Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:43

Казанның Тихвин чиркәвендә керәшен телендә якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Азатлык хәбәрчесе якшәмбе мәктәбендә булып керәшен теленең нинди булуын ачыкларга тырышты.

Күптән түгел Казанда керәшеннәрнең Тихвин чиркәвендә 14-17 яшьлек ир балалар өчен якшәмбе мәктәбе ачылды. Сабаклар керәшен телендә алып барыла дип яза "Туганайлар" газеты. Азатлык хәбәрчесе керәшен телен ишетергә теләп әлеге мәктәпкә барды. Ләкин ул көнне дәрескә Тихвин чиркәве җитәкчесе, дәресләрне алып баручы Павел Павловның ике улы гына килгән иде.

Мөгаллим рухани әйтүенчә, керәшен теле чиркәүдә сакланган һәм ул дәрестә Еванглиядә ничек язылган, шул орфография белән өйрәтергә тырыша.

"Инкыйлабка кадәр чыккан кенәгәләрдән өйрәтәбез. Махсус дәреслекләребез бар. Аның авторы – Николай Ильминский", ди ул.

Павлов әйтүенчә, керәшен теле татар теленнән аерыла.

"Без "ышанам" дип укыйбыз, сез "иман" дисез. Без "Иисус Христос өйрәтүче" дип әйтәбез, сез "остаз" дип әйтәсез. Без "өйрәнүче" дип әйтәбез, сез "шәкертләр" дисез. Бу әле дөньви сүзләр генә, ә дин сүзләрендә мондый мәгънәсе аерылып торган сүзләр бик күп", ди ул.

Татарстанның тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова керәшен руханиының фикерләре белән һич кенә дә килешми. Ул керәшен теле бар дигән һипотезаны берничек тә фәнни дип кабул итә алмавын әйтә.

– Ишетеп торасыз, атакай саф әдәби татар телендә сөйләшә. Тел бит ул үзе генә яшәми, ә халык белән бергә яши һәм этнос, милләт буларак, ул аның идентификацион билгеләренең берсе.

Бүген бер генә фәнни караш бар һәм ул дәлилләнгән. Керәшеннәрнең теле – чиста татар әдәби теленең урта диалектының кайбер сөйләшләренә (говор) карый. Берничек тә аерым тел була алмый.

– Керәшеннәр үзләрен аерым милләт һәм телләрен керәшен теле ди бит.

– Тарихчылар ялганларга бирми: XVI-XVII гасырларда элек чукындырылган керәшеннәр, XVIII гасырда соңрак чукындырылган керәшеннәр һәм башка, ягъни сәясәт белән бәйле "новокрещенные народы" дип әйтелә (чуашлар, марилар, себер халыклары) бар. Шуңа галимнәр керәшеннәрнең статусын субэтнос дип бәяли. Бу әле иң яхшы очракта. Ник дигәндә, милләт буларак зур халыкның бергәлеге, бердәм географиясе булырга тиеш.

Фәридә Таһирова
Фәридә Таһирова

–​ Алар үзләрен кечкенә халык, диләр.

– Анысы шулай. Тик аларның бер дәүләтчелеге, тарихы һәм башкасы булырга тиеш. Бу күзлектән караганда, барлык тарихлары һәм үсешләре татар халкы кысаларында килә. Һичшиксез, керәшеннәрнең үзләренең үзенчәлекле мәдәнияте барлыкка килгән. Әзме-күпме фольклор, этнографиясе, дине һәм башкасы аерыла. Шуңа аларны өйрәнү, пропагандалау, саклау кирәк. Керәшен әбисеннән соң аның оныгы да динен дә, телен дә белергә тиеш, әмма бу ниндидер керәшен теле аерым барлыкка килергә мөмкин дигән сүз түгел.

Әлбәттә, тел бер уйлаганда гына матди нәрсә түгел. Чынлыкта аның төгәл билгеләре, үзенең системы, структурасы, синтаксисы, морфологиясе, авазлары бар. Менә керәшеннәргә килгәндә, ниндидер үзгәлек бар икән, ул җирле үзгәлек. Әйтик, шул ук мишәрләрдә дә җирле үзгәлекләр бар. Хәтта бер сөйләш эчендә дә төрле авылларда төрлечә сөйләшәләр, чөнки тарих барган саен үзгәрешләр керә тора.

Әйтик, дини контекстта караганда, лексик үзенчәлекләр булырга мөмкин, этнографик үзенчәлекләр булырга мөмкин. Хәзерге татар мөселман авылында булмаган кайбер сүзләр керәшен авылында булырга мөмкин. Ләкин ул лексик аермалык кына һәм аерым диалект күрсәткече була алмый.

Фәнни яктан бәяләгәндә, мөстәкыйль керәшен теле турында сүз дә булырга мөмкин түгел

Күреп торасыз, атакай чиста урта диалектта сөйләшә. Авазлары, җөмлә төзелеше, сүзләре. Башка мәгънәдә кулланыла дисәң дә, шул ук татар сүзләре. Һәрберебезгә билгеле сүзләр дә нинди контекстта кулланылуга карап үзгәрә. Әйтик "тоткарлык" дигәндә, физикада бер мәгънәдә була, психологиядә башка мәгънәдә.

Дини контекстта бераз башкачарак, әмма татар кешесе аңламаслык телдә сөйләшмиләр. Ул яңалык түгел.

Фәнни яктан бәяләгәндә, мөстәкыйль керәшен теле турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хәтта диалект дип тә әйтеп булмый, чөнки аның өчен җитди аермалык булырга тиеш. Бу аермалык исә сөйләшләр дәрәҗәсендә генә.

Николай Максимов
Николай Максимов

Тел галиме Николай Максимов та керәшен теле бар дигән фикердә.

"Бүгенге татар телен иң чиста хәлдә керәшеннәр саклап калган, чөнки гарәп, фарсылар белән бәйләнешләре булмаган, телләрен белмәү сәбәпле, урыслар белән дә аралашып яши алмаганнар. Шуңа күрә урыс телендәге сүзләр дә күп кермәгән. Керәшен мәктәпләре 1862 елда ук ачыла башлаган. Ул вакытта мөселман татарлар белән керәшеннәрнең бер бәйләнеше дә булмаган. Алар нинди телдә сөйләшкән соң алайса?", ди ул.

Элегрәк Татарстан керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе һәм керәшен татарларның "Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова, керәшен халкының теле чиркәүдә генә сакланып калган, урыслар чиркәүләрендә "старославянский" дигән телне кулланган шикелле, безнең тел дә керәшен чиркәүләрендә калган, дип әйткән иде.

* * *

БЕЛЕШМӘ (Википедия)

Керәшеннәр (керәшен татарлары) – татар халкының православ динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме.

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытларына карап "иске" һәм "яңа" керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар "иске керәшеннәр" дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (рус. Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар "яңа керәшеннәр" дип аталып йөртелә башлый.

Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һәм башка кызыксындыру чараларын кулланган.

Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әммә динен алыштырмаган морзаларны халык телендә "чабаталы морзалар" дип атаганнар.

XIX йөз башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG