Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Хан сөякләре археология музеенда җирләнүне көтеп ята


Казан Кирмәнендә табылган хан сөякләренең кайчан һәм ничек җирләнәсе әлегә хәл ителмәгән. Азатлык хәбәрчесе Археология институтының археология музеена барып, аларның анда ничек саклануын карап кайтты.

1977 елда Казан Кирмәнендә су үткәрү вакытында археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Сөембикә манарасы янында табылган хан сөякләре җирләнгәнне көтеп Археология институтының археология музеенда ята.

Музей мөдире Асия Мөхәммәтшина сүзләренчә, хан сөякләре салынган тартмалар куелган бүлмәдә саклау таләпләре тулысынча үтәлә.

"Антропология материалларын саклау тәртибенә күрә, ханнарның баш сөякләре аерым кәгазь тартмаларда, ә калган өлешләре, зурлыгына карап, аерым тартмаларга урнаштырылды. Безнең тарафтан барлык саклау кагыйдәләре дә тиешле дәрәҗәдә үтәлә. Тартма эчендәге сөякләр җәмәгатьчелеккә күрсәтелергә тиеш түгел. Шуңа күрә без сезгә бу тартмаларны ача алмыйбыз, әмма ышандырып әйтә алабыз, аларга, чыннан да, хан сөякләре урнаштырылган", ди Мөхәммәтшина.

1467 елда вафат булган Мәхмүт хан (Алтын Урдада хакимлек иткән Казан ханы) һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәдәмин (Ибраһим ханның улы) сөякләрен җирләү кайчан булачагы әлегәчә хәл ителмәгән.

16 июнь Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы башлыгы Зилә Вәлиева, мөфти Камил Сәмигуллин һәм Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов хан сөякләрен җирләү турында фикер алышты, әмма җирләү чарасының кайчан булачагы тәгаенләнмәде.

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов хан сөякләре уразадан соң Гает бәйрәмендә, йә булмаса Татарстан көнендә – 30 августта җирләнсә әйбәт булыр иде дигән фикердә. "Зурлап җирләүгә каршы килүчеләр булырга мөмкин, әмма моңа игътибар итмәү кирәк, алар безнең ханнар бит", ди Хәкимов.

Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов уразага өлгермәүләрен, җирләүгә әзерлек эшләре өчен махсус комиссия төзү кирәклеген әйтә. Хан сөякләрен җирләү чарасы "артык зур да түгел һәм шул ук вакытта кечкенә дә булмаска тиеш", ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG