Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:15

"Казан ханлыгы басып алынганнан соң 200 еллык караңгылыкка чума"


Явыз Иванның Казанга керүе. Петр Шамшин сурәте

Явыз Иванның Казанга керүе. Петр Шамшин сурәте

Казан ханлыгының басып алынуына 464 ел тулу бу атнада Хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Ханлык җимерелүнең эчке һәм тышкы сәбәпләре нидән гыйбарәт булган, ханлык алынганнан соң анда нинди вазгыять хөкем сөргән? Бу хакта Азатлыкка тарихчы Рәшит Галләм сөйләде.

– Рәшит әфәнде, Казан ханлыгына урыс дәүләтенең басымы кайчан үзен сиздерә башлый?

– Казан ханлыгының басып алынуының объектив һәм субъектив сәбәпләре бар дип әйтер идем. Казан ханлыгы шушы вакыйгалар алдыннан берникадәр изоляциядә кала. Урыс дәүләте моны системалы итеп оештыра. Әйтик, 1487 елны элек Казан ханлыгына кергән Нократ җирләре урыс дәүләтенә күчә. Һәм менә шушы елдан алып 1521 елга кадәр урыс протектораты урнаша. Ягъни Казан ханлыгы бу елдан башлап урыс дәүләтенә берникадәр бәйле хәлдә була.

1551 елда Кырым династиясе урнашканнан соң гына Казан ханлыгы яңадан тулы бәйсез дәүләт буларак яши башлый.

– Мәскәү белән Казанны тышкы сәясәттән чыгып чагыштырсак, нинди аерма күрәбез?

Мәскәү белән Казан арасында гомер бакый тартыш бара

– Мәскәү белән Казан арасында гомер бакый тартыш бара. Ләкин Казан ханлыгы Мәскәүне беркайчан да басып алу нияте белән яшәми. Ул Мәскәүдән Алтын Урда чорындагы кебек ясак җыярга тели.

Мәскәү дәүләтенең дә башта Казан ханлыгын басып алу максаты булмый. Алар Казан ханлыгының йогынтысыннан котылу, ясак түләмәү фикере белән гомер итә.

– Мәскәүнең Казан ханлыгына кызыга башлавы үзен кайчан сиздерә башлый?

– Явыз Иван чорыннан башлап Мәскәү дәүләтенең сәясәте үзгәрә һәм ул басып алу экспансиясен башлый. Урыс дәүләте Идел, Чулман сәүдә юлларын кулга төшерүне максат итеп куя.

Патшаны экспансиягә праваслав дине әһелләре этәрә

Патшаны әлеге экспансиягә дәүләт эшлеклеләре түгел, ә православ дине әһелләре этәрә, аңа бу хакта пышылдый башлыйлар һәм дәүләт идеологиясе дәрәҗәсенә җиткерүгә ирешәләр. Алар арасыннан митрополит Даниилны, Макарийны, поп Сильвестрны атап үтәргә була.

– Сез 1551 елда Казанга урыс хәрби явыннан соң Мәскәү белән Казан арасында сөйләшүләр башлана дидегез, бу сөйләшүләрдә ниләр кузгатыла?

– Явыз Иванның Казан ханлыгына каршы биш хәрби сәфәре була. Аларның беренче өчесе уңышсызлык белән тәмамлана. Ә дүртенче хәрби сәфәр уңышлы килеп чыга. 1551 елның июлендә Казан инде сугышсыз диярлек алына. Шуның нәтиҗәсендә тәхеттән Үтәмеш Гәрәй төшерелә. Вакытлы хөкүмәт төзелә һәм урыс дәүләте белән үзара сөйләшүләр башлана.

Урыс дәүләте Казан ханлыгында үзенең наместнигын урнаштырырга тели

Урыс дәүләте Казан ханлыгында үзенең наместнигын урнаштырырга тели. Аларның төп таләбе – Ханбикә белән Үтәмеш Гәрәйне Мәскәүгә бирү, Казандагы урыс әсирләрен азат итү һәм тагын 5-6 пункт була.

Сөйләшүләр бик зур авырлык белән бара. Инде килешенде дигәндә генә Казан илчеләренә Мәскәү дәүләте тиктомалдан Казан ханлыгының икегә бүленәчәген һәм Тау Ягының урыс дәүләтенә күчәчәген белдерә. Моны ишеткән Казан илчеләре каушап кала, алар әзерләнгән килешүгә кул куймыйлар. Һәм бу мәсьәләне Казан корылтаенда хәл итергә кирәк дигән фикерне уздырып моңа Явыз Иванны да күндерәләр.

Ул җыен Казансуның түбән агымы тирәсендә чыннан да була. Монда аксөякләр, төрле вәкилләр катнаша. Төп пунктлар буенча килешенә һәм Кырым династиясе бетерелеп хакимияткә Шаһгали килә.

– Шаһгали Мәскәү таләпләрен тулысынча үтиме хакимияткә килгәч?

– Шунсы кызык, Шаһгали хан булуга Тау Ягын Казан ханлыгына кайтарту буенча эш башлый. Шул максаттан 1551 елның октябрендә Казаннан Мәскәүгә Нургали Ширин җитәкчелегендә илчелек җибәрелә.

Илчелекнең Тау Ягын кайтару таләбенә Явыз Иван берничек тә риза булмый. Ул урыс әсирләрен иреккә җибәреп бетермәдегез, башта барысын да иреккә җибәрегез дигән формаль шарт куя. Бу исә тискәре эффект кына ясый, җибәрелә башлаган әсирләр Казанда тоткарлана башлый. Шул ук вакытта Казан илчелеге дә Мәскәүдә тоткарлана. Вакыйгалар куера, Явыз Иванның үз сүзеннән чыккан Шаһгалигә ачуы килә һәм Шаһгалине урыс наместнигына алыштырырга дигән яңа идея туа.

– Бу наместникның вазифасы нидән гыйбарәт була?

– Наместник Казан белән идарә итәргә тиеш була. Шулай итеп 1552нең язында Мәскәүдән Казанга Микулинский исемле наместник җибәрелә. Аның белән бергә кайбер татар амәнәтчеләр дә була. Алар арасыннан Ширин морза, Исмәгыйль морза, Кибәк морза, сезне каршы алу турында җиткерү өчен без алгарак барыйк дип алга чабып китәләр һәм Казанга кергәч, капкаларны бикләгез, каршылык күрсәтегез дип казаннарны үгетли башлыйлар.

– Морзаларны шушы адымга нәрсә этәрә?

– Әлегә хәтле моның сәбәпләре билгесез.

– Наместник системы ул вакытта урнашкан булса, нәрсә булыр иде икән?

Наместник системы тормышка ашкан булса, Казан автономияле дәүләт сыйфатында калыр иде

– Әгәр дә шушы наместник системы тормышка ашкан булса, Казанда уния урнашырга тиеш була. Мәсәлән Польша, Литва униясы кебек. Ягъни Казан ниндидер бер автономияле дәүләт сыйфатында калырга тиеш була.

Морзаларның бу чакыруы нәтиҗәсендә түнтәрелеш була. Казандагы 180ләп урыс гарнизоны коралсызландырыла, сугышчылары үтерелә һәм Казан саклануга әзерләнә башлый. Хаҗи Тарханнан Ядегәр Мөхәммәтне хан итеп чакыралар. Микулинский да, аның белән килгән отряд та моны көтмичә каушап калалар һәм кайтып китәргә мәҗбүр булалар.

– Нәтиҗәдә?

– Шушы вакыттан башлап урыс дәүләте башка ысул күрми, бары тик хәрби яу белән Казан ханлыгын алып булачагын уйлый башлый. Бу хәрби яуның бөтен аспектлары уйланыла. 1552 елның июлендә бу гаскәр төрле колонналар белән Казанга таба юлга чыга. Зөя каласында соңгы тукталыш ясап өч көн ял иткәннән соң, алар өч көн Иделне кичеп Казанны чолгап алалар.

Кайбер мәгълүматларга күрә 30, башкасына күрә 63 мең гаскәр белән казаннар 150 меңлек Явыз Иван гаскәренә каршы саклану тактикасын куллана. Гаскәрнең бер өлеше тылда калдырыла һәм алар Явыз Иван гаскәренә тылдан һөҗүм итеп борчып торырга тиеш була.

Бу озакка сузылган саклану булып чыга. Әлеге саклану җәй урталарыннан башланып 2 октябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләренә җиңелә. Казан җимерелә, талана, зур-зур китапханәләр яндырыла, Казанның мәгърифәтле кешеләре тулысынча диярлек юк ителә.

Бер урыс тарихчысы әйткәнчә, татар халкы һәм Идел буеның башка халыклары караңгылыкка чума. Казан бу халәтеннән бары тик 200 елдан соң, Әби патша чорында гына берникадәр тернәкләнә башлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG