Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс мәдәнияте җәмгыяте Казанда республика ата-аналар җыелышы уздырмакчы


Татарстанның Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов
Татарстанның Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов

4 ноябрьдә Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм Урыс телле ата-аналар комитеты Казанда республика ата-аналар җыелышы уздырмакчы. Ул митинг формасында да узарга мөмкимн. "Мәскәүдән ярдәм бар", ди оештыручылар.

"Җыелышны уздыру өчен 500 утыру һәм шуның кадәр басып тору урыны булган зал билгеләнгән, Мәскәүдән ярдәм бар", диелә җыелышка багышланган төркемдә. Моннан тыш "Z" варианты" да карала - митинг уздыру өчен белдерү хаты җибәрелгән. "Зал белән бер-бер хәл килеп чыкса, җыелышны ачык һавада - "Кырлья советов" паркында яки Тинчурин бакчасында уздырабыз", ди оештыручылар.

Җыелышта татар телен мәктәпләрдә ихтыяри укыту мәсьәләсен күтәрәчәкләр.

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыуны прокуратура тикшерүләре дәвам итә. Әлегә Татар һәм урыс җәмәгатьчелеге ике тарафка бүленеп, һәрберсе үз мәнфәгатьләрен яклый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG