Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:57

Урыс телле ата-аналар комитетының чын максатлары нинди?


Эдуард Носов һәм Инесса Гудочкина урыс телен яклау чарасында, архив фотосы

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе кискенләшкән саен, бу бәхәсне куертып җибәргән урыс телле ата-аналар оешмасы вәкилләре тарафыннан тел кысаларыннан чыга барган белдерүләр ясала башлады.

8 ноябрь Татарстан Дәүләт шурасында татар телен укыту мәсьәләсендә узган утырыштан соң Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов һәм Татарстанның урыс телле ата-аналары хокукларын яклау комитеты рәисе Эдуард Носов Русия президенты Владимир Путин исеменә мөрәҗәгать җибәрде. Әлеге мөрәҗәгатьтә алар "Татарстандагы хәлләр төбәк һәм гомумән Русиядәге тынычлыкка куркыныч тудыра" дип белдерә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның соңгы вакытта алып барган сәясәтен җавапсыз дип атый һәм шушы вазгыятьтә Русия президентын кичекмәстән чаралар күрергә чакыра.

Элегрәк Носов татар һәм урыс телләрен бер дәрәҗәгә кую дөрес түгел, Татарстан гап-гади бер төбәк кенә дип белдергән иде. "Урыс теле ул – дәүләт теле, ә Татарстан – Русиягә кергән төбәкләрнең берсе генә. Бу – административ округ кына. Алар бары тик туган телләр дәрәҗәсендә генә бертигез була ала", дигән иде ул.

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе кискенләшкән саен, бу бәхәснең тел кысаларыннан чыга баруын интернетта да күзәтеп була.

Моңарчы интернетта үзен "Татариянең урыс телле ата-аналар комитеты" дип таныткан икенче бер оешма октябрь азагында "Татарстан республикасы ата-аналар берләшмәсе" дип үзгәрүен һәм интернет төркеменнән иҗтимагый оешма буларак теркәлергә җыенуын белдерде. 30 октябрь көнне төркемдә катнашучылар саны 10 меңнән арткан.

2017 елның май азагында барлыкка килгән бу төркемнең (беренче язма 26 май чыккан) максатлары "Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдыру" дип күрсәтелеп килде. Ләкин Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсе кискенләшкәч, идарәчеләр һәм гадәти кулланучылардан башка шигарләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырый башлады.

"Милли сыйныфларны таратырга кирәк"

Idel.Реалии чыгарган бер мәктәп укучысының видеоязмасы комитет сәхифәсенә куелгач, аның астында күпләп фикер белдерү башланган. Шунда комитетның актив әгъзасы булган төркем идарәчеләренең берсе Инесса Гудочкина татар сыйныфларында балаларның "суверенлык белән баш миләрен юалар", "мәктәпләрдәге милли сыйныфларны таратырга кирәк" дип белдергән.

"30 ел "суверенлык" дип аталган дәвер эчендә баланың баш миен юганнар. Әлбәттә, бу вакыт эчендә аңа Татарстан турында аерым дәүләт дип сөйләгәч, ни көтәсе. Үз мәктәп мисалын да китерә алам: андагы татар "А" сыйныфларында татар теле укытучысы нәкъ шуңа төшендерә, ачыктан-ачык Путин күрсәтмәсен тәнкыйтьли, аның татар теле, мәдәниятен юкка чыгаруын белдерә, аларның аерым дәүләтттә яшәүләрен әйтә. Татар теле дәреслекләре турында әйтәсе дә юк, безнең альбомнарда карый аласыз, анда рәсемнәрдә дә, текстларда да сепаратизм бар", дип язган Инесса Гудочкина.

"Мондый балаларны махсус үстергәннәр. Мәктәпләрдә милли сыйныфларны таратырга кирәк, анда балаларны махсус эшкәртәләр. Моңа җитди алынырга кирәк", дип тә өстәгән Гудочкина.

Моның кебек шәрехләр төркемдә табигый күренеш. Алар бетерелми, һәм, кагыйдә буларак, күп "лайк"лар җыя. Ул арада интернетта татар телле төркемнәрдәге аралашуларда комитет сәхифәсендә еш кына татар телен яклап комментарлар калдырылу, ләкин аларның тиз арада бетерелеп, кулланучыларның блоклануы турында әйтелә.

Урыс телле ата-аналар төркемендә актив аралашу мәктәпләр белән генә чикләнми. Комментарларда еш кына балалар бакчалары турында да әйтелә. Билгеле булганча, Татарстан балалар бакчаларында татар теле уен форматына барысына да укытала.

"Югары һәм махсус уку йортларында, балалар бакчаларында тикшерүләр буламы?" дип сорый комитет сәхифәсендә Александр Грачев исемле кеше. Төркем исеменнән язылган җавапта "Балалар бакчаларында булачак, башкалар турында да онытмаячаклар. Федералларның яңа тикшерүе инде юлда" диелгән.

Мәгариф темасыннан да читкә китеп, комитет сәхифәсендә еш кына Татарстан, аның статусы турында да көлкеле шәрехләр калдырыла. Кайвакыт Татарстан республикасын хәтта Казан өлкәсе яки Казан губернасына әйләндерү тәкъдимнәре яки фикерләре яңгырый.

"Республикаларны бетерү - Русия милләтчеләре идеясе"

Сәясәт белгече, КФУ профессоры Мидхәт Фарукшин бу төркем артында зуррак көчләр торырга мөмкин, ләкин моны өздереп әйтү өчен җитди дәлилләр кирәк, ди. Шул ук вакытта ул төркемдә чыннан да борчылучы ата-аналарның да күп булуын инкарь итми.

"Бу комитет нигезендә гади ата-аналар реакциясе ята дип уйлыйм. Алар чыннан да урыс мәктәпләрендә татар телен укытуны кыскарту яклы. Икенче яктан, бу оешма артында кемдер торырга да мөмкин, ләкин моны төгәл әйтү өчен дәлилләр кирәк, ансыз берни әйтеп булмый.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

Шуны аңларга кирәк: Русиядә урыс милләтчелеге баш күтәргән. Урыс милләтчеләре арасында башка милләтләрне бөтенләй нәфрәт итүчеләр дә күп. Чынбарлыкта, Русия хөкүмәтенә урыс милләтчелегенең үсеше кирәк түгел, чөнки мондый катгый карашка җавап реакция дә булырга мөмкин.

Әлбәттә, сер түгел, күп кенә урыс сәясәтчеләре һәм аларга идеологик хезмәт күрсәтүчеләр федерациянең милли-терроториаль төзелешенә каршы чыга, алар терроториаль төзелешне яклый. Андыйлар Русиядә күп. Тик алар моның нинди авыр нәтиҗәләргә китерә алганын аңламый.

Төбәкләрне берләштерү идеясен генә алыйк. Республиканы башка төбәк белән берләштерсәң, җирле халык азчылыкта кала, бу исә милли хокукларны кысуга мөмкинлек бирәчәк. Мондый тәкъдимнәр күп, алар фәнни басмаларда да, сәясәтчеләр телендә дә бар. Шуңа бу бары тик "урыс телле ата-аналар комитеты" идеясе генә түгел, бу гомумән Русия милләтчеләре идеясе", дип сөйләде Азатлыкка Мидхәт Фарукшин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG