Accessibility links

Татарстанда татар теле укытучылары кыскартыла башлады. Казанның бер мәктәбендә өч укытучыга гариза язарга тәкъдим ителгән. Әлеге хәбәрне Татарстан прокуратурасы тикшерергә җыена.

Түрәләр татар телен укыту тирәсендә тавыш чыгармаска өндәсә дә, Татарстанда татар теле укытучылары инде кыскартыла да башлаган. Казанның бер мәктәбендә өч укытучыга гариза бирергә тәкъдим ителгән дип языла татар укытучыларының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә. Алар 30 октябрьдән инде эшкә чыкмаячак.

Курку аркасында исемен һәм кайсы мәктәптән булуын әйтергә теләмәгән ханым Азатлыкка бүген соңгы дәресен укытып кайтканын әйтте.

Бүген соңгы дәресемне укытып чыктым. Татар теле дәресләре кыскартыла, димәк укытучылар да кирәкми, диелде. Мин яңа эш эзлим

"Бүген соңгы дәресемне укытып чыктым. Мәктәп мөдире өч татар теле укытучысына, шул исәптән миңа да, эштән азат ителәчәгем турында әйтте. Татар теле дәресләре кыскартыла, димәк укытучылар да кирәкми. Мәктәптә 11 татар теле укытучысы иде, сигез кеше генә кала. Мин яңа гына эшкә кердем, минем белән бергә пенсиягә чыгарга бер елы калган укытучыга да гариза язарга кушылды. Беребез дә гаризага кул куймадык әле. Ике ай безгә хезмәт хакы түләнәчәк, аннары ике атналык акча биреләчәк дип аңлатылды. Мин яңа эш эзлим", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Казан мәктәбендә татар теле укытучысының эштән алыну турында хәбәрне Татарстан прокуратурасы тикшерергә җыена. Бу турыда "Idel.Реалии"га прокуратура вәкиле Руслан Галиев хәбәр иткән. "Укытучының хокуклары бозылганы ачыкланса, прокуратура тиешле чаралар күрелүне тәэмин итәчәк" диде ул.

26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының чираттагы утырышында татар теле тирәсендә туган киеренкелеккә президент Рөстәм Миңнеханов та кагылып киткән иде. Ул Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйковка мәктәпләрдә тикшерүләр башлап "киеренкелек тудырдыгыз" дигән дәгъва белдерде. Тик Татарстан прокуратурасы федерал структураның бер бүлекчәсе генә, ул тулысынча Мәскәүдәге баш прокуратурага буйсына һәм аннан килгән әмерләрне үти. Шуңа да алар хәзер Путинның Йошкар-Оладагы чыгышыннан соң бирелгән күрсәтмәсен тикшерү белән мәшгуль.

25 октябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән соң Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Азатлыкка "Бер укытучыны да урамда калдырырга җыенмыйбыз", дигән иде.

Хөрмәтле укучылар! Әгәр дә сездә Татарстанның башка мәктәпләрендә дә татар теле укытучыларын эштән куу турында мәгълүмат бар икән, аны Азатлык радиосына җиткерүегезне үтенәбез. Андый гамәлләрне раслаган фото, видео сурәтләрне дә тагып җибәрә аласыз. Безнең адрес: azatliq@rferl.org

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG