Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда беренче һәм, бәлки, соңгы гомер бәйрәме". Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсеннән мәхкәмәгә ничек алып киткәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең Телеграм-каналында 18 декабрь көнне аны үз иҗат кичәсеннән ничек алып китүләрен, нәрсәдә гаепләүләрен һәм татар зыялыларына нәсыйхәтен язып чыкты. Үз чиратында "Татар шурасы" аны эзәрлекләүне туктатырга таләп итте.

18 декабрь көнне язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы "Ирек мәйданы" газетасына биргән әңгәмәсе өчен "милләтара ызгыш кузгату"да гаепләделәр һәм 10 мең күләмендә штраф салдылар. Бу хакта язучы үзенең Телеграм-каналында язып чыкты. Шунда ул җомга көнне аны Язучылар берлеге бинасыннан, үз иҗат кичәсе алдыннан башта прокуратурага, аннары соң мәхкәмәгә ничек алып китүләрен язды.

Бәйрәмова язуынча, ул махсус иҗат кичәсенә дип ире белән Казанга килеп җиткән, Язучылар рәисе бүлмәсендә оештыру эшләрен хәл иткән. Рәис бүлмәсендә бер төркем ир кереп, Бәйрәмованы сораган һәм "тупас рәвештә" аның үзләре белән китүне таләп итә башлаган.

Язучылар берлеге рәисе мине яклап әйтеп караган иде, аның да сүзе үтмәде

— "Кайда? Нигә? Кем буларак?" дигән сорауларны кискен рәвештә бүлдерде, өч тапкыр "нет" дип әйтсәгез, мәҗбүри рәвештә, тоткарлап алып китәчәкбез, диде. Язучылар берлеге рәисе мине яклап әйтеп караган иде, аның да сүзе үтмәде. Гражданский киемнән берничә ир-ат гел безнең янда булды, МВД сагы астында, алар безне алып чыгып китте, ирем мине озата барды, — дип яза Фәүзия ханым.

Аны башта Казан шәһәре прокуратурасына китергәннәр, анда сорау алу оештырганнар. Шуннан соң аңа административ хокук бозу турында эш башлау турында карар кабул иткәннәр.

Гаепләү "Ирек мәйданы" газетасына 30 август турында биргән әңгәмәгә карый. Әңгәмә 28 августта басылган булган, тикшерү фикеренә күрә, Бәйрәмова шунда "милләтара ызгыш һәм нәфрәт тудыру" сүзләрен әйткән. Әңгәмәгә КФУ галимнәре экспертиза ясаганнар һәм "милләтара ызгыш" тапканнар, ди җәмәгать эшлеклесе.

Юк анда милләтара нәфрәт! Бик тырышып эзләсәң дә, юк

— Мин прокурор күз алдында ул язманы яңадан укып чыктым, әммә хөкем итәрлек берни тапмадым, юк анда милләтара нәфрәт! Юк! Бик тырышып эзләсәң дә, юк! Булса, аны газета бастырмый да иде! Ә кирәк булгач, табалар икән һәм хөкем дә итәләр! Ә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында минем 75 еллык гомер бәйрәмемә багышланган кичә бара, ләкин миннән башка гына... Ркаилга шалтыратып, гел әйтеп торам, мин киләм, халык таралмасын, дим, — дип яза ул.

Фәүзия Бәйрәмова иҗат кичәсендә чыгыш ясый
Фәүзия Бәйрәмова иҗат кичәсендә чыгыш ясый

Административ җәза турында мәхкәмә шул ук көнне, Вахитов районы мәхкәмәсендә оештырыла. Фәүзия Бәйрәмова шунда гаепле дип табыла һәм 10 мең сум күләмендә штрафка тартыла.

Аның сүзләренчә, аны кире Язучылар берлеге бинасына илтергә тиешләр иде, әмма вакытны сузганнар. Бәйрәмова ире белән тиз рәвештә такси алып иҗат кичәсенә ашыккан. Берлек рәисе Ркаил Зәйдуллага исә халыкны таратырга кушылды, ди ул.

— Шул чакта, беренче тапкыр, ыңгырашып җибәрдем, бу җәберләүләргә, кимсетүләргә көне буе түздем, прокуратурада сорау алганда да, мәхкәмәдә бастырып хөкем ителгәндә дә сабыр иттем, ә монда җан әрнүе белән ыңгыраштым... Миңа халкым кирәк бит!... Мин аның өчен утларга да кердем, бозлы суларга да төштем, мәйданнарда кибеп ач та яттым, ничә тапкыр суд каршыларына да бастым... Инде гомеремнең ахырында, алдына килеп, соңгы тапкыр рәхмәтемне әйтергә ашыкканда, халык инде юк, таралган, диләр.

Мин исән, без исән, утлар-сулар кичкән милләтебез исән

Яралы арысландай ыңгырашып, язучылар йортына ыргылам, ә халык анда! Таралмыйча, аста басып тора, әйтерсең лә, нигәдер өметләнеп, мине көтә... Мин бит, менә, каршыгызда басып торам, бәгырьләрем, мин исән, без исән, утлар-сулар кичкән милләтебез исән! — ди Бәйрәмова.

Шуннан соң инде бетергә дип торган иҗат кичәсе дәвам иткән. Бәйрәмова үзе чыгыш ясаган, Ркаил Зәйдулла, аны котлаган, килгән кешеләр чәчәкләр бүләк иткән.

Иҗат кичәсе, 18 декабрь
Иҗат кичәсе, 18 декабрь

Үзенең Телеграм-каналында бастырган язмада язучы иҗат кичәсенә килгән һәм аны ахыргача көткән кешеләргә рәхмәтләрен дә белдерде. Казанда узган бу чараны ул үзенең "беренче һәм, бәлки, соңгы тапкыр уздырылган гомер бәйрәме" дип атады.

Татар зыялылары, язучылар, галимнәр һәрвакыт милли күтәрелешнең башында торды

— Әйе, без бүген бик катлаулы чорда яшибез, тереләй сират күперен кичәбез, безгә хәзер, милләт буларак, исән калырга кирәк! Татарга аякта калырга кирәк! Узган гасырның 90-нчы елларындагы кебек, көчле милли рух, ныклы иман һәм бердәмлек кирәк! Татар зыялылары, язучылар, галимнәр һәрвакыт милли күтәрелешнең башында торды, хәзер дә, үлем исереклеге белән упкынга барган милләтне, алар саклап калырга тиеш, — дип язды Фәүзия Бәйрәмова.

"Татарның мәдәни һәм рухи үзлеген яклаучы иң көчле тавышларның берсе"

Фәүзия Бәйрәмовага каршы оештырылган кампания һәм аны эзәрлекләүне туктату таләбе белән чит илдәге "Татар шурасы" чыкты. Шура мөрәҗәгатендә Русиянең иҗтимагый һәм сәяси даирәсендә көчәюче шовинизм һәм ксенофобия дулкыны уңаеннан тирән борчу һәм ачу белдерелә.

Бу дулкынның мисаллары булып соңгы арада урын алган өч мәсьәлә күрсәтелә:

1. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең чит ил мигрантларының урыс телен генә түгел, үзләренең туган телләрен дә өйрәнергә теләве турында сүзләренә Мәскәү түрәләре һәм журналистларының "агрессия, фактларны бозу һәм мин-минлек" белән каршы алуы. Моның нәтиҗәсендә Татарстанга каршы нәфрәт һәм янаулар артты, дип саный "Татар шурасы".

2. Милли интеллигенцияне эзәрлекләү. "Аның карашларны тәнкыйтьләү күптәннән системлы эзәрлекләүгә күчте. Моның максаты – татарның мәдәни һәм рухи үзлеген яклаучы иң көчле тавышларның берсен томалау", диелә мөрәҗәгатьтә. 2022 елда Татар иҗтимагый үзәге экстремистик дип табылды һәм аның эшчәнлеге тыелды.

3. Нәфрәт уятуның канлы нәтиҗәгә китерүе. Моның мисалы булып "Татар шурасы" Мәскәү өлкәсендә таҗик укучысын үтерүне атый.

"Татар шурасы" Фәүзия Бәйрәмованы эзләрлекләүне кичекмәстән туктатырга һәм аның сивил карашына хокукны хөрмәт итәргә таләп итте.

Фәүзия Бәйрәмова иҗат кичәсе, 18 декабрь
Фәүзия Бәйрәмова иҗат кичәсе, 18 декабрь

Бәйрәмовага каршы кампания

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы һәм татар милли хәрәкәте вәкиле Фәүзия Бәйрәмова белән бәйле яңа шау-шу быел декабрь башында чыкты.

5 декабрьдә, язучыга 75 яшь тулган көнне Түбән Новгород өлкөсе мөселманнары диния идарәсе "Казанышлары өчен" ("За заслуги") медале тапшырды.

Медаль Фәүзия Бәйрәмованың татар һәм мөселман халкының тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән зур өлеше, җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен ныгытудагы хезмәтләре, шулай ук төп тарихи вакыйгаларны тирәннән өйрәнеп, аларны объектив аңлатуы өчен дип бирелгән.

Бүләкләү вакыйгасы Түбән Новгород өскәсендәге татар авылы Шөбиле мәчетендә булган.

Әлеге яңалыкны тиз арада Z-пабликлар күтәреп алды һәм Түбән Новгород диния нәзарәте караган Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә "сеператист"ны бүләклү өчен тәнкыйть уты чәчте.

"Системный пестицид", "Рыбарь" телеграм каналлары, Дума депутаты Андрей Луговой һәм башкалар Бәйрәмованың элекке вакытлардагы эшләрен, аңа карата ачылган җинаять эшләрен искә төшерде һәм Диния нәзарәте "радикаллар һәм провокатторлар өчен мәйдан" бирүдә гаепләде. Федераль басмаларда моның хакта язмалар да чыкты. Аларга Татарстаннан "Замполит Татарии" телеграм каналы да кушылды.

  • Фәүзия Бәйрәмова — тарихчы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе.
  • 1990 еллар башында татар милли хәрәкәт лидерларының берсе булды, 1990-1995 елларда Татарстан парламенты депутаты итеп сайланды. 1991 елның 27 маенда Татарстан бәйсезлеген яклап сәяси ачлык тотты.
  • Соңгы елларда җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде.
  • 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны бер елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елның 2 августында Дөнья татар конгрессы Корылтайда Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Фәүзия Бәйрәмованың "Бу резолюция өчен тавыш бирергә ярамый!" дигән тавышы ишетелде. Язучы протест йөзеннән залдан чыгып китте.
  • 2023 елның февралендә Чаллы мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага интернеттагы язмасы өчен 80 мең сум штраф салды. Ул анда "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" дип язган булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG