Accessibility links

Татарстанның мәгариф һәм фән министры алышыну уңаеннан белгечләр Азатлыкка "милли мәгариф белән бәйле вазгыять начараячак", "татар телен укыту концепциясе яңа министр килсә дә дәвам итәр", "Борһанов белән ничек буласын әйтә алмыйм" кебек фикерләр әйтте.

4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның эштән алынуы һәм аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның куелуы билгеле булды. Азатлык милли мәгарифне тирәннән белгән белгечләр белән Фәттахов заманындагы уңыш һәм җитешсезлекләрне барлады, Борһановтан ни көтәргә мөмкин дигән сорауга җавап эзләде.

Милли мәгариф белгече, физика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин Энгел Фәттахов үз иреге белән китми, ул – татар теле өчен көрәш корбаны дип белдерә.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Министр буларак Фәттаховның эшен уңай бәялим. Милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңартты. Ничә еллар дәвамында дәреслекләр мәсьәләсе хәл ителмәде, ул аны башкарырга тотынды. Татар телен укыту концепциясе булдырылды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды, китаплар басылды, аны заманча фикерли торган, милли җанлы белгечләр, галимнәр тупланган такым башкарды.

Милли мәгариф үзәге булдырылды, милли мәгариф кадрлар белән ныгытылды. Районнарда мәгариф башлыклары урынбасарлары милли мәгариф өчен җавап бирә башлады. Эшлисе планнары күп иде. Телләрне укытуның фәнни нигезен булдыру, институтлар төзү планнары да бар иде.

Бу карар – башкаларга сабак, калганнарга баш калкытмагыз дигән ишарә

Аның министр булудан туктавы татар теле өчен көрәшенә бәйле. Татар телендә мәгарифне торгызу юнәлешендәге эшчәнлеге – төп гаебе. Милләтләргә басым дәвам итәчәк. Бу – үрнәк җәза бирү. Мондый карар – башкаларга сабак, калганнарга баш калкытмагыз урыныгызны белегез дигән ишарә булды", диде Азатлыкка Лотфуллин.

Марат әфәнде фикеренчә, Борһанов министр итеп куелгач та татар мәгарифен үстерү концепциясе эшләвен дәвам итә.

"Рәфис Борһанов – татар мәктәбен тәмамлаган кеше, туган телен камил белә. Татар мәгарифен үстерү – министрлар теләгенә бәйле түгел, ул телләр үстерү дәүләт програмнарына нигезләнеп эшләнә. Милли мәгариф, татар телен укыту концепциясе яңа министр килсә дә, дәвам итәр дип уйлыйм. Рәфис әфәнде белән эшләгәнем бар, ул тәртип ярата торган җитәкче”, ди Лотфуллин.

"ФӘТТАХОВНЫ ЭШТӘН АЛУ –​ ЗУР ХАТА"

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков ана телен укыту мәсьәләсендә Татарстан хөкүмәте бөтен гаепне Фәттаховка аударып калдырды һәм федераль үзәкнең бөтен күрсәтмәләрен йөгерә-йөгерә үтәде дигән фикердә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Фәттахов министр буларак мәктәпләрдәге авыр вазгыятьне сындырырга тырышып карады. Татар теле мәсьәләсе Фәттахов килгәч кенә башланмады, ул еллар дәвамында сузылып килде. Фәттахов үзгәрешләр кертергә тырышучы беренче министр иде. Аңа республикадагы сәяси вазгыять нәтиҗәсе белән эшләргә туры килде. Бөтен хәрәкәтләре төптән уйланылган түгел иде. Әмма бөтен гаепне аңа йөкләү дөрес түгел. Эшчәнлегендә уңай һәм тискәре яклары да булды. Аны һәм аның урынбасары Илдар Мөхәммәтовны эштән җибәрүне хата дип саныйм.

Фәттахов – корбан. Гаепне кемгә дә булса аударып калдырырга кирәк иде. Аңа Мәскәү белән уртак фикергә килү бурычы йөкләнелгән иде, ул аны башкарырга тырышты, ләкин барып чыкмады. Эшли алмаган өчен алып ташлангандыр.

Татарстан җитәкчелеге Мәскәү алып барган сәясәткә берсүзсез буйсынды

Мәскәүнең сәяси курсы татарларга, рус булмаган милләтләргә карата басым ясауга корылган. Энгел изеп баручы машина астына эләкте. Аны кызганасы гына кала. Шуны истә тотарга кирәк: республика җитәкчелеге Сергей Кириенко алып барган сәясәткә берсүзсез буйсынды, бөтен күрсәтмәләрен йөгерә-йөгерә үтәде. Алар министрны алмаштырдык, барысы да эшләнде дип хисап тотачак.

Рәфис Борһановтан да, башка министрдан татар мәгарифе өчен берни көтмим. Ул миңа таныш кеше түгел, аның үзенчәлеге дип татарча яхшы белүен атыйлар, әмма Фәттахов та менә дигән әдәби телдә сөйләште. Алга таба милли мәгариф белән бәйле вазгыять начарая барачак. Укытучылар кыскартылачак", диде Азатлыкка Дамир әфәнде.

"БОРҺАНОВ БЕЛӘН БОРЧАК ПЕШӘРМЕ – БЕЛМИМ"

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков әйтүенчә, Энгел Фәттахов аларның мәктәбенең багучылар шурасы әгъзасы булган. Ул элекке министрны намус белән эш иткән шәхес дип бәяләде, Рәфис Борһанов белән борчаклары пешерәме-юкмы – бу ягы билгесез, диде ул Азатлыкка.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

"Беренче чиратта Энгел Фәттахов – намуслы кеше. Аны министр итеп билгеләүләре булды, икенче көнне аның янына бардым, мөһим мәсьәләләр килеп чыкса, шалтыратырга мөмкин булачакмы дигәч, ул берсүзсез кесә телефонын язып бирде, теләсә кайсы вакытта шалтыратыгыз, диде. Эшен иртәнге 7дә башлый иде, аңа шул вакытка килгәнем дә булды. Ул безнең мәктәпкә даими ярдәм итте. Безне сәер мәктәп дип гел ябарга теләделәр, әмма ул безгә булышты.

Мин төрле җитәкчеләрне күрдем, шуңа күрә Фәттаховны алар белән чагыштыра алам. Энгел әфәнденең күңеле татар теле өчен көя иде. Аның тәҗрибәсе юк иде, шул сәбәпле барысы да уңай килеп чыга иде дип әйтә алмыйм. Бу – бик авыр хезмәт.

Татар теле өчен көрәштә аны хуплаучылар булмады диярлек. Түрәләрне үз кәнәфиләре, акчасы кызыксындырды. Әмма Фәттахов ихластан татар теленең дәрәҗәсе күтәрелсен дип тырышты. Ул ахыр чиккә кадәр көрәште.

Аның китүе алдыннан без күрештек. Минем позициямне сорады, мәхкәмә ничек барганы белән кызыксынды. Минем белән күпләр сөйләште, туктатыгыз бу көрәшегезне дип "киңәш" бирде, гаризаны алыгыз, диделәр. Энгел әфәнде исә минем кулны кысты һәм: "Сезне чын шәхес дип белә идем, чыннан да шулай икән", диде.

Мин аны ихтирам итәм. Эштән җибәрелгән кеше белән түгел, яңасы белән яхшы мөнәсәбәтләр корырга кирәк, диләр, әмма Фәттахов турында яхшы сүзләр әйтергә кызганмыйм. Намуслы, тәртипле кешеләр белән дус булып калу мөһим.

Рәфис Борһановны мин бары тик әлегә татар теленнән баш тартуны хуплап тавыш биргән депутатларның берсе, акыллы, тәҗрибәле түрә дип беләм. Әйе, аның янына барачакмын, борчак пешәрме – белмим”, диде Азатлыкка Шмаков.

4 декабрь Татарстанның яңа мәгариф министрын тәкъдим итү җыелышында Энгел Фәттаховның кире үзенең Актаныш районына кайтачагы игълан ителде, нинда вазифага икәне әлегә әйтелмәде.

МИЛЛИ МӘГАРИФТӘ ФӘТТАХОВ ЧОРЫ

2012 елның октябрендә Энгел Фәттахов Татарстанның мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде. Эшкә керешкәч тә ул Татарстанда сәләтле балалар өчен татар телендә дә белем бирелгән гимназия-интернатлар челтәре булдырылачагын белдергән иде. Һәм мондый белем бирү үзәкләре бөтен республиканы каплап алып, унга җиткереләчәк дип тә әйтте ул. Энгел әфәнде Актаныш башлыгы булып эшләгәннән соң министр булып килде. Сәләтле балаларны укытуның үрнәк мәктәбе моңа кадәр Актанышта эшләп килгән иде.

Фәттахов Русия төбәкләрендә татар телен укыту, татар мәгарифен торгызу эшенә ныклап керешкән җитәкче булды. Өлкәләрнең мәгариф җитәкчеләре, укытучылар, татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларны традициягә кертте. Соңгы сәфәре Курган өлкәсенә булган иде, анда Энгел әфәнде татар теле укытылмаган мәктәпләрдә ана телен укыту тәкъдиме белән чыкты.

Мәктәпләрдә яулыкны тыярга тырышу да Фәттахов чорына туры килде. Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә яулыклы укучыларның һәм укытучыларның хокукларын саклау өчен үз сүзен әйтә килде. Хатын-кызларның элек-электән яулык бәйләп йөрүләренә дә басым ясады. "Мин монда проблем күрмим. Юк җирдән проблем ясамаска кирәк", диде Фәттахов.

Чит төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү җайга салынмаган, күп мәктәпләр узган гасырның 80-90нчы елларында басылган дәреслекләр белән укытканда эшкә керешкән иде элекке министр. Татар мәгарифенең бу четерекле мәсьәләсен дә Энгел әфәндегә хәл итәргә туры килде.

Фәттаховның министр булып эшләве бала саны аз һәм оптимальләштерәбез дигән сылтау белән татар мәктәпләрен күпләп япкан чорга туры килде. Бу мәсьәләдә дә ул татар мәктәпләре ягына басты. Энгел әфәнде тырышлыгы белән Әгерҗе, Теләче, Биектау районнарында дистәгә якын мәктәп сакланып калган иде.

Мәктәпләр турыдан-туры урындагы хакимиятләргә буйсынганга һәм финансланганга Фәттахов тырышлыгы белән районнар һәм министрлык арасында хезмәттәшлек килешүләре дә төзелгән иде.

Фәттаховка кадәр министрлыкта татар милли мәгарифен баккан урынбасар юк иде. Энгел әфәнде Илдар Мөхәммәтовны 2014 елның җәендә үзенең урынбасары итеп алды. Аңа кадәр Мөхәммәтов Казандагы 2нче лицей-интернатның мөдире булып эшләгән иде.

Фәттахов заманында татар телен һәм әдәбиятын яңача укыту методикасын эшләү, аны рус телле балаларга кызыклы итү башланды, әмма ул озакка сузылды дип белдерүче укытучылар, белгечләр бар.

Энгел әфәнде соңгы вакытта килеп туган милли телләргә кагылышлы вазгыятьтә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак саклап калуны яклап чыкты. Русия мәгариф министрлыгына да тәкъдимнәр белән барган иде. Ләкин ахыр чиктә килешү булмады, Русия мәгариф министрлыгыннан республикалар дәүләт телләрен укыту ата-аналарның язма рөхсәте белән генә булырга тиешлеге турында хат төшерелде.

29 ноябрь Дәүләт шурасы сессиясендә республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны ихтыярига калдыру турында белдерелде.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның вазифасыннан китүе игълан ителде. Президент Рөстәм Миңнеханов аның урынына Рәфис Борһановны билгеләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG