Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләре татар телен дәүләт теле буларак укыта башларга фәрман көтә


Сабада сәләтле балалар мәктәп-интернатында дәрес

Азатлык Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак кайчан укыта башлаячакларын ачыкларга тырышты. Элемтәгә кергән мәктәпләрдә төрек, гарәп һәм кытай телләрен укытуның торышы белән дә кызыксынды.

29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков Русия мәгариф министрлыгының республикаларга дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге биргән план әзерләвен һәм анда ата-аналарның язма рөхсәте белән, атнасына ике сәгатькә кадәр дип күрсәтелүен белдергәч, укытучылар арасында республика министрлыгы да тәкъдим әзерли һәм менә-менә килеп җитәчәк дигән сүзләр таралган.

Тататрстанның бер татар авылындагы мәктәп мөдиренең укыту эшләре урынбасары Азатлыкка "татар телен дәүләт теле буларак III чиректән кертәчәкләр икән, тәкъдимнәр әзерләнгән диләр" дип тә белдерде. Исемен һәм мәктәбен күрсәтмәүне үтенде.

"Фәрман төшсә – эшлибез, төшмәсә – эшләмибез"

Яңа уку елы алдыннан гына ишекләрен ачкан күп профильле һәм күп телле 180нче гимназия мөдире Илдар Сәяхов та Азатлыкка татар телен дәүләт теле буларак укыту өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан әлегә тәкъдимнәр төшмәвен әйтте.

Кайчан кертелә башлар дип уйлыйсыз дигән сорауга Сәяхов: "Без хәзер алдан берни дә уйламыйбыз. Фәрман төшсә – эшлибез, төшмәсә – эшләмибез", диде.

Илдар Сәяхов укучылары белән
Илдар Сәяхов укучылары белән

Прокуратура тикшерүләреннән соң ана телләрен укыту ата-аналар теләгенә калдырылгач, әлеге гимназиядә татар теле сәгатьләре һәр сыйныфта уртача бер сәгатькә кимегән. "Элек дүрт иде, хәзер өчкә калды", ди Сәяхов.

Бу гимназиядә укучы кайбер балаларның әти-әниләре балаларыбыз кытай теле дә укыячак дигәч, монда китергән идек, хәзер ул җәдвәлләрдә юк, дип Азатлыкка белдерде. Илдар әфәнде сүзләренчә, кытай теленә дигән дәрес дә урыс теленә киткән.

"Яңа уку планына бәйле рәвештә өстәмә сәгатьләр саны кыскару сәбәпле кытай теленә дип чамалап торган дәресне без башка фәнгә бирдек. Яңа елдан соң нинди үзгәрешләр булыр, белмим. Төптән уйлаганда, (кытай телен - ред.) мәҗбүри укытуга хаҗәт бар микән дип үзебез дә уйланабыз. Теләк белдергәннәргә укыту бар һәм калачак. Әлегә түләүсез, түгәрәк форматында бара ул", ди Сәяхов.

"Тел өйрәнүне сәгать санына гына бәйләмәс идем"

Сабадагы кайбер фәннәр тирәнтен өйрәнелгән сәләте балалар мәктәп-интернатында да ана телен укыту ата-аналар теләгенә калгач татар теле сәгатьләре саны кимегән, шул ук вакытта рус теле дәресенә бер генә сәгать тә артмаган. Бу хакта Азатлыкка мәктәп мөдире Ләйсән Билалова белдерде.

Сәгатьләр кыскарса да, укыту програмын үтибез

"7, 8, 10, 11нче сыйныфларда татар теленнән берәр сәгать югалттык. Безнең балалар рус теленнән БДИ бирүдә беренче урында тора. Татар теленә килгәндә, укытучыбыз тәҗрибәле һәм югары категорияле белгеч, без сәгатьләр кыскарса да укыту програмын үтибез. Безнең укучылар тырыш һәм бирелгән програмны үтәп бара алабыз. Без ел саен республикада татар теленнән унлап призлы урыннар алабыз. Бездә тәрбия эше татар телендә һәм балалар да татарча яратып сөйләшә", ди Билалова.

Ләйсән Билалова
Ләйсән Билалова

Дәүләт теле буларак та татар телен укытуга Ләйсән ханымның үз карашы.

"Татарстан мәгариф министрлыгыннан татар теле сәгатьләрен үзгәртүгә карата күрсәтмә булмады. Мин үзем уку елы башында нинди уку планы кабул ителгән, шул планнан бик читкә китмәскә тырышам, чөнки бала да, әти-әни дә аның белән танышкан инде. Бу ярты еллыкта үзгәреш булыр дип уйламыйм.

Мин бездә татар теле дәресләре артык кимеде дип санамыйм, әмма бу дүрт дәресемне дә кире кайтарыр идем, шуннан да артыгы безнең укучыларга кирәктер дип санамыйм. Безнең балалар контроль эшләрен барсы да "5"кә яза. Кытай телен, гарәп телен, инглиз телен, кайбер фәннәрне инглиз телендә укытырга тырышып карасак та, без беркайчан да татар телен кимсетмәдек.

Татар теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш

Ничек укытуны әти-әниләр белән киңәшеп мәктәпләргә бирсәләр, минемчә, кайбер сыйныфларда өстәргә мөмкин, ә кайберсендә бөтенләй юк. Мин татар теле сәгатьләре артуга каршы түгел һәм татар теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш дип саныйм. Без бу хакта ата-аналар белән дә, балалар белән дә сөйләштек. Күпме гасырлар буена халык телне саклап калган икән, без дә аны сакларга тиеш", Билалова.

Аның фикеренчә, мәктәптә татар телен балага яраттыру иң беренче чиратта укытучыдан тора. "Әгәр укытучы фәнен ярата һәм фәненә гашыйк икән, ул баланы да яраттыра. Бик күп өлеше укытучыдан тора. Бала дәрескә килеп кергәч укытучының фәнен ничек яратуын, рухланып сөйләвен шунда ук күреп ала. Шулай булганда балага татар телен сайлагыз, әти-әниегез килеп гариза язсын дип әйтү дә кирәкми, бала аны үзе үк сайлаячак", ди Билалова.

Кытай телен әти-әниләр теләде

Ләйсән ханым сүзләренчә, бу мәктәптә 1-3нче сыйныфта укучылар түгәрәк рәвешендә кытай телен дә өйрәнә. Атнасына ике сәгать каралган. "Әти-әниләр теләде, бөтен бала да йөри, түләүле түгел. Укытучы Казаннан килеп йөри, район аны транспорт белән тәэмин итә", ди мөдир.

Әлеге мәктәптә балалар берара гарәп телен дә түгәрәк рәвешендә укып алган.

"Укытучы бар иде, балалар йөрде, ахырдан әти-әниләр теләмәде. Без уку елы ахырында түгәрәкләргә нәтиҗә ясыйбыз, балаларның ниләр өйрәнгәнен күрсәтәбез һәм икенче елга әти-әниләрнең теләген искә алып, җәйдән (өстәмә нинди телләрне дә өйрәтергә - ред.) әзерләнеп куябыз. Безнең балалар гарәп телен яратып кына өйрәнә башлаган иде, сораучы булмагач ул түгәрәкне яңадан ачмадык. Мәҗбүриләп бер әйберне дә өйрәтеп булмый", ди Ләйсән ханым.

Ул чит телләрдән инглиз теленнән соң кытай теленең өстенлектә икәнен әйтә. Дәресләрен дә кызыклырак итү өчен тырышуларын белдерә. КФУдан кытай телен өйрәнүче студентлар Сабага килеп практика үтүен дә әйтә.

"Без татар телен күбрәк укыту яклы"

Бөгелмәдәге лицей-интернат мөдире Латиф Чинар үзләрендә кытай телен укыту яңадан тергезелер дип өметләнә. Бу мәктәп укучылары ике ел дәвамында кытай телен дә өйрәнгән, укытучылары Кытайга укырга китү сәбәпле, әлеге фәнне өйрәнү тукталган. Бу хәл ана телләрен укыту кискенләшү белән бәйләнмәгән. "2018 елның сентябреннән янә чит тел буларак берәр сәгать укытырга җыенабыз", дида Азатлыкка Латиф әфәнде.

Латиф Чинар
Латиф Чинар

Бу лицейда бүген һәр сыйныфта, шулай ук икенче чит тел буларак, атанасына бер тапкыр төрек телен өйрәнәләр.

Балалар хәзер дә кытай телен сорый

"Без беренче чит тел буларак инглиз телен өйрәнәбез, ә мәктәп карамагында булган сәгатьләрдән берәр сәгать төрек теле укытабыз, ә филология юнәлешендәге сыйныфларда икешәр сәгать тә бар. Безнең мәктәпнең низамнамәсендә әти-әниләр теләге белән әлеге телләрне дә укыту каралган. 7нче сыйныфка килгәндә әти-әниләргә үзебезнең укыту үзенчәлеге белән таныштырабыз. Тел өйрәтү әйбәт әйбер бит, ник өйрәтмәскә? Балалар хәзер дә кытай телен сорый", ди Чинар.

Әлеге лицейда бөтен балалар да ана теле буларак татар телен үзләштерә. Латиф әфәнде әти-әниләр нәкъ шулай сайлады дип әйтә.

"Сентябрь аенда ничек һәр сыйныфта атнасына дүртәр сәгать укыткан булсак, хәзер дә шулай дәвам итәбез, бары тик 7нче дә генә бер сәгатькә кимеде", ди Латиф әфәнде.

Татар телен дәүләт теле буларак та җәдвәлгә кертү-кертмәүгә килгәндә, күрсәтмә төшсә, мөдир үзләренең лицейларында проблем булыр дип уйламый. Җәдвәлгә кертеләчәк дип әйтә. "Татар теле булгач, Татарстан теле булгач, ничек инде аны укытмаска мөмкин. Без татар телен күбрәк укыту яклы", ди мөдир.

Уңышларыбыз малайларны һәм кызларны аерым укытуның файдасын күрсәтә

Әлеге лицейда укучы балаларның 70 проценты татар, 20 процентлабы руслар, ә калганнары башка милләт балалары. Монда 7нче сыйныфтан башлап белем алалар. Бүген ир балалар аерым, кыз балалар аерым биналарда белем ала, аерым интернатта яши. "Уңышларыбыз аерым укытуның файдасы бар икәнне күрсәтә. Әти-әниләр дә аерым укытуны тели", ди мөдир.

Биредә Башкортстаннан, Самар, Оренбурдан да килеп укыйлар. "Күп телләрне өйрәткәнгә һәм малайларны аерым, кызларны аерым укытканга читтән дә киләләр. Оренбурдан, Самардан килгән балаларның әти-әниләре дә татар телен укыту кирәк дип әйтә", диде Латиф әфәнде.

Лицей-интернат 1994 елда ачыла, башта ир балалар гына белем ала. 2013 елдан кызлар өчен дә сыйныфлар җыялар.

Азатлык татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак та укытуга тәкъдимнәр әзерләнү-әзерләнмәүне белү өчен Татарстан мәгариф министрлыгы сүзчесе Фәридә Ишморатова белән элемтәгә керергә тырышып карады. Күп тапкырлар шалтыратуга кармастан Ишморатова кесә телефонын да, эш телефонын да алмады.

Татарстандагы укытучылар арасында "уку елы беткәнче татар телен дәүләт теле буларак та укытуны куертмаска мөмкиннәр, рус милләтчеләре тагын кабынып чыгарга мөмкин, аннары җәдвәлләрне үзгәртеп балаларның башларын бутап бетердек, үзебез дә ардык" диючеләр дә бар. "Сәгатьләребез нык кимеде, татар теле дәүләт теле буларак өстәлсә, хезмәт хакы аз булса да артыр иде", дигән фикер белдерде бер укытучы.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG