Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әкренләп башка белгечлекләр үзләштерә. Аларга җан асрар өчен өстәмә эш эзләргә туры килә. Яшь белгечләр мәктәптән китү ягын карый. Азатлык татар теле укытучылары белән аралашты, быел татар теле белгечлекләре дипломын алучылар кайда барыр, ничек эш табар дип кызыксынды.

Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел Татарстанда 11нче сыйныфны 16 680 укучы тәмамлый. Тиздән имтиханнар башлана, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, быел БДИны татар теленнән бирүчеләр дә бар. Моңа 18 кеше батырчылык иткән. Мәктәпләрне тәмамлаучы укучыларны югары уку йортлары да зарыгып көтә.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова сүзләренчә, "Татар теле, әдәбияты һәм чит тел" һәм "Татар теле, әдәбияты һәм журналистика" кебек белгечлекләргә быел 40 бюджет урыны бүленгән, тагын 15 коммерцияле урын бар. Татар теле белән катлаулы вазгыять булуга карамастан алар конкурс зур булыр дип ышана.

Әлфия Йосыпова
Әлфия Йосыпова

"Бюджет урыннары кимемәде, шул ук сан. Узган ел бер урынга 8 кеше дәгъва итте, быел да шулай булыр дип уйлыйбыз. Узган ел безгә керү баллары 275 иде, быел да ким булмас кебек. Безгә укырга киләбез диючеләр исәптә, базада 100гә якын кеше бар. Алар ел буена әзерләнә, чараларда катнаша, барысын да беләбез. Әмма бу сан артырга да мөмкин. Без белмәгән балалар да бар, бөтен Татарстанны, Русияне иңли алмыйбыз", дип сөйләде Азатлыкка Йосыпова.

Әлфия ханым татар теленә һөҗүм барган вазгыять студентларны тупларга тәэсир итмәс дип саный. Түләп укырга теләүчеләр дә шактый, ди ул. Татар теле белгечлегендә түләп укының бер еллык бәясе 103 мең сум, әмма инфляция белән ул үзгәрергә мөмкин.

Быел КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбеннән 12 филолог, 12 журналист, 12 тәрҗемәче диплом белән чыга, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломына ия булучылар исә 48 белгеч. Болар барысы да бакалавриатны тәмамлаучылар, 39ы магистратураны тәмамлый. Әлфия Йосыпова барлык белгечләр дә эш урынын табуына ышана.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы барысы да исәптә, берсе дә эшсез калмый

"Берничә редакциядән инде өметле яшь белгечләр бармы дип сорап килделәр. "Казан утлары", "Безнең мирас", "Сәхнә" журналлары мөхәррирләре яшь белгечләргә ихтыяҗ бар дип мөрәҗәгать итте. Студентларның күпчелеге инде мәктәпләрдә укытып йөри. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшкә билгеләү дә булды, кайда татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк, барысы да исәптә, берсе дә эшсез калмый. Кайберәүләре магистратурада укуын дәвам итәчәк. Чеп-чи татар теле белән генә чыкмый бит безнең студентлар. Алар өстәмә инглиз, кытай телен дә өйрәнде. Бу телләргә дә ихтыяҗ бар. Ике телле белгечләргә районнар бик кызыга, алар студентларның авылга кайтуын көтә", дип өметләнеп сөйләде Әлфия Йосыпова.

Югары уку йортлары укытучылары, түрәләр дә барысы да моңа кадәр ничек булган, шулай калган дип күрсәтергә омтыла. Татар теле укытучылары берсе дә эшсез калмаячак дигән сүзләр белән тынычландырдылар.

Халыкның исә телнең киләчәгенә карашы гына әллә ни өметле түгел кебек. Көз көне җәмәгатьчелек татар телен яклап урамга чыкканда Татарстан депутатлары шыпырт дәшмичә утырып вакыт уздырды, бүген исә алардан да батыррак кешеләр юк, сессия артыннан сессия уза, депуталарларның ялкынлы чыгышларын халык тамаша кыла. Узган елның көзендә үк депутатларның тел өчен көрәштә дәрт-дәрманын көткән татар теле укытучылары бүген башка тармакта эш эзли, яки башка фәнне укытуга күчә. Авыр таякның башы яшь белгечләр башына төште.

Илзам Хаҗиев – КФУның татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән диплом белән 2016 елда тәмамлаган яшь белгеч. Казанның инженер лицеенда татар телен укыта, 5 ел стажы бар. Дәресләр саны кыскарганга күрә, аңа киләсе елдан инде эш урыны юк. География фәнен укытырга мөмкин. Бушлай курсларда укырга мөмкинлек булгач, ул бу өлкәне дә үзләштергән. Әмма бүген аның ни татар телен, ни географияне укытасы килми. Илзам татар теле укытучылары эшсез калмаячак дигән сүзләрне әкият дип бәяли һәм КФУда биш ел дәвамында татар теле белгечлегенә укуым әрәмгә булды дип үкенә. Ул Азатлыкка республикадагы татар теленә карата мөнәсәбәт мәктәпләрдән яңача укытырга теләгән, дәрте булган яшь белгечләрне кысрыклап чыгара дип сөйләде.

Илзам Хаҗиев
Илзам Хаҗиев

"Биш ел стажым бар, балалар белән эшләү ошый иде, әмма мин инженер лицееннан китәргә мәҗбүрмен. Бездә башка мәктәпләрдә кебек үк татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскарды, 18 сәгать укытып 23 мең сум хезмәт хакы алып гаиләне түгел, үзеңне дә асрау мөмкин түгел.

Татар телен укытырга бөтенләй теләк юк. География фәненә уку бушка булганга күрә мөмкинлектән файдаландым. Әмма аны да укыту теләге юк. Минем аңа тиешле әзерлегем дә юк. Вакытында мин БДИны да география укытыр өчен түгел, ә татар телен укытыр өчен тырышып тапшырдым, КФУга укырга кердем. Бүген һавада эленеп калдым. Татар теле укытучысы буларак эшли алмаячаксың, мөмкинлек юк диде лицей җитәкчелеге. Без ике укытучы эшләдек, берсе генә кала. Миңа йә китәргә, йә география укытырга тәкъдим итәләр. 18 сәгать бәлки җыелыр. 6 сәгать татар теле, 12 сәгать география фәнен укытырга булачак.

БДИны да география укытыр өчен түгел, ә татар телен укытыр өчен тырышып тапшырдым, КФУга укырга кердем

Әлегә эшне мәгариф өлкәсендә эзлим. Мәктәпләргә шалтыратам, берсенә дә татар теле укытучысы кирәкми, булганнарын да нишләтергә белмиләр. Берни тәкъдим ителмәсә, тапмасам, бөтенләй мәгариф системыннан китәчәкмен. Кая барырмын – билгесез. Минем яшьтәге хезмәттәшләрем алдында да шундый ук дилемма. Яшь егетләр укытучылыктан эшмәкәрлеккә китә. Алар да киләчәкне күрми. Югыйсә матур гына татар телен укыттылар, нәтиҗәле эшлиләр иде.

Мәктәпләргә ир-егет укытучылар болай да ашкынып тормый, яшьләр арасында укытам, татар теленә мөнәсәбәтне үзгәртәм дип эшләүчеләр бар, әмма аларга ихтыяҗ юк булып чыга. Заманча фикерли торган яшьләр китүе бик кызганыч. Алар урынына кеше табылыр, әмма минемчә, яңа көч кирәк иде. Яшь кадрларны ни саклап кала алмыйбыз, ни үстерә алмыйбыз.

Мәктәптә яшь татар теле укытучыларын көтеп торулары – әкият

Эшемне яратып башкардым, татар теле укытучылары кирәксезгә әйләнде. Күңелдә үкенү хисе, 5 ел укуым җилгә очырылды дигән сүз. Быел да татар теле белгечләре диплом алып чыгачак, аларның күпмесе генә эш табыр – белмим. Мәктәптә аларны көтеп торулары – әкият", дип сөйләде Илзам Хаҗиев.

Марат Шәехов берничә ел дәвамында Әлмәт, Казан шәһәрләрендә татар телен укыткан, административ эшләр белән дә шөгыльләнгән, бүген рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Ул да "переквалификация" узган. Мәҗбүр булдым, ди. Биш ел буена бер белгечкә укып энә белән кое казып, аннары берничә ел тәҗрибә туплап эшләгән укытучының берничә ай эчендә башка фән укытучысына укып хезмәт иткән мөгаллим дә, укучы да, гомум мәгариф системы зыян күрә, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Марат Шәехов
Марат Шәехов

"Сигез ел татар теле укытучысы стажым бар. Балаларның шактые татар теле урынына урыс телен сайлады, дәресләр саны кыскарды, миңа да эш кимеде. Сәгатьләрем башка укытучыга бирелде. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысына яңадан укыдым. Башка фәнне укытуга күчү үкенеч хисен уятты. Балалар татармы, урысмы алар телне яратсын, кызыксыну булсын дип укытырга тырыштым. Урыс телен укытуга күчү психологик яктан авыр булды. Үз милләтемә хыянәт иткән төсле иде. Озак еллар дәвамында татар телен укытып урыс телен укытуга күчкән укытучыларның барысы да бу каршылыкны авыр узгандыр дип уйлыйм. Хәзер тынычландым.

Дәүләтнең ялгышлыгы бу, мәгариф системына зур зыян салды

Танышларым арасында инглиз телен укытуга күчкәннәр бар, башка фәннәрдән дәрес укыталар. Әмма монда сорау туа бит: бу укытучы никадәр үз эшен яхшы башкарачак? Бер белгечлеккә 5 ел укыйсың, ә курслар берничә ай гына дәвам итә. Үҗәт булып эшкә тотынса, ул, бәлки, яхшы мөгаллим булыр. Әмма моның өчен дә вакыт кирәк. Балаларны көн саен укытырга кирәк, вакыт көтми. Кемдер фәнне тулысынча үзләштерә алмаячак дигәнне аңлата. Бу – дәүләтнең ялгышлыгы, мәгариф системына зур зыян салды. Татар телен укытып аннары эколог укытучысына күчү дөрес түгел, ул аның профиле түгел. Хокукы бар аның укытырга, әмма сыйфат ягыннан аксаячак.

Авыр вазгыять, хәтта татар телен сайлаганнар балалар белән дә эшләү авыр, алар тарафыннан татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кыек карашта. Яшь белгечләрнең күбесе мәктәптән китәчәк. Мәктәп мөдирләре акыллы булса, заманча фикерли торган, идеалларына тугры булган мөгаллимнәргә эш табачак, инглиз телен булса да укытачак алар, әмма бу инглиз, ә татар теле түгел. Факультативка калган очракта да андый кешеләр күңелен биреп укытыр, әмма андыйлар күп түгел", диде ул безгә.

Эльвира Зиннәтуллина узган ел КФУны тәмамлап Казанның 18нче мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнашкан, әмма мөгаллимә булып берничә ай гына эшләп өлгергән. Дәресләр саны кыскару белән аңа озайтылган төркем (продленка) тәрбиячесе итеп эшләргә тәкъдим иткәннәр. Эльвира башлангыч мәктәп укытучысына яңадан курсларда белем алган, әлегә кулда диплом юк, ди, әмма төрле мәктәпләрдән эш эзли. Ул киләчәктә үзен татар теле укытучысы итеп күрергә бик теләсә дә, үзен реалист дип саный. Быел татар теле белгечлекләре дипломы белән чыккан студентларга авырга туры киләчәк, дип сөйләде Азатлыкка.

Эльвира Зиннәтуллина
Эльвира Зиннәтуллина

"КФУда укыганда киләчәккә өметләр зур иде, аспирантурага да керү хыялы белән яшәдем. Мәктәпкә дә килеп эләккәч, балалар белән эшли башлагач, үземне канатлы кош кебек хис иттем, әмма кинәт кенә барысы да үзгәрде. Татар теле дәресләрем бетте, "продленка"га күчерделәр. Башлангыч мәктәбе укытучысына яңадан укыдым, бу – төгәл карар, аннан кире кайтмыйм. Татар теле кайтыр дигәнгә дә кысыр өметләр белән яшәмим.

Гарьлек, хурлык, үкенү хисләре били

​Гарьлек, хурлык, үкенү хисләре били. Болар – үземә кагылган хисләр. Глобаль уйлаганда милләт өчен күңел әрнүе били. КФУны быел тәмамлаучы татар теле белгечләре белән сөйләшкәнем бар, алар пошаманда. Ничек эш табарбыз дип куркалар, борчылалар. Өстәмә белеме булучылар югалмас, эш табар ул. Әмма мәктәпләргә яшь буын кешеләре килмәве, аларның кыскартылуы мәгариф системына зыян салачак. Урта буын иртәме-соңмы китәр, ә яшьләр инде мәктәптә булмас. Югары уку йортына да килүчеләр кимер", дип сөйләде Эльвира Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG