Accessibility links

Энгел Фәттахов: "Телне ил белән саклау кирәк"


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Татарстан мәгариф министры алга таба да татар һәм рус телләренең тигез күләмдә укытылачагын, рус балаларын татарчага өйрәткәндә күбрәк аралашуга игътибар биреләчәген, махсус интернат-гимназияләрдә сәләтле балалар белем алачагын, Башкортстан белән хезмәттәшлек ныгытылачагы турында белдерә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Азатлык радиосында булып сорауларга җавап бирде. Министр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Чехиягә сәфәре вакытында рәсми төркемдә иде.

– Татарстандагы татар мәгарифе бүген нинди хәлдә соң? Татар телен советлар чорында ук юк итә башласалар да, үзгәртеп коруга татар мәгарифе бер казаныш белән кергән иде. Ул вакытта Русиядәге башка аз санлы милләтләр белән чагыштырганда татар телендә урта белем бирү бар иде. Авылларда, кайбер район үзәкләрендә татарлар урта белемне тулысынча татар телендә алды. Бүген бу хәл ничегрәк? Татарстан президенты Чехия татарлары белән очрашуда, хәзер глобализация бара, азсанлы милләтләргә аңа каршы тору авыр дип белдерде. Икенче яктан, ачыктан-ачык әйтелмәсә дә Мәскәү ягыннан көчле урыслаштыру да бар. Шушы ике тәрәккыять татарча белем алуга ни дәрәҗәдә йогынты ясады?

– Тел, ана теле гаиләдән башланса да мәгариф үзеннән торганны эшләргә – баланы балалар бакчасы, башлангыч, тугыз еллык, урта мәктәптә тәрбияләргә һәм шул ук вакытта ана телен дә өйрәтергә тиеш.

Мин районда эшләгәндә дә (министр Актаныш районы башлыгы иде) безнең балаларыбыз 11 сыйныфны бетергәндә әйбәт итеп татарча да, русча да, аралашырлык дәрәҗәдә инглизчә дә белергә тиеш дигән максат куя идем. Тормышта үз урыннарын табарлык егетләр-кызлар үстерәбез дибез икән, балалар бакчасыннан башлап мәктәпне бетергәндә, телләр ягыннан караганда, бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш дип исәплибез һәм шундый бурыч куеп эшлибез.

Дөрес, бүген глобальләшү заманы, ул зур гына проблемнар да китереп чыгара. Бүген Татарстанда 1587 мәктәп бар. 850-дән артыгы татар мәктәбе дип атала. Арасында төрлесе, кайбер фәннәрне русча укытучы мәктәпләр дә бар. Авылларда бөтен фәннәрне дә чиста татар телендә бирүче мәктәпләр бүген 300-гә якын.

Тел бетсә – милләт тә бетә дип әйтәләр. Республикада ике дәүләт теле икән, президентның да, безнең җитәкчелекнең дә үсеп килүче буынның бу ике телне дә әйбәт итеп белүе, аралашу дәрәҗәсендә саклап калу зур теләге.

– Сез мәктәптә ике дәүләт теле дә укытылырга һәм мәктәпне тәмамлаганда һәркем аларны ниндидер дәрәҗәдә белергә тиеш, дидегез. Соңгы араларда Казанда урыс телен генә яклаган активистлар пәйдә булды. Алар бөтен Русиядәге вазгыятьнең үз файдаларына үзгәрүен сизеп Мәскәүгә дә шикаятьләр юлладылар. Янәсе, балалар татар телен үзләштергәнгә, аларның башка фәннәрне тиешле күләмдә, тиешле дәрәҗәдә өйрәнүе өчен вакыт та, көч тә калмый. Әлегә пикет мазарлар күренми. Бу вазгыять тынычландымы, әллә вакытлыча гына тынып тордылар дип уйлыйсызмы?

– Безнең ике дәүләт теле бар һәм алар тигез дәрәҗәдә укытыла, дип белдерелде. Бернинди дә канун бозу юк, татар теле дә рус теле дә безнең тигез укытыла. Президент, әгәр кайсыдыр мәктәпләрдә ата-аналар рус телен өстәмә өйрәнергә тели икән, без үзебез акча түләп булса да ул дәресләрне үткәрәчәкбез, дип әйтте.

Мин бу эшкә керешкәч тә рус балаларының һәм аларның ата-аналарының да татар телен академик рәвештә өйрәтүне кабул итмәүләренә игътибар иттем. Бу күпмедер дәрәҗәдә аңлашылмаучанлык та китереп чыгарган.

Шуның өчен без балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә телләрне өйрәтүгә ныграк басым ясарга кирәк дип килештек. Беренчедән, яңача укыту өчен бөтен балалар бакчаларына да методик әсбаплар керттек. Бакчада без балаларны аралашырга өйрәтергә тиеш дип исәплибез. Хәзер Татарстандагы 1900-ләп балалар бакчасын мультимедиа җиһазлар белән тәэмин итәбез. Бу телне өйрәнүгә бер этәргеч булыр дибез.

Быел балалар бакчаларына яңа бер грант игълан иттек. Моңарчы бакчаларда грантлар игълан ителмәгән. Бу грантлар ике телне дә әйбәт белгән балалар бакчаларына биреләчәк. Бәйгене башта районнарда үткәрәчәкбез. Республика күләмендә 60 бакча сайлап алыначак, ә 20-сенә берәр миллион сум грантлар тапшырылачак. Элекке кебек берәү дә үз эшләрен күрсәтеп кәгазьләр тутырмаячак, ә үзебез урыннарга барып бакчаларны караячакбыз.

Рус балалары балалар бакчасын бетергәндә иң кимендә 167 татар сүзе белергә тиеш. Татар балалары да шул ук дәрәҗәдә рус телен белергә тиеш. Монда күпмедер сүз белү генә түгел, ә балаларны аралашырга өйрәтергә иде. Моның өчен татарча мультфильмнар ясадык, уку әсбаплары булдырдык. Балалар кибеттә, мәктәптә ничектер татарча сөйләшсен өчен беренче нигезен бирергә кирәк.

Без балалар бакчасына өч юнәлештә бәя бирәчәкбез. Беренчесе, балаларның телне белүе. Икенчесе, тәрбиячеләрнең телне өйрәтүдә әзерлеге каралачак. Өченчесе, алар ничек итеп безнең яңа методика белән эшли, шул тикшереләчәк. Бу грант бирүне киләсе елларда киңрәк һәм югарырак масштабларда оештырырбыз дибез.

Телне өйрәнүнең икенче баскычы башлангыч мәктәпләрдә булачак. Балага тел яшьрәк вакытта башына сеңеп калса, аны ул шулкадәр әйбәтрәк беләчәк. Бала татар телен бакчадан ук күпмедер дәрәҗәдә өйрәнеп килсә, аңа башлангыч сыйныфларда җиңел булачак. Монда да безнең укыту әсбаплары кулай түгел иде.

– Татар телен өйрәтү мәсьәләсендә каршы якның дәгъваларында күпмедер дәрәҗәдә хаклык та бардыр дип уйлыйм. Татар телен өйрәтү әле дә, сез әйтмешли, академик ысул белән бара, мин аны кадими дияр идем, ул ничектер иске стильгә нигезләнеп, башка туку стилендә киңрәк җәелгән. Шул ук инглиз, француз телләрен өйрәткән кебек, татар телен дә заманча формада укыту өчен, мультимедиа да кергән төрле дәреслекләр, кулланмалар булдырыламы?

– Без бу эшкә тотындык. Мин эшкә керешкәч тә рус балаларын татарчага өйрәтүчеләр белән очрашып сөйләштек, аннары Чаллыда да җыелыштык. Дөресен әйтергә кирәк, Чаллының тәҗрибәсе уңайрак.

Министрлыкта уку әсбаплары буенча экспертлар шурасы төзедек. Балаларны өйрәтү өчен теләсә кем, теләсә ничек китап язарга тиеш түгел. Бу шурага фәннәр академиясеннән, безнең министрлыктан вәкилләр, укытучылар, Мәгарифне үстерү институты (ИРО) галимнәре керде. Алар эшли.

Академик формадагы сорауларга әле безнең чиста татар балалары да җавап биреп бетерә алмый. Без яңа методиканы, мультимедианы кулланып аралашуга өстенлек бирергә телибез. Педагогия көллиятендә рус балаларын татарчага өйрәтүчеләрне әзерләү өчен аерым төркем дә ачмакчы булабыз.

Чаллыда Роза Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" дигән дәреслеген ата-аналар, укытучылар бик мактый. Без бу дәреслеккә мультимедиа чыгарабыз. Казанда да бу дәреслекне кертергә җыенабыз.

Мәгарифне үстерү институтында да хәзер яңа җитәкче – Фәнүзә Тарасованы куйдык. Ул да Чаллыдан, фәннәр докторы.

– Ягъни бу өлкәдә эш башландымы инде?

– Ата-аналар безгә шундый бурыч куйган икән, без аны хәл итәргә тиеш.

– Дәреслекләр, китап язу өлкәсендә ниндидер монополизм сизелә. Бер үк авторлар үз дәреслекләрен бераз гына үзгәртә дә, яңадан чыгарып тора. Элекке министр Альберт Гыйлметдинов моны үзгәртергә вәгъдә иткән иде, әмма ул сизелмәде. Телне өйрәтү методикасын яшьрәк кеше дә тәкъдим итә ала бит. Камилләштереп, замана таләпләренә нигезләнеп. Шундыйрак тәкъдим булса, бу өлкәдә плюрализмны хуплыйсызмы?

– Әлбәттә. Планшетларга, iPad-ларга програмнар әзерләү өлкәсендә дә эш бара. Чөнки яшь буын аның аша үтеп керә.

"Ана теле" проектына килгәндә, ул бит өстәмә бер юнәлеш дигән сүз. 2013 елда әлеге проект сыналачак. 1 майга аның 5-6-нчы дәрәҗәләрен эшләтеп җибәрәчәкбез. Бүгенгә дүрт дәрәҗәсе эшли. Татар телен тугыз дәрәҗәгә кадәр күтәрелгәнче өйрәнергә тиеш булалар. 1 сентябрьгә тугызынчы дәрәҗәсен дә эшләтеп җибәрергә ниятлибез.

Ул әлегә 10 мең кулланучыга исәпләнгән, хәзер 10 мең кеше теркәлгән, ә актив кулланучылар 2200 генә. Без Education First җитәкчелеге белән сөйләштек, алар актив булмаганнарны чистартачаклар. Без тагын 20 мең урын өстибез һәм анда 30 меңләп кулланучы булырга тиеш. Education First алга таба актив булмаганнардан арындырып торачак.

Без "Ана теле" програмында төрле юлларны эзлибез. Бәлки, кулланучы бер ел эчендә тугыз дәрәҗәне уза икән, ул аны бушка кулланыр. Әгәр бер елда барлык дәрәҗәләрне дә узып өлгермәсә, алдагы баскычлар өчен түләргә туры килер.

Без әлегә тәҗрибә рәвешендә эшләп карыйбыз. Бу проектны чит илләрдәге якташларыбыз нык хуплый.

– Сезнең белән "Азатлык"та бу очрашу булачагы турында ишеткән бер укучыбыз: "Ни өчен татар мәктәпләрендә укуның престижын күрсәткән өндәү кампаниясе алып барылмый?" дип сорый. Икенче бер укучы: "Энгел абыйның балалары чатнатып татарча сөйли-сөйләвен, ә менә Казандагы башка түрәләр балаларын инглиз, йә урыс телендә укыта" дип язган. Бу бит киң халыкка да бер үрнәк булып тора. Андыйларны да татар мәктәбенә ничек җәлеп итеп була?

– Без бүген Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган 10 еллык програм эшләп ятабыз. Моңа кадәр 10 еллык програм булган иде инде, аның үтәлгән маддәләре, үтәлмәгәннәре дә булды. Хәзер безнең эшли торган әйбәт програм кабул итәсебез килә. Телне саклауны мәгариф системасына гына калдырып булмый.

– Бөтен ил белән...

– Әйе, бөтен ил белән саклау кирәк. Бу яктан, Европа илләрендә дә туган телләрен ничек саклаулары турында бик матур мисаллар бар. Бу програмны кабул иткәндә бу ягын да ассызыклап куясыбыз килә. Бу хакта Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән дә сөйләшү булды. Телне мәгариф системасына гына аударып калдырырга ярамый, аны куллану да булырга тиеш. Иң кимендә Казандагы бөтен элмә такталар ике дәүләт телендә булырга тиеш.

Тагын бер юнәлешебез бар. Элек-электән татарның үз элитасы, көчле шәхесләре булган. Шуларны булдыру ягыннан президентыбыз сәләтле балалар өчен Татарстанда гимназия-интернатлар төзергә дип әмерен бирде. Сәләтле татар балалары өчен беренче гимназия-интернат бездә, Актанышта ачылган иде. Русиянең күп кенә төбәкләреннән дә килеп укучылар бар.

– Анда белем фәкать татарча гына биреләме?

– Әйе, татарча да укытыла. Анда бөтен телләр дә өйрәтелә.

– Телләр өйрәтү бардыр, әмма төп белем татарча биреләме?

– Әйе, әйе. Хәзер без бөтен республикада шундый 15-16 гимназия-интернат, лицей-интернат ачарбыз дип торабыз. Урыннарга чыгып карыйбыз, проектлар эшләре бара. Аның методик ягын федераль университет белән алып барырбыз дип торабыз. Беренче елны ныклап телләрне: татарча, русча, инглизчә һәм кирәк икән, төрки телләрнең берсен өйрәтербез дип торабыз. Алга таба исә төп татар телендә һәм рус телендә, кайбер фәннәрне инглиз телендә дә укытып балаларга бар яклап белем бирергә җыенабыз.

Бу гимназия-интернатларның кайберләре һуманитар, ә кайберләре техник юнәлештә булыр дип торабыз. Без бөтен мәгариф системасында сәләтле баланы күрергә, аларны сайлап алып үстерү өчен ярдәм итәргә тиеш. Шул ук вакытта ата-анага да үз баласын сәләтле итеп үстерү өчен шартлар тудырырга тиешбез дип исәплибез.

– Моның күркәм үрнәкләре дә: Татарстанда 90-нчы елларда бик әйбәт кенә эшләп киткән, ләкин, кызганыч ки, соңрак ябылган төрек-татар лицейлары һәм Уфадагы әле дә эшләп килгән Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназия-интернаты бар бит инде. Ул чын мәгънәсендә башкорт элитасын тәрбияли. Шуның мисалында Казанның үзендә дә андый мәктәп ачу күздә тотыладыр бит?

– Бу челтәрне ясарга керешкәндә башкортлар тәҗрибәсен дә өйрәндек. Мин Актанышта эшләгәндә Рәми Гарипов исемендәге гимназия белән аралаша идек. Барып карап та кайттык, алар безгә килде. Татар-төрек лицейларының уңай ягы бар иде, чөнки ата-аналар балаларын анда бик теләп бирде. Алар бик тәрбияле һәм бар яклап та телләр белгән шәхесләр тәрбияләп чыгарды. Без аларның уңай ягын алып, әлбәттә, Казанда да, Чаллыда да, Түбән Камада да ачарга планлаштырабыз.

– Уфа темасы үзеннән-үзе күтәрелде. Элек Советлар чорында Казаннан Башкортстандагы мәктәпләргә дәреслекләр алына иде, Казан – безнең башкалабыз дип өйрәтелде. Моңа башкорт кардәшләр, ничек инде сез Башкортстанда яшәп Казанны башкала итеп күрәсез, дип бик рәнҗи иде. Аннары алар бу эшне үзләренә тартып алды. Башкала Уфага әйләнде, әмма берүк вакытта тел дә татар теленнән башкорт теленә әйләнә башлады. Хәзер андый басым юк, әмма Казаннан дәреслекләр килү дә тукталды. Менә бу читтәге татар мәктәпләренә, алар асылда шул Башкортстанда, Уфа якларында гына калды, Казан махсус дәреслекләр әзерләү хәстәрен күрәме? "Башкалабыз - Казан" дип түгел, татар телендә булган, ләкин шул ук вакытта Уфаны да үз итеп таныган, Мостай Кәрим янәшәсендә Галимҗан Ибраһимовлар, Әмирхан Еникиләр иҗатын да өйрәткән дәреслекләр турында әйтәм мин.

– Мин министрлыкка килеп эшли башлагач күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – Казанда да дәреслекләр белән тәэмин итү булды. Татарстанны быел тулысынча тәэмин итәргә планлаштырабыз. Шул вакытта, барыбер мәркәзебез Казан бит инде. Башкортстан гына димәс идем мин. Без татар теленнән беренче тапкыр халыкара олимпиада үткәрдек. Узган ел аны Халыклар дуслыгы йортының конференцияләр залында йомгакласак, киләсе елга йомгаклауны Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ясарга җыенабыз. Бу чарага зуррак дәрәҗә бирергә уйлыйбыз. Чит төбәкләрдән дә 300-ләп кеше чакырырга җыенабыз. Монысына 150 кеше килгән иде.

Быел мин чит төбәкләрдән килгән татар теле укытучылары белән очраштым. Конгресс корылтаен үткәргән вакытта да мәгариф хезмәткәрләре белән очрашырга туры килде. Уку әсбаплары белән тәэмин итү урындагы җитәкчелекнең эше булса да, без барыбер чит төбәкләрдә яшәгән татар милләттәшләребезне уку әсбаплары белән тәэмин итү, укытучылар әзерләүне дә үз бурычыбыз итеп күрәбез.

Безнең министрлыкта бу эш белән дүрт кеше шөгыльләнә иде, мин аны зурайтып чит төбәкләр белән эшләүче аерым бүлек булдыру кирәк дип саныйм. Быел чит төбәкләргә кирәк булган дәреслекләр аерым әзерләнә.

– Бу дәреслекләр Татарстан мәктәпләре өчен әзерләнгән дәреслек була инде. Төбәкләргә яраклаштырылган дәреслеккә өстәмә көч тә, акча да кирәк.

– Төбәкләрнең үтенече бар бездә. Алар ни сорый, без чит төбәкләр өчен барысын да җибәрәчәкбез. Быел күләмен дә күбрәк иттек. Китап белән, әсбап белән дә ярдәм итмәгәч, без аларга тагын ничек ярдәм итә алабыз соң? Ел саен Русиядәге бөтен татар теле укытучыларының корылтаен да үткәрергә дигән бурыч куйдык. Бер тапкыр үтте инде ул. Ешрак аралашырга, аларга методик ярдәм дә күрсәтергә телибез.

– Бәлки ул корылтай, җыелышларны Казанда гына түгел, ә бәлки шул ук Чаллы, Актаныш, бәлки Бәләбәйдә дә үткәрергәдер?

– Дөрес! Татар авылларының беренче зур корылтае Актанышта үткән иде.

– Хәзер федераль, авыл Сабантуйлар күчеп йөри бит. Шуның тәҗрибәсендә Башкортстандагы мәгариф министрлыгы белән килештереп, аңлыйм, бу җиңел эш булмаячак, Ыкның теге ягында да Татарстандагы кадәр үк татар мәктәбе булуын оныта алмыйбыздыр инде.

– Юк, минем фикерем алай түгел. Башкортлар белән чиктәш, аралашып, дус булып яшәдек. Без аларның тәҗрибәсе, методик үзәкләре, шул ук вакытта татар мәктәпләре белән дә таныштык. Бәләбәйнең мәктәп директоры бездә булды. Шуңа күрә алар белән аралашып, кемдә уңай тәҗрибә бар, шуны алып яшәрбез дибез. Проблемнарны бергәләп хәл итәрбез дип ышанасым килә.
XS
SM
MD
LG