аналары җәмгыяте" татарлар мәктәптә үз телләрен өйрәнә алмасын өчен нәкъ менә шушы мөмкинлекне файдаланырга тели. Әлеге постны язучылар "Канун өлгесенең "төзәтелгән" версиясе ана телен ихтыяри уку мәсьәләсен хәл итми генә түгел, хәзерге хәлне канунлаштыра да: мәктәп кирәкле уку планын кабул итеп туган телне сайлауга мәҗбүр итә ала", ди. Алар фикеренчә, милли республикалардагы мәктәпләр "туган тел" дәресе мәҗбүри булган уку планнарын сайлап алачак. Бу исә, алар фикеренчә, әлеге республикадагы балаларның хокуклары Мәскәү яки Петербурда яшәүче балалар хокуклары белән тигез булмаячак дигән сүз. Чөнки ул төбәкләрдә балалар туган тел дәресләренә йөрергә тиеш түгел бит.

Моңа каршы көрәш чарасы буларак алар "битараф булмаган һәм актив ата аналар һәрбер уку планын федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә бик җентекләп тикшерәчәк", ди. Ә андый ата-аналар инде хәзердән үк ул уку програмнарының әлеге стандартларга туры килмәвенә тулысынча ышана. "Элекке татар теле укытучылары үзләренә туган булмаган урыс теле дәресләрендә җыен юк-бар мыгырдый алмаячак: һәрбер дәрес диктофонга яздырылачак, һәрбер дәфтәрнең күчермәсе алыначак, шикаять язып җибәреләчәк", диләр татарларга каршы көрәш алып баручы активистлар.​

БУ ТЕМАГА: "Татарстандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте Донбасс фетнәчеләре белән сөйләшүләр алып бара​"

Алга таба алар республика мәктәпләрендә вазгыятьнең нинди юнәлеш алачагын фаразлый. Менә бер өзек: "Элек татар теле укытучылары булган, туган тел буларак урыс телен укытуга алынган укытучыларның икенче ярты еллыкта ук мәктәпләрдән тыныч кына китәчәген фаразлау өчен күрәзәче дә, фантазер да булырга кирәкми. Үзләренең белемсез булуларын аңлау һәм тикшерүләрдән курку нәтиҗәсендәге даими киеренкелеккә түзә алмыйча китәчәкләр... Ә уку елы ахырына калганнары да китәчәк. Алар ачулы һәм авыру булачак: үзеңнең ул фәндә ноль булуыңны, балаларны һич кирәкмәгән юк-барга өйрәтүеңне аңлый торып ел буе ул фәнне укыту мөмкин түгел.

Укучылардан башлап мәктәп мөдирләренә кадәр барысы да туган тел буларак урыс телен укытучы урынында бушка ашаучы, җирле этнократларның теләкләрен үтәүчеләр утыруын, балаларның уку мөмкинлеген юк иткән өчен акча алуын бик яхшы аңлаячак...Узган уку елында эшне тиз генә үзгәртү мөмкинлеге булмавын барыбыз да аңласак, быел инде барыбыз да фәнне белми торып ана теле буларак урыс телен укытырга калган элекке татар теле укытучысының моны аңлы рәвештә эшләвен беләбез. Моннан соң инде ул укытучы дип аталырга лаеклы түгел. Һәм курслар аша узу турында таныклык вазгыятьне үзгәртми".​

БУ ТЕМАГА: "Татар телен укытырга теләгем калмады"

Алдагы перспектива да шактый яхшы "аңлатылып" бирелә. Татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыккан, ләкин "туган тел" фәненең уку планнарыннан алып атуына ирешә алмаган активистлар фикеренчә, 5-6 елдан соң татарлар үзләре татар теле дәресләреннән баш тарта башлаячак.

"Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" төркеменнән скриншот
"Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" төркеменнән скриншот

"Туган урыс телен тиешле програм һәм дәреслекләрдән компетент мөгаллимнәр укыта башлагач, балалар һәм ата-аналар күпләп туган татар теле урынына туган урыс телен сайлаячак. Бу күчеш әкренләп барачак: башта катнаш гаиләләрдән балалар 1нче сыйныфка кергәндә урысчаны сайлаячак, татар гаиләләреннән балалар – 5 сыйныфтан башлап. Әһәмиятлесе шул: гаризаны бары 1нче һәм 5нче сыйныфта гына язып булачак. Башлангыч сыйныфта татартелле ата-аналар тәвәккәлләнеп, башкалар урысча өйрәнгәндә, үз балаларын татар теленә 4 ел укытсалар, 5 сыйныфта вазгыять бөтенләй башка булачак. Ата-аналар прагматик: алдагы ОГЭ һәм аны тапшыра алмыйча мәктәптән тугызынчы сыйныфтан соң тибеп чыгарылган укучылар саны туган тел өйрәнүгә караганда мөһимрәк булачак. Һәм туган телләре татар теле булган балалар да ихтыяри рәвештә туган тел дәресләре вакытында урыс телен өйрәнергә барачак" – менә шундый фараз китерә "Татарстаның ата-аналар җәмгыяте".

Элегрәк әлеге җәмгыять "татар теленнән котылырга" чакырган, шулай ук алар "туган тел" дәресен мәҗбүри програмнан алып аткан канун өлгесен дә хуплап чыккан иде.

БУ ТЕМАГА: "Татарстанда татар теленә каршы сугышны нигездә килмешәкләр алып бара"

Татар телен Татарстанда мәҗбүри укыту тирәсендә бәхәсләр Владимир Путинның “ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл” дигән сүзләреннән соң яңадан башланды. Мәҗбүри татар теле дәресләренә каршы чыгучылар аларның балалары тиешле күләмдә урыс телен өйрәнми дип зарлана иделәр. Татар телен мәҗбүри укыту тарафдарлары Татарстанның ике дәүләт теле дә тигез күләмдә мәҗбүри укытылырга тиеш дип белдереп килгәннәр.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктаткан. Хәзерге вакытта Татарстанда татар телен өйрәнү өчен ата-аналар гариза язарга тиеш. 25 июль көнне Русия думасы өченче укылышта туган телләр турында канунны кабул итте. Әлеге канунда урыс телен дә “туган тел” буларак өйрәнү мөмкинлеге әйтелә, “туган тел” фәненең барлык уку планнарында булуы да гарантияләми.

Путин сүзе һәм Ана теле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

"Татарстаның ата-аналар җәмгыяте" төркемендә бүгенге мәгариф турындагы канунга төзәтмәләрне хуплап чыктылар. Анда зур хәрефләр һәм күпсанлы өндәмәләр белән "Без – ирекле, иптәшләр! Бүтән бернинди татар теле дә юк! Бернинди мәхкәмәләр булмый!" дип язылган.

"Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" төркеменнән скриншот
"Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" төркеменнән скриншот

Error rendering VK.
XS
SM
MD
LG