Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрының яңа урынбасары татар мәгарифен багачак


Илдар Мөхәммәтов
Илдар Мөхәммәтов

Илдар Мөхәммәтов Татарстан мәгариф һәм министры урынбасары булып эшли башлады. Мөхәммәтов республикадагы барлык балалар да мәктәпне бетергәндә үз фикерләрен татарча белдерерлек дәрәҗәгә җитсеннәр өчен тырышачакларын әйтә.

Илдар Мөхәммәтов Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп куелды. Ул пәнҗешәмбе көнне министрлыкка өченче көнен эшкә чыкты. Мөхәммәтов уку-укыту эшләрен, бакчада һәм мәктәптә белем бирү, милли мәгарифне бага. Азатлык белән әңгәмәдә ул киләчәктә республикадагы барлык балалар да мәктәпне бетергәндә фикерләрен татарча белдерерлек дәрәҗәгә җитсеннәр өчен тырышачакларын әйтә.

– Сез министрлыкка килгәнче Казандагы 2нче лицей-интернатның директоры булып эшләдегез. Кукмарада туып үскәнсез. Укытучы һөнәрен балачактан ук ярата идегезме?

– Мин мәктәп системасына очраклы гына килеп эләкмәдем. Әтием – Ринат, ике абыем – Марат белән Айрат география укытучылары һәм әтиемнең апасы – Фәүзия апа гомере буе район мәгариф идарәсендә инспектор булып эшләде. Без кечкенәдән үк гаиләдә мәктәп рухын тоеп үстек. Кичләребез дә кечкенә педсоветка әйләнә, мәктәп хәлләре турында сөйләшә идек.

Безнең нәселдә география укытучылары күбәеп китәр дип, мин телләрне өйрәнергә булдым. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм шәрек телләре факультетына кердем. 2003 елда аны кызыл дипломга тәмамлагач, Хатип Миңнеголов җитәкчелегендә аспирантурага кердем. Өч ел татар-төрек әдәби багланышлары юнәлешендә укыдым һәм диссертация якладым.

Мәктәп системасына кереп киткәч, гади укытучы, аннары директор урынбасары, аннан соң директор булдым. Берара Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып та эшләп алдым. Аннары тагын мәктәпкә кайттым. Министрлыкта өченче көн генә эшлим.

Мәктәпкә килүем, ул очраклы гына түгел. Чыннан да, мин бу эшне яратам, ихлас күңелем белән башкарам. Балалар белән эшләү бик ошый. Кызганыч, идарәчелеккә күчкәч укытучы һөнәре бик ошаса да, аннан әзрәк читләшергә туры килде. Укытучы – күркәм һөнәр һәм аны яратканда гына эшләп буладыр.

– Сезнең лицей-интернат Татарстандагы башка мәктәпләрдән кайсы ягы белән аерылып тора?

– Ул, беренчедән, сәләтле балалар белән эшли торган уку йорты. Без аларны җиденче сыйныфка алып мәктәпне тәмамлаганчы укыта идек. Бездә малайлар гына укый һәм инглиз телендә укыту яхшы куелган. Балаларны дүрт телдә дә яхшы итеп укытып чыгару безнең максатыбыз иде.

Малайларны ир-егетләр укытканга, коллективның 70%ы ир-егетләрдән тора. Статистикага күз салсаң, Казан шәһәрендәге мәктәпләрдә уртача 93% хатын-кызлар укыта. Мәгарифнең хатын-кыз җилкәсендә булуы, бәлки, дөрестер дә, чөнки бала бүген ана шәфкатенә мохтаҗ.

Тагын бер үзенчәлегебез – коллективыбыз яшь, 35 яшькә кадәр булганнар 75%. Без моны максат куеп эшләдек, чөнки бала өчен үзеннән яше белән бик ерак китмәгән, югары белемле, чит телләрне дә яхшы белгән, көндәшлеккә ия үрнәк шәхесләр булуын теләдек. Мондый шәхесләр янында балалар да үзләрен башка төрлерәк хис итә башлый иделәр.

Сәләтле балалар килгәч, инде җиденче сыйныфтан ук билгеле бер юнәлешне сайлап, олимпиадага әзерләнә башлый иделәр. Олимпидалар хәрәкәтендә лицей республикада лидер мәктәпләр арасында булды.

– Зирәк балаларны бер мәктәпкә туплап укыту бөтен җирдә дә булырга тиеш дип саныйсызмы? Билгеле булганча, республикада бу юнәлештә эш бара.

– Иң беренче чиратта, төрлелек кирәк. Гимназиясе дә, лицее дә, гади мәктәбе, билгеле бер юнәлештәге генә һәм һичшиксез, сәләтле балалар белән генә эшли торган мәктәпләр дә булырга тиеш. Мин моны үз тәҗрибәмнән беләм. Кайвакыт "сәләтле балаларны туплап эшләү бик җиңел ул" дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Ул очракта мин: "Сез ул балалар белән эшләп карагыз әле", дип әйтә идем.

Сәләтле балаларның укытучыга биргән сораулары да, таләпләре дә башка. Дәрескә әзерләнгәндә башкача әзерләнү, һәркайсына аерым якын килергә кирәк. Безнең лицейдагы балаларның бөтенсе дә 100% бер дәрәҗәдә дип әйтә алмыйбыз. Кайберләрен, әйтик, тарих дәресендә сыйныфташлары белән утырса вакытын гына югалта дип, ул югары дәрәҗәгә җиткәнгә, дәресләрдән азат итә идек.

Һәр кеше иң әвәл үз ана телен белергә тиеш

Гади мәктәпләрдә дә сәләтле балалар бар. Алар белән дә эшләү кирәк. Ләкин сәләтлеләр аерым бер шартларга җыелганда, аларга өстәмә мөмкинлекләр тудырылганда тагын да ныграк үсеп китәләр. Мондый мәктәпләр һичшиксез кирәк, ул Татарстан уйлап тапкан гына юл түгел.

1963 елда ук махсус уку йортлары ачыла. Дөньяның теләсә кайсы илендә бу практика таралган. Әмма арттырып җибәрергә ярамый. Гел сәләтлеләрне генә туплап, аларга гына бөтен игътибарны бирү дә дөрес түгел, чөнки бәйгеләрдә катнашмаган, мондый мәктәпләргә эләкмәгән, тыйнак булган бик күп сәләтле балаларыбыз бар безнең. Аларга да, һичшиксез, яхшы белем алу шартлары тудыру кирәк.

– Лицейда татарча сөйләшү, татар телен өйрәнү ничегрәк иде?

– Һәр кеше иң әвәл үз ана телен белергә тиеш. Безнең лицейда беркайчан да укучылар арасында да, ата-аналар арасында да "миңа татар теле кирәк түгел" дигән хәл булмады. Безнең лицейга укырга теләге булган бала килә. Ата-аналарның да телгә ихтирамы зур булды.

Безнең лицейда татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да укый. Соңгы елларда Екатеринбур, Мари Иле, Самар һәм Чуашстаннан да килеп укучылар бар. Татарча белгән һәм белмәгән балалар өчен булган укыту ысулларын да кулландык.

Без татарча начар сөйләшкән һәм бөтенләй белмәгән балалар өчен аралашу (коммуникатив) технологияне алга сөрдек. Бала телне грамматиканы һәм кагыйдәләрне белү өчен генә түгел, чын мәгънәсендә аралашу өчен телне белергә тиеш.

Безнең лицейда балаларның нәкъ татар авылындагы кебек миңа "абый" дип мәрәҗәгать итүе сөендерә иде. Безнең лицейда татарча сөйләшкәндә бала үзен иркен тота, дәрестән тыш вакытта да рәхәтләндереп татарча сөйләшә. Безнең укучыларда мин татарча начаррак сөйләшсәм миңа түбәнсетеп карарлар дигән тартыну булмады.

– Мәктәпне бетергәндә барлык балалар да үзара татарча сөйләшә алырлык дәрәҗәгә җитә идеме?

– Рус телле балалар арасында да төрле хәл күзәтелә. Моны аек акыл белән бәяләү кирәк. Без ничәмә-ничә еллар инглиз телендә укытып, барыбер аны мөкәммәл дәрәҗәдә белеп бетермибез. Татарча белмәгән балалар камил рәвештә татар телен белеп чыгалар дип тә әйтә алмыйм.

Безнең укытучылар балалар татарча яхшы сөйләшә дип аларны мактагач, кая аларны китерегез әле, дип ул балаларны үз яныма чакырып алдым. Бу укучылар җөмләләр төзеп үз фикерләрен җиткерә ала иделәр. Мине шул бигрәк тә сөендерде.

Без һәрвакыт укытучыларга: "Рус телле балаларга татар телен яраттырырга тырышыгыз, аеруча зур таләпләр куеп нәфрәт уятмагыз", дип әйтеп килә идек. Баланың телебезгә ихтирамы уяна һәм үз фикерен белдерә алырлык дәрәҗәгә җитә иде.

– Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов татарча белмәгән балалар турында "бу вакыт эчендә аюны да биетергә өйрәтергә була" дигән иде. Сезнең лицейдагы кебек, һәр бала да татарча җөмлә төзеп сөйләрлек дәрәҗәгә җитсен өчен ни эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Бөтенесе дә телнең кирәклегенә инандырудан, баланың теләгеннән тора. Әгәр балада теләк уянса, һичшиксез, өйрәтергә була. Безнең бүген рус телле балаларны татар теленә өйрәтү максат булып тора.

Бүген без дәреслекләр, методик әсбаплар, электрон чаралар турында күп сөйлибез. Әлеге юнәлешләрдә бик күп эшләнә һәм, һичшиксез, аны дәвам итү кирәк. Әлегеләр янында укытучының роле тагын да зуррак әһәмияткә ия. Баланың телгә ихтирамы, теләге барлыкка килсен өчен укытучы дөрес юлда булырга һәм кирәкле технологияләрне кулланырга тиеш.

Мин үземә максат итеп куям, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бу юнәлештә һичшиксез эшләү кирәк. Телне туган тел буларак һәм ана теле булмаган тел буларак укыту – икесе ике әйбер. Монда коммуникатив технологияне нык үзләштереп, белеп эшләү кирәк. Без бу юнәлешкә әһәмият биреп аны үстерәсебез килә.

Минемчә, министрның әйткән сүзе рас. Балалар арасында төрлесе булыр, кемдер һуманитар, кемдер техник юнәлешне сайлар, Аларның татарча аралашу дәрәҗәсе дә төрлечә булыр, ләкин баланың үз фикерен бәян итә алуы, аралаша алуы – болар ирешергә мөмкин максат. Ә бу максатка ирешү өчен эшләү кирәк.

– Татарстанда татар телен киңрәк кулланылышка кертү өчен министрлык алга таба ниндидер тәкъдимнәр белән чыгармы?

– Бүген әле мин шундый-мондый проект бар дип өздереп әйтә алмыйм. Әле өченче көн генә эшлим. Монда республика күләмендә булган бөтен тәҗрибәне тупларга, өйрәнергә, иң яхшыларын аерып алырга кирәк. Бу юнәлеш тә безнең өчен әһәмияткә ия. Төрле иҗтимагый оешмалар, яшьләр, җәмәгатьчелек, өлкәннәр белән дә эшне оештырыру кирәк.

XS
SM
MD
LG