Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә ТИҮне тыйды. "Конституцияне үтәүне сорау экстремизм дип танылды"


Алексей Златкин һәм Галишан Нуриәхмәт мәхкәмә бинасы янында журналистлар белән сөйләшә

10 июньдә, Татарстан Югары мәхкәмәсендә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар кабул ителде. ТИҮ федераль бюджет хисабына мәхкәмә соравы белән ясатылган экспертиза хакын – 858 мең 734 сумны түләргә тиеш була.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә карата ачылган бу мәхкәмә эше 2021 елның гыйнварыннан бирле дәвам итә. Татарстан прокуратурасы Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

10 июньдәге мәхкәмә утырышына Татар иҗтимагый үзәгеннән рәиснең урынбасары Галишан Нуриәхмәт, адвокат Алексей Златкин килде. Эчке эшләр министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Федераль сак хезмәте вәкилләре бар иде. Хөкем процессында катнашучылардан һәм журналистлардан башкалар мәхкәмә бинасына кертелмәде. Алексей Златкин, пандемия бетүне, иҗтимагый оешма турында эш каралуын әйтеп, мәхкәмә бинасына килгән башка ТИҮ әгъзаларын да кертүне сораган иде, әмма хөкемдар Эдуард Каменский моңа каршы килде. Ул моны мәхкәмә рәисе кабул иткән эчке карар белән аңлатты.

Мәхкәмәдә прокурор белән ТИҮ арасында тарткалаш башланды. Сәбәбе – мәхкәмә соравы белән ясалган экспертиза нәтиҗәләре. Алексей Златкин яңа экспертиза ясатуны таләп итте.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

— Экспертизаның ни рәвешле узуы язылмаган. Тикшерүләр бернигә нигезләнмәгән, димәк, аның башкарылу методикасы дөрес түгел. Экспертларның экспертизаны тәрҗемә ителгән текстлар нигезендә генә ясавын да исәпкә алганда, бу экспертиза нәтиҗәләре дөрес түгел килеп чыга. Ясалган нәтиҗәләр канунга һич тә туры килмәгән терминнар белән бирелә. "Великодержавный шовинизм" дигән термин канунда бөтенләй юк. Хәтер көнендәге чыгышлар сәяси карашларны гына тәнкыйтьли, ә милләтләр арасында нәфрәт уятуга юнәлтелмәгән. Анда чыгыш ясаганнар арасында хәтта урыслар да бар. Мәсәлән, Павел Шмаков та килеп сөйләгән иде. Илдәге сәясәткә карата әйтелгән шәхси фикер экстремизм буларак бәяләнә алмый, — дип сөйләде Златкин.

Прокурор яңа экспертиза ясатырга нигез юклыгын әйтте.

— Яңа экспертиза ясау өчен нигез юк, яклаучы үзен хөкемдар урынына куеп, канунлылыкны тикшерә башлады. Экспертларга тикшерү эшендә кулланылган барлык материаллар да бирелде. Аерым вәкилләрнең сүзләре өчен оешма җавап бирми дигәнгә килгәндә, мәхкәмә эшендә каралучы урам чараларында ТИҮ әгъзалары катнашуы ачыкланды, — диде прокурор.

Нәтиҗәдә хөкемдар яңа экспертиза ясауны кирәк түгел дип тапты.

Прокурор үз чыгышында Русиянең конституция төзелешенә һәм илнең бөтенлегенә куркыныч тудыручы оешмаларның эшчәнлеге тыелган булуын әйтте.

— 2017 елдан бирле ТИҮгә, аның әгъзаларына экстремистик эш тыелганлыгы турында кат-кат кисәтүләр тапшырылып та, бу эшчәнлекне тыеп булмады. Иҗтимагый оешма Русиядән башка милли бәйсез дәүләт төзүне пропагандалауны дәвам итте, Русияне басып алучы итеп күрсәтте, милләтләр арасында дошманлык хисләре тудырды. Фәүзия Бәйрәмова, Айрат Шакировка карата мәхкәмә эшләре булды, аларның гаебе танылды. Алар административ җаваплылыкка тартылды, — диде Татарстан прокуратурасы вәкиле.

Оешма милли низаг уяту сәбәпле дип, мәхкәмәләр барышында прокуратураның мәхкәмәгә мөрәҗәгатенә өстәмәләр дә кертеп торуларын искә алуны сорады ул.

Алексей Златкин прокуратура мәхкәмәгә биргән гаризаның халыкара кануннарга каршы килүен, һәр халыкның үзбилгеләнүгә хокукы булуын, аңа һәр дәүләтнең хөрмәт белән карарга тиешлеген әйтте.

ТИҮ дингә, расага карамастан, бар милләтләрнең дә тигез үсешен яклый

— Һәр халыкның мәдәни, социаль юнәлештә үсәргә, үзе теләгән телдә сөйләшергә, белем алырга хокукы бар. ТИҮ дингә, расага карамастан, бар милләтләрнең дә тигез үсешен яклый. Шуның аркасында да экспертиза нәтиҗәләре канунга сыймый. Мәхкәмәләр барышында прокуратура керткән өстәмәләр бөтенләй экстремизм белән бәйле түгел, ә митинг үткәрү канунын бозу белән бәйле. Прокуратура оешма низамнамәсендә экстремизм юнәлешен тапмады, ә аерым кешеләрнең чыгышы аркасында гына оешманы ябу канунлы түгел. Алар сәхнәгә менеп сүз әйтү өчен бәлки беркемнән рөхсәт тә сорап тормагандыр, бу тикшерелмәде, дәлилләнмәде. Татарстан прокуратурасы мәхкәмәгә гариза тапшырганнан бирле экстремизм белән бәйле бернинди өстәмәләр дә кертелмәде. Прокурор кисәтүләр турында әйткәндә дә 2017 елгы кисәтүләр турында гына сүз бара. Шулай ук, тикшерү барышында ул чыгышлардан килгән зыян да күрсәтелмәде. Алардан реаль зыян булганмы соң? — диде Златкин.

ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт мәхкәмәдәге чыгышында оешманың эшчәнлеген акрынлап тыюның 2013 елда ук башлануын искә алды.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

— Явыз Иванның 1552 елда Казан ханлыгын басып алуын искә төшерүне дә урысларга каршы сәясәт дип бәялиләр. Әйе, тарихта бу бар, ул булган хәл. Тик моны искә алганда, безнең беркайчан да урысларга каршы сүз әйткән юк. Чыгышларда "урыс" дигән сүз бөтенләй юк, ә тәрҗемәләрдә ул әллә ничә җирдә бирелә. ТИҮгә каршы бу эшчәнлек 2013 елда ук, оешманы бинасыннан куып чыгаргач башланды. Шул вакытта миннән, милли хәрәкәттәге эшем өчен, хөкемдарлык пенсиямне дә тартып алдылар, хәзер ул пенсияне алмыйм. Уку елы уртасында 3700 татар теле укытучысын мәктәпләрдән куып чыгарганда нинди демократия, нинди канунилык турында сүз була ала? Путин үзе туган телдә укытуны тыюны кыргыйлык дип атый һәм шул сүзләрне әйткәннән соң 6-7 айдан Русия прокуроры карары белән туган телләрне укытуны тыйдылар, — диде Нуриәхмәт.

Адвокат Златкин мәхкәмә утырышын кичектерүне сорап та мөрәҗәгать итеп карады. Ул, икенче бер эксперт тарафыннан, федераль экспертизага ясалган рецензиянең килеп җитәргә өлгермәве турында әйтте. "Аны бүгенгә кайтарып җиткерә алмадылар, икенче утырышка алып киләбез", дигән Златкинга хөкемдар каршы килде. "Әзерләнү өчен вакыт җитәрлек иде", дип кенә җаваплады.

Өч томлык мәхкәмә эшенә теркәлгән һәр документны карап чыгып, соңгы сүзләрне тыңлаганнан соң, тәнәфес игълан ителде. Хөкемдар үз бүлмәсендә биш минут та булмады, әзер карарны алып чыкты, Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, оешманы ликвидацияләргә дигән карарны укыды. Федераль экспертиза өчен 858 мең сумнан артык акчаны да федераль казнага ТИҮ түләргә тиеш була.

ТИҮне яклап утырышта катнашканнар һәм ТИҮгә теләктәшлек белдерүчеләр мәхкәмә утырышыннан соң
ТИҮне яклап утырышта катнашканнар һәм ТИҮгә теләктәшлек белдерүчеләр мәхкәмә утырышыннан соң

Мәхкәмәдән соң Алексей Златкин моның сәяси карар булуын һәм илдә барлык милли оешмалар тыелган чакта, бу карарның да көтелгәнлеген әйтте.

Татар солдатлары урыс халкының, Русия дәүләтенең мәнфәгатьләрен яклап йөри, ә монда шул татарның милли иҗтимагый берлекләре юкка чыгарыла

— Бу көтелгән карар, әмма Украинада барган махсус операция фонында безнең файдага карар кабул ителергә мөмкин дигән аз гына ышаныч бар иде. Анда татар солдатлары урыс халкының, Русия дәүләтенең мәнфәгатьләрен яклап йөри, ә монда шул татарның милли иҗтимагый берлекләре юкка чыгарыла. Нәкъ менә милли үзбилгеләнү хокукы өчен көрәшүче оешмалар бетерелә. Бу — федераль үзәкнең урыслардан башка халыкларга дискриминацияле сәясәт алып баруын күрсәтә торган күренеш. Без бу карарны башта Түбән Новгородтагы 4нче аппеляция мәхкәмәсенә шикаять итәчәкбез, анда килеп чыкмаса, 6нчы аппеляция мәхкәмәсенә, анда да булмаса, Русия Югары мәхкәмәсенә барачакбыз, — диде Златкин.

"ТИҮ 858 мең сумны каян алып федераль казнага түләргә тиеш була?", дигән сорауга Златкин оешманың барлык милкен тикшерүгә дигән булып төяп чыгып китүләрен, башка бернинди милке булмавын әйтте.

— Мин аны каян һәм ничек алачакларын да белмим. Мәхкәмә карары нигезендә, ул акча оешма хисабыннан алынырга тиеш. Әмма Татар иҗтимагый үзәгенең бернинди милке, акчасы юк. Аның хәтта банкта хисабы да юк. Булган кадәр милекне тикшерүгә дип төяп чыгып киттеләр. Оешма әгъзаларыннан алачаклар дияр идек, бу оешмада хәтта, милли хәрәкәт буларак, рәсми рәвештә әгъзалык та юк. Шуңа күрә, прокурорның һәм хөкемдарның Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары дип, фамилияләп санаганда кемнәрне, нинди әгъзаларны күздә тотуы да аңлашылмый. Алар үзләре кемне телиләр шуны әгъза итеп игълан иткәннәр килеп чыга. Шуңа күрә ул акчаны кемнәрдән һәм ничек алачакларын күз алдына да китерә алмыйм, минем тәҗрибәдә очраган хәл түгел, ничек алачакларын карарбыз, — диде Златкин.

"Элекке хөкемдар буларак, бүгенге карарны ничек бәялисез", дигәнгә Галишан Нурәхмәт тә моның күптән хәл ителгән сәяси карар булуы турында әйтте.

Мәхкәмә түгел бу, бетте Русиядә мәхкәмә

— Бу — хөкем карары түгел, бу — сәяси карар. Аның шулай буласын алдан ук әйткән идем. Бөтен Русиядә, аеруча безнең Татарстанда бөтен милли хәрәкәтләр, җәмәгать оешмалары юкка чыгарылган вакытта, ничек инде бер Бөтентатар иҗтимагый үзәге генә яшәп калсын?! Кеше әйтә, менә бит Татар конгрессы бар, ди. Конгресс КГБ програмы нигезендә төзелгән оешма ул, анда беренче хезмәткәрләр дә КГБ офицерлары иде. Татарстан Конституциясен үтәгез диясе урынга, без бүген Русия Конституциясен булса да үтәгез инде дип ялынып, ялварып үтенер көнгә калдык. Инде халыкара кануннар, кеше хокукы турында сүз дә бармый. Русия Конституциясен үтәүне таләп итү экстремизм булып чыкты бүген. 1989 елдан бирле яшәгән Татар милли хәрәкәтенә бүгеннән нокта куелды, аның әгъзалары хәзер "экстремист". Мәхкәмә түгел бу, бетте Русиядә мәхкәмә, — диде Галишан Нуриәхмәт.

"Русиянең башка мәхкәмәләренә шикаять итүдән мәгънә бармы, ничек уйлыйсыз", дигәнгә, ул ышанычның "бик-бик аз" булуын яшермәде.

— Шикаять итәбез, әмма ышаныч бик-бик аз. Башта хәзер аппеляция мәхкәмәсенә бирәбез, аннары кассация мәхкәмәсенә. Элегрәк Европа мәхкәмәсенә өмет бар иде, әмма бүген бу мөмкин хәл түгел. Бәлки, ул эшләр каралганчы берәр юлы табылып куяр, өмет өзмик әле, — диде Нуриәхмәт.

Татар иҗтимагый үзәген хөкем итүне күрергә килгән кешеләрнең кайберләре мәхкәмә ишек төбендә өч сәгатькә якын көтеп торган булып чыкты. Шагыйрә Нәҗибә Сафина татарның ярдәм сорарлык, хокукларын якларлык мәхкәмәсе дә булмауга уфтанды.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

— Ничек иҗтимагый үзәкне җәмәгатьчелектән башка гына хөкем итеп була, шуны аңламыйм. Мантыйк кайда?! Бу үзе үк канун бозу түгелме? Хокук сакларга, якларга тиешле кешеләр үзләре үк Конституцияне боза килеп чыга. ТИҮнең дәүләткә каршы бернинди сүз әйткәне юк. Ул Русиядән аерылып чыгарга дигән таләпне дә куймый, ул татар халкына ирекле яшәү даулый. Ирекле дигәнем: туган телебездә сөйләшү, туган илебездә яшәү, киләчәктә туган телебезнең сакланып каласына гарантия булдыру дигәнне аңлата. Безнең хәзер ярдәм сорап барырлык мәхкәмәбез дә юк. Ауропа мәхкәмәсенә дә юл ябылды, хәзер анда бара алмыйбыз. Безгә хәзер бер генә юл кала: башны иеп, "мә-мә" дип, биреп кенә торасы кала, — диде Сафина.

ТИҮне тыю карары турында фикер алышучылар Башкорт халкы мәнфәгатьләре өчен көрәшүче "Башкорт" оешмасының да 2020 елның 22 маенда экстремистик дип танылуын һәм аның эшчәнлеге тыелуын искә алды.

2017 елда ТИҮнең Чаллы бүлеге экстремистик оешма дип танылды һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыярга дигән карар чыгарылды.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG