Accessibility links

Кайнар хәбәр

Районнар Татарстан мәгариф министры тәнкыйтенә колак саламы?


Балтач гимназиясендә укучылар. 2010 елгы рәсем
Балтач гимназиясендә укучылар. 2010 елгы рәсем

Энгел Фәттахов август киңәшмәсендә татар мәктәпләре, татар сыйныфлары булмаган алты район үзәген тәнкыйтьләгән иде. Бу мәсьәләдә һәркем үзенчә эш башлаган.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәгариф һәм фән министры Арчада үткән август киңәшмәсендә татар мәктәпләре генә түгел, ә татар сыйныфлары да булмаган Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Лаеш, Спас, Югары Ослан район үзәкләрен тәнкыйтьләгән иде. Азатлык бу тәнкыйтьтән соң үзгәрешләр булу-булмауны белү өчен яңа уку елы башланыр алдыннан әлеге районнарның түрәләренә, мәгариф җитәкчеләренә шалтыратты.

Балтачта 1 сентябрьдән, Аксубайда яңа елдан татар сыйныфы ачыла. Әгерҗе, Лаеш җитәкчелеге бу мәсьәләдә әлегә ата-аналар теләген генә өйрәнә. Болгарда (Спас) татар сыйныфы кадет мәктәбендә ачылырга мөмкин. Югары Ослан түрәләре татар теле күбрәк укытылган сыйныфны татар сыйныфы дип атый һәм шуның белән канәгать.

Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина:

– Август киңәшмәсеннән соң бу хакта без район башлыгы Валерий Макаров белән дә сөйләштек. Иң башта әти-әниләр белән эшләрне башлап җибәрергә дип килештек, чөнки бу әти-әни теләгеннән тора. Ата-анада баласын татар сыйныфына бирү теләге тусын өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында уйлыйбыз.

Безнең Әгерҗедә өч мәктәп һәм бер гимназия бар. Хәзер безнең беренче сыйныфка килүче балалар арта. Бәлки, менә шушы беренче сыйныфка килгәннәр белән сөйләшеп карарбыз дигән фикерләр дә бар.

Татар теленең кирәклеген мин үзем берсүзсез аңлыйм. Ата-аналар белән эш алып бармасак, балага аңлатып кына булмый. Без инде берничә тапкыр татар сыйныфлары да ачып караган идек, ата-аналар балаларын татар сыйныфында укытырга риза булмагач, тәрбия чараларын татар телендә үткәрдек. Ата-аналар татар теленең кирәклеген, әллә аңлап бетермиләр инде, хәтта күрше Ижауда да татар сыйныфлары бар. Дөресен генә әйтсәм, татар сыныфы ачабыз дисәк, балаларын анда бирми башлыйлар.

Безнең хәзер, бәлки, беренче сыйныфны булдыру килеп тә чыкмас. Бакчаларда татар төркемнәре бар. Хәзер ата-аналар белән сөйләшү барып чыкмаса, киләчәктә менә бу татар төркемнәреннән килгән балаларны татар сыйныфларына туплый алырбыз.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов:

– Безнең Аксубайның үзендә 45% чуаш, 18% рус яши. Заманында рус-чуаш район үзәге булган. Шуңа татар мәктәбе, татар сыйныфлы мәктәп тә булмаган монда. Әмма без татар сыйныфлары булдыру өчен икенче ел эшлибез. Бер мәктәпнең бер өлешендә татар телендә генә укытыла торган булачак. Уку елының икенче яртысына эшләтеп җибәрербез дип торабыз. Әзрәк чыгымнар булачак, акча кирәк. Дүрт сыйныфка әзер инде анда, әмма дүрт сыйныф кына җитми диделәр миңа. Анда капиталь төзекләндерү булган мәктәпнең бер канатын тулысынча эшләп бетерү кирәк. Татар сыйныфларында укырга теләүчеләр бар һәм алар көннән-көн арта баралар.


Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова:

– Балтачта элегрәк татар сыйныфлары бар иде ул. Аннан соң җыймадык, әмма бөтен тәрбия эшләре, бөтен чаралар гел татар телендә генә барды. Соңгы берничә ел эчендә татар сыйныфлары да булдыруга артык игътибар итмәгән идек, әмма быел бу мәсьәлә турында, август киңәшмәсенә кадәр үк, май аенда Балтач гимназиясе мөдире белән сөйләшү булган иде. Анда татар-инглиз һәм төрек сыйныфы ачарга планлаштырдык. Безнең мөмкинлекләр бар. Укып кайткан укытучылар да бар. 1 сентябрьдән ул сыйныф эшли башлаячак. Анда бөтен фәннәр дә татар телендә укытылачак, инглиз теленә һәм төрек теленә дә өстәмә дәресләр бирдек.

Лаеш районы мәгариф идарәсе башлыгы Анатолий Новиков:

– Татар сыйныфлары ачарга теләк бар. Уку елы дәвамында без бу мәсьәләне өйрәнәчәкбез. Монда төп әйбер ата-аналар теләгеннән торачак.

Спас районы мәгариф идарәсе башлыгы Александр Ермелин:

– Без хәзер район үзәгендә дә татар сыйныфы булдыру өчен эшлибез. 28 август көнне районның август киңәшмәсе үтте. Мин анда кисәтү алуыбыз турында да әйттем. 29 август көнне бу мәсьәләдә 1-нче һәм 2-нче санлы мәктәпләрнең мөдирләрен чакырып сөйләштем, шулай ук беренче сыйныфның әти-әниләре белән дә җыелыш үткәрдек. Быел 1-нче мәктәпкә дүрт татар баласы укырга керсә, 2-нче мәктәпкә укырга керүчеләр арасында татарлар алтау. Җыелышта ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирергә теләмәүләрен әйтте. Икенче яктан, татар балалары да бик аз бит. Гомумән, безнең шәһәрдә татар милләтеннән балалар бик аз.

Без кадетлар мәктәбендә сишәмбе көнне җыелыш үткәрәбез. Бәлки, анда бишенчедән татар сыйныфы ачарга мөмкин булыр. Бу мәктәп гомум мәктәп програмыннан тыш саклану-спорт юнәлешендә дә белем бирә. Быел бу мәктәптә Спас һәм күрше тирә районнардан, хәтта Ульян өлкәсеннән 5-11-нче сыйныфка 105 укучы укырга килә. Яртысы татар балалары. Бәлки татар сыйныфын анда ачарга мөмкин булыр.

Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Вилен Касыймов:

– Безнең районда күпчелеге руслар яши, 20 проценты гына татарлар. Югары Осланның үзендә урта мәктәп һәм гимназия бар. Гимназиядә татар төркемнәре һәм рус төркемнәре бар. Татар төркемнәрендә татар теле күбрәк укытыла, ә рус төркемнәрендә татар теле кимрәк. Без татар теле күбрәк укытылган төркемнәрне татар сыйныфлары дип атыйбыз.
XS
SM
MD
LG