Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте Донбасс фетнәчеләре белән сөйләшүләр алып бара


Александр Бородай
Александр Бородай

Татарстанның Урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм Урыс телле ата-аналар комитеты 4 ноябрьгә планлаштырылган ата-аналар җыелышын саклар өчен Донбасс фетнәчеләрен чакырырга тели.

Җәмгыять рәисе Михаил Щеглов "Вконтакте" төркемендә язуынча, ул Донбасс ихтыярилары берлегенең Татарстан бүлгесе белән сөйләшүләр алып бара.

"4 ноябрьдә залда җыелыш уздырабызмы яки урамда митингмы – анысы ачык булып кала. Ләкин тавыш бирүчеләрнең күпчелеге митинг кирәк ди. Чарада күп халык катнашачак, шуңа күрә оештыручылар катнашучыларның иминлеге турында уйларга тиеш. Полиция – аңлашыла. Ләкин без Донбасс ихтыярилары берлегенең Татарстан бүлгесе белән сөйләшүләр алып барабыз", дип яза Щеглов.

Аның сүзләренчә, берлек җитәкчеләренең берсе Александр Бородай Урыс мәдәнияте җәмгыяте хатын алган.

Александр Бородай – сәясәт белгече, журналист, эшмәкәр. 2014 елның 16 маеннан 7 августына кадәр Русия ярдәме белән эшләүче фетнәче "Донецки республикасының министрлар шурасы" рәисе, соңрак рәис урынбасары булды. Хәзер Донбасс ихтыярилары берлеге рәисе.

4 ноябрьдә Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм Урыс телле ата-аналар комитеты Казанда республика ата-аналар җыелышы уздырмакчы. Ул митинг формасында да узарга мөмкин. Оештыручылар "Мәскәүдән ярдәм бар", дип белдергән иде.

Шул ук вакытта Казан мэриясе 3 ноябрь башкалада татар телен яклап митинг үткәрүгә рөхсәт бирмәде. Мэрия оештыручыларга иминлек чараларын тәэмин итү таләбе куя.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG