Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ мәхкәмәсе: соңгы карар була ала


Архив фотосы
Архив фотосы

Җомга көнне Татарстан Югары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген ябу мәсьәләсен каравын дәвам итәчәк. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренчә, мәхкәмә соңгы карарын кабул итәргә мөмкин. Ел ярымга сузылган мәхкәмә эшенә ТИҮ ничек әзерләнә?

10 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) ябу мәсьәләсен карауны дәвам итәчәк. Күптән түгел мәхкәмә федераль экспертиза нәтиҗәләрен алды. Анда ТИҮнең урысларга карата нәфрәт уятуы, Татарстанның Русиядән аерылып чыгу идеясын пропагандалавы әйтелә. ТИҮ әлеге экспертиза нәтиҗәләре белән килешми, ул яңа тикшерү үткәрүне сорый. Шулай да Украинага каршы сугыш башланганнан соң Русиядә цензура һәм репрессия көчәйгән вакытта Татар иҗтимагый үзәге язмышын тиз арада "хәл итеп" куюлары да ихтимал.

ТИҮгә карата мәхкәмә эше инде ел ярым дәвам итә. 2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы үзәкне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Ул вакытта прокуратура 2019 елда узган Хәтер көнендә ясалган нотыкларда экстремизм күренешләре булуны һәм ТИҮнең низамнамәсен тикшерүне сорады. Соңрак әлеге эшкә 2020 елда ТИҮ оештырган конференциядә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың чыгышы өстәлде. Прокуратура аңарда "Русиянең бөтенлеген бозуга чакыру" күргән.

2021 ел дәвамында ТИҮ эше буенча өч мәхкәмә утырышы булды. Эшне караган хөкемдарлар да алышынып торды. Башта ул Марина Сафина тарафыннан алып барылды, соңрак Югары мәхкәмә рәисе урынбасары Эдуард Каминский карамагына күчте.

Мәхкәмә барышында берничә экспертиза ясалды. Беренче тикшерү КФУга йөкләнде. "МСК-эксперт" оешмасы ТИҮнең низамнамәсен өйрәнде. Иҗтимагый үзәк юристы Алексей Златкин моны ФСБның Татарстан идарәсе тарафыннан эшләнгән тикшерү дип атады һәм нәтиҗәләрен кире какты.

Узган елның 7 июлендә Татарстанның Югары мәхкәмәсе ике экспертиза уздырырга кушты. Аның нәтиҗәләре ике ай эчендә әзер булырга тиеш диелсә дә, ул бер елга якын сузылды.

Мәхкәмә эше каралган вакыт эчендә ТИҮгә карата репрессия чаралары көчәйде. Үзәкнең рәисе Фәрит Зәкиев һәм аның урынбасары Галишан Нуриәхмәт 2021 елгы Хәтер көнендәге чыгышлары өчен хөкем ителде. ТИҮгә 250 мең сумлык штраф салынды. Былтыр Русия юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген туктатты.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә эчке сәясәт кискенләште. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булды. Мәхкәмәдә оешманың мәнфәгатьләрен урынбасары Галишан Нуриәхмәт һәм юрист Алексей Златкин яклаячагы әйтелде. Бүген ТИҮ Казанда башлыксыз калган, хөкем ителүен көтеп утыручы оешма булып тора.

10 июньдә узачак мәхкәмә эшендә Русия юстиция министрлыгы каршындагы мәхкәмә тикшерүләре федераль үзәгенең ТИҮ эшчәнлегенә экспертиза нәтиҗәләре каралачак. Федераль экспертлар Татар иҗтимагый үзәгенең Юстиция министрлыгында теркәлгән низамнамәсен, 2019 елда Хәтер көнендә ясалган чыгышларны, 2020 елның 20 февралендә узган конференциядә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың нотыгын бер елга якын тикшерде. Экспертизаның нәтиҗәләре май азагында гына билгеле булды.

43 биттән торучы экспертиза 858 мең сумга ясалган. ТИҮ өчен нәтиҗәләр уңай түгел.

Югары мәхкәмә экспертлар алдында куйган 6 сорауга җавап алды. Аерым алганда, "ТИҮнең эшчәнлеге Татарстанның мөстәкыйль милли дәүләт буларак бәйсезелек идеясын һәм Татарстанның Русия составыннан чыгу максатында гамәл кылуның кирәклеген пропагандалый", диелә экспертизада.

Экспертлар ясаган анализда "Русиянең бөтенлеген бозуда көч куллану", шулай ук "урысларга карата нәфрәт уяту" чарасын куллану идеясы да бар диелә. Аерым алганда, федераль экспертлар "урысларга карата тискәре мөнәсәбәт", "урыслар татар/мөселманнарны коллыкка алган һәм җирләрен яулап алган дигән социаль стереотип булдыра", "урысларга каршы көрәшкә әзер булырга чакыра" дигән фикергә килгәннәр.

Шул ук вакытта кешенең милләтенә, диненә карап өстенлеккә ия булуны пропагандалау ачыкланмаган диелә.

ТИҮнең юристы Алексей Златкин Азатлыкка сөйләвенчә, федераль экспертиза дөреслеккә туры килми. Ул Югары мәхкәмәгә яңа тикшерү үткәрүне сорап дәгъва юллаган.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

"Экспертизада төп өч нәтиҗә ясалган: урысларга карата нәфрәт уяту, татарларда мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә теләк уяту һәм өченче нәтиҗә дип әлеге ике фикерне берләштерү ята. Ни рәвешле нәфрәт уятып була? Югары мәхкәмә аңлатуынча, башка халыкка булган симпатия, йә антипатия экстремизм дип саналмый. Беркемне дә татарны, урысны, яһуд, чуашны яратудан тыеп булмый. Урысларның күбесе Кавказ халыкларын яратмаска мөмкин, яисә, киресенчә, булуы бар. Беркемне дә мәҗбүр итәргә ярамый. Бары хокук бозу юлына чакыру гына канун бозу дип санала. Башка очракта бу экстремизм була алмый.

Экспертизада Казанны яулап алуга тискәре бәя бирү юлы белән нәфрәт уяталар дигән нәтиҗәгә киләләр. Тарихчылар әйткәнчә, урыс гаскәре урыслардан гына тормаган, анда башка халыклар да, касыйм татарлары да булган. Чыгышларда да урыс халкына мөнәсәбәт түгел, ә дәүләт сәясәтенең татарны саклауда чикләүләр кертүенә кагыла. Митингларда урысларга түгел, нәкъ менә дәүләтнең милли сәясәттә дөрес юл алмавына каршы чыгалар.

Шул ук мәсьәлә Татарстанны мөстәкыйльлек алуга чакыруда да чагыла. Алар әлеге идеяны "уяту" дип атый. Нәрсә соң ул "фикер уяту"? Бернинди гамәлне дә "уятып" кына кылып булмый. Шулай да экспертизада кемнең дә булса ТИҮ исеменнән Татарстанны Русиядән чыгуга ирешергә кирәк дигән чакыруы күрсәтелмәгән. Төгәл фактлар юк. Сүз федератив төзелеш кысаларында Татарстанның дәүләтчелеге турында бара. Гомумән, Татарстанның бәйсез булуы яхшырак, дигән фикер дә экстремизм буларак санала алмый. Моның өчен хокук бозып гамәл кылуга чакыру булырга тиеш. Бу эш өчен мәхкәмә актлары, экстремистик гамәлләр кылуда административ яки җинаять карарлары булырга тиеш. Ләкин боларның берсе дә юк", ди ул.

Златкин сүзләренчә, узган ел митингта чыгыш ясаган Абдулла Җәләлов эшен "уйлап тапканнар". Әмма ул ТИҮ кушуы белән чыгыш ясамаган, үз тәкъдимнәрен ТИҮ президиумына гына юллаган, ди ул.

Моннан тыш, ТИҮ юристы экспертиза нәтиҗәләрендә чыгыш ясаучыларның нотыкларына ясалган тәрҗемәнең тәңгәллеге исәпкә алынмаган.

Әгәр хөкемдар федераль экспертизаны таныса, "бу мәхкәмәнең канунсыз юл белән эш итүен аңлатачак".

"Мәхкәмәнең ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм ябу өчен кануни дәлилләре җитәрлек түгел. Шул ук вакытта бу сәяси эш. Аны буш урында кузгатырга булгач, мөгаен, сәяси заказ булгандыр. Һәм тагын бер мәсьәлә – мәхкәмә эшенең вакыты сузылды: ул ел ярым дәвам итә. Шуңа күрә алар ике як арасында калды. Мәхкәмә бу эшне озакка сузмаска тырышачак дигән шик бар, шул ук вакытта моны эшләр өчен кыен булачак", дип сөйләде Златкин Азатлыкка.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмә утырышы нәтиҗәләрен Төркиядән генә белә алачак.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Җитди әзерләндек. Безнең тарафтан экспертизага рецензия булачак. Аларның дәлилләре юк", ди ул.

"Мин ТИҮ рәисе булуым белән горурланам. Безне бетерер өчен Русия миллион сум акча кызганмаган. Ә бу акча миңа бик кирәк булыр иде. Алар мине тагын 75 мең сумга штрафка тартканнар", дип өстәде ул экспертиза хакында сөйләп.

Зәкиев сүзләренчә, 10 июньдә мәхкәмә ТИҮгә карата "соңгы карар"ны кабул итәргә мөмкин. Бу очракта алар шикаять итәчәк. Ләкин барысы да куәт структураларының "нәрсә уйлап чыгаруыннан тора" ди ул.

Шул ук вакытта ул активистларның эзәрлекләнә башлавы бар дип саный.

"ТИҮнең офисы юк. Без Сәид Галиев урамындагы качаклар фондында җыела идек. 11 июньдә үк анда килеп җитүләре бар. Хәзер алар өчен дошман табарга һәм утыртырга кирәк", ди ул.

"Башка активистларга куркыныч янамый, чөнки безнең президиум эшне туктату турында карар кабул итте", дип тә өстәде Зәкиев.

Алга таба ТИҮ, гомумән, активистларның ничек эшләячәген әйтә алмады Зәкиев. "Бүген Русиядә иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барып булмый", дип кенә белдерде ул Азатлыкка.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG