Accessibility links

Кайнар хәбәр

400дән артык татар теле укытучысы урыс теле укытачак


Татарстанның 1,3 мең укытучысы яңадан һөнәри әзерлек үтү курсларында укый. Республика мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, аларның өчтән бер өлеше урыс теле укытачак.

Татарстанның 1,3 меңнән артык укытучысы башка фәннәрне һәм юнәлешләрне укыту өчен мәктәпләрнең аттестация комиссияләрендә яңадан әзерлек уза. Бу хакта Татарстан мәгариф министрлыгы һәм һөнәр берлекләре уздырылган коллегия утырышында министрның беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте. "Укуларын тәмамлагач, аларны эшкә урнаштыру мөһим", диде ул.

Министрлык мәгълүматларына караганда, 400дән артык укытучы урыс теле, 80ннән артыгы - тарих һәм җәмгыять белеме, 50дән артык мөгаллим география укытырга әзерләнә. Күп укытучылар башлангыч сыйныфларга һәм мәктәпкәчә белем бирү системына урнаштырылачак.

Поминов "мәктәп - сәяси бәхәсләр урыны булырга тиеш түгел", "Русиядә кабул ителгән стандартлар һәм уку планнарына ярашлы планлы тыныч эш алып барылырга тиеш", дип өстәде.

"Гамәлдәге кануннар кысаларында урыннарда әлеге тәртипне булдыруны сорыйм. Татар теле укытучыларына максималь ярдәм күрсәтелергә тиеш", диде министры урынбасары.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстанның Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнеп була. Кайбер мәктәп мөдирләре Азатлыкка сөйләвенчә, татар телен дәүләт теле буларак укыта башлау турындагы фәрман әлегә килмәгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG