Accessibility links

Татарстандагы керәшеннәр мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыруны борчылып күзәтүен әйтә. Бу вазгыятьтә Татарстан түрәләре гаепле дип санаучылар да бар.

Мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыру сурәтендә Татарстанда татарча сөйләшүче православ динен тотучы керәшеннәр үз карашын әлегә белдермәде. Элегрәк аларның кайбер вәкилләре керәшен теле татар теленнән аерым тел дисә дә, бүгенге вазгыятьтә алар һичшиксез татар телен саклап калу кирәклеген әйтә. Азатлык радиосы бу турыда керәшеннәр белән сөйләште.

Николай Максимов
Николай Максимов

Тел белгече Николай Максимов:

– Татар теле Татарстан җитәкчеләренә кирәк түгел, бөтен проблем шунда. Нигә Дәүләт шурасы утырышында татар телен якламадылар? Каршы чыгып сөйләүче булмады. Татарстан Дәүләт шурасының фән, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев 20 ел депутат булып йөри, ник бернәрсә дә әйтмәде? Чөнки җитәкчеләргә кирәк түгел.

Татар теле Татарстан җитәкчеләренә кирәк түгел

Мин җиде мәгариф һәм фән министры белән эшләдем. Аларның берсенә дә татар теле кирәк булмады. Һәрберсе татар теле юнәлешенә дигән булып күп итеп акча эшләде. Һәр министрның үз проекты булды. Берсе икенчесен дәвам итмәде. Алар акча юды.

Беренче сыйныфта укучы бала атнасына бер сәгать татар теле белән аны өйрәнә алмыячак. Бик өйрәнергә теләсә дә ул аны атна буена онытачак. Кимендә өч сәгать булырга тиеш. Бу инде бетерү дигән сүз.

Татарстанда беткәч Русиядә татар теле бөтенләй бетте дигәнне аңлата.

– Татар телен укыту мәсьәләсендә көрәш барганда керәшеннәр бу мәсьәләдә үз фикерен белдермәде кебек.

Татар телен бетерү ул керәшенне дә бетерү дигән сүз

– Керәшеннәрнең җитәкчелеге андый эшкә катнашамы соң? Алар фольклор күрсәтә, җырлый-бии. Керәшен авылларында мәктәп бетте. Татар телен бетерү ул керәшенне дә бетерү дигән сүз. Керәшен әйткәнгә карап кына...

Эшне оештыручы үзәк юк. Дөнья татар конгрессы җыела да сөйләшә, ул иҗтимагый оешма гына. Аны җитдигә кабул итүче юк. Ә алар төрле җирләргә барып кеше җыеп сөйләшеп яткан булалар. Халык әйткән сүзне хәзер җитәкчеләр ишетми дә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы нишли? Шушындый хәл тугач кына нәрсәдер эшләгән булып алдылар. Вакыт үтте, хәзер дә эшләмиләр.

Разил Вәлиев комитеты мәгариф өчен җавап бирә. Ул нәрсәләр оештыра? Формаль эш яхшы бара, ә нормаль эш - юк, ягъни фикер уятырлык эш элек тә булмады, хәзер дә юк.

Мин бу эштә 90нчы еллардан бирле эшләдем. Мәгариф министрлыгы шушы эшкә юнәлеш бирә алмады, оештыра белмәде. Гел уйламаганда татар әдәбияты укытуны керттеләр. Имеш урыс теле белән тигезлиләр. Менә тигезләделәр, шуннан китте бөтен тавыш. Бер дәреслектә тест та, грамматика булырга һәм ул сөйләшергә өйрәтә торган дәреслек булырга тиеш иде.

Максат - урыс балаларына татарча сөйләшергә өйрәтү иде, ә алар грамматиканы тикшерәләр

Яхшы эшләп барган булсак кайсы ата-ана каршы чыгар иде? 5нче, 9нчы сыйныфтан соң татар телен белүне тикшерү сынаулары нәрсәгә кирәк иде? Кайсы мәктәп үзен начар итеп күрсәтәсе килсен. Балаларга да бит ул өстәмә авырлык. 90нчы елларда министрлыкның максаты урыс балаларына татарча сөйләшергә өйрәтү иде, ә алар грамматиканы тикшерәләр. Бу дөресме?

Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) татарчаны бирүне бетергәч проблемнар туды дип әйтү дә дөрес түгел. Балаларга урысча бирү проблем түгел. Хәзер авыл балалары да урысча яхшы белә.

Мин менә 1997 елда КХТИда (Казан химия-технология институты) эшли башладым. 18 фәнне татарча укыта идек. Химия, физика, математиканы татарча биреп университетка керә ала иделәр, чөнки анда татар төркеме бар иде. Алты ел рәхәтләнеп эшләдек, бердән алып бишенчегә кадәр икешәр төркем чыгара башладык.

Шуларны бит яклап калырга була иде, Мәскәү бер сүз дә әйтмәде. Нигә югары уку йортларында күпләп татар төркемнәре ачмадылар. КХТИда 100гә якын төркем ачыла, ә 1-2 төркем генә татарча ачылды. Мөмкинлеләр булганда ник файдаланмадылар. Чөнки ректор Дьяконов ул чактагы президент Миңтимер Шәймиевның киңәшчесе иде. Киңәшче булганда үзен күрсәтергә кирәк бит. Аннары бу вазифадан алынгач татар телендәге төркемнәрнең кирәге калдмады. Барысы да күз буяу өчен эшләнде. 25-30 елда оештыра алмадык һәм нәтиҗәдә балалар татарча сөйләшә алмады.

Русиянең мәгариф министры безнең президенттан күпкә югарырак дәрәҗәдә

Аннары Мәскәү белән сөйләшерлек кешеләребез бармы? Татарстан президентының Мәскәүдәге җитәкчеләр алдында шундый дәрәҗәсе бармы икән? Без аны президент дип атасак та, ул бит губернатор дәрәҗәсендә генә. Аны Мәскәүнең мәгариф министры кабул итә дип уйлыйсызмы? Мәскәүнең мәгариф министры ул безнең президенттан күпкә югарырак дәрәҗәдә дип уйлыйм. Әгәр акыллы, дәрәҗәле фән кешесе барса, кабул итәрләр иде, чөнки ул эшне аңлап, аңлатып сөйләшә белер иде. Универсиадалар уздырган булдылар. Нәрсә бирде ул? Татар телен саклап калуга булыштымы соң?

Менә мин татар теле укыткан Казанның 102нче мәктәбендә татар теле ике дәрескә калдырылды. Мәктәп мөдире Разил Вәлиев комитетында эшли. Ул да татар телен укытыйк дип чыгыш ясамады бит.

Татар телен укытуга каршылыкны татарлар үзләре уйлап чыгарды. 102нче мәктәптә менталитетный (татар) беренче сыйныф ачтылар. Анда 30дан артык бала гел татарлардан гына тора. Сентябрьдә 95% ата-аналар укытучыга балалары урыс төркемендә укытырга дип әйткәннәр.

Татар телен укыту турында ТНВда да берәрсә юк - гел цензура. Барысы да яхшы итеп күрсәтелә. Түгәрәк өстәл бармы? “Таяну ноктасы”на татар телен укытуга бер катнашы булмаган кешеләрне чакыралар. Алар тегеләй кирәк, болай кирәк дип сөйлиләр. Шуның белән шул.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

Музыка белгече, фольклорчы Геннадий Макаров:

Керәшеннәр тел мәсьәләсендә борчыла. Ул бит безнең нигезебез. Без әдәби тел генә түгел, ә диалектларны да сакларга кирәк дигән фикердә. Ә болай бөтенләй тамырдан балта чабу була инде.

Тел мәсьәләсендә борчуларыбыз уртак. Тел бетсә рухи байлык югала. Татар әлбәттә югалмас дип уйлыйм, этник җәмгыять булмый, ә милли сәяси җәмгыять була. Урыс телендә сөйләшсә дә татар татар булып кала. Шул ук вакытта безнең максат рухи байлыгыбызны тел аркылы саклау.

Тел бетү ул тарихи процесс, ләкин аны тизләтү өчен болай итеп мыскылларга кирәк түгел иде.

Шул ук вакытта тел өйрәнүне кыса башлаганда беренче этапта кеше телне ныграк саклый башлый, ә аннары ул сүрелә, шуннан бөтенләй бетә.

Наил Дунаев
Наил Дунаев

Камал театры артисты Наил Дунаев:

Керәшеннәр дә бөтен татарлар кебек үз туган телен чын туган тел кебек укытасылары килә. Тел бетү милләтне бетерү була бит инде. Педагогиканы, ягъни ничә сәгать укытылырга тиешне мин белмим. Ике сәгать кем тели шул укый дигәнгә мин бөтенләй каршы. Бала ул теләмәскә мөмкин. Балачакта мәҗбүри аңлатып укытырга кирәк.

Әлбәттә бу хәлләр нәтиҗәсендә халыкта милли аң артып та китәргә мөмкин. Менә Совет берлеге беткәч керәшеннәргә каршы хәрәкәт башлангач керәшеннәр турында ишетмәүчеләр дә безнең кем икәнне белә башлады. Милли мәсьәлә турында битараф булган кешеләрнең эчлары поша башлаячак. Милли аңнары күтәрелер дип уйлыйм.

Удмуртлар да, чуашлар да борчылалар дип ишеттем. Моның белән генә әле туктамас дип уйлыйм.

Белешмә (Википедия)

Керәшеннәр (керәшен татарлары) – татар халкының православ динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме.

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытларына карап "иске" һәм "яңа" керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар "иске керәшеннәр" дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (рус. Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар "яңа керәшеннәр" дип аталып йөртелә башлый.

Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һәм башка кызыксындыру чараларын кулланган.

Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әммә динен алыштырмаган морзаларны халык телендә "чабаталы морзалар" дип атаганнар.

XIX йөз башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG