Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар иҗтимагый үзәген бетерү Татарстанны бетерүгә китерә ала"


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

13 февраль Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) гадәттән тыш корылтае узды. Аны прокуратураның ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүе сәбәпле җыйдылар. Чарадан безнең репортаж.

Таратылган мандатлар саныннан күренгәнчә, корылтайда 150ләп кеше катнашкан. Нәтиҗә буларак, Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать әзерләнде. Корылтай эшчәнлеге онлайн форматта 24 февраль - мәхкәмә көненә кадәр дәвам итәчәк, булган чыгышлардан иң яхшы тәкъдимнәр резолюциягә кертелеп, ул эшләнеп бетәчәк.

Чираттан тыш корылтайга Татарстан шәһәрләреннән генә түгел, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия републикаларыннан, Ульян, Киров өлкәсеннән, Мәскәүдән, Алтайдан һәм хәтта Украинадан да килүчеләр бар иде. Моннан тыш чарадан онлайн трансляция үткәрелде һәм башка төбәкләрдән дә онлайн катнашучылар булды.

Чара Татарстан гимны һәм татар дәүләтчелеген яклап шәһит киткән бабаларны искә алып дога кылудан башланды. Шул арада, тавыш бирү нигезендә, корылтайның мандат комиссиясе сайланды, чыгышларның регламенты билгеләнде.

Татар иҗтимагый үзәге гадәттән тыш корылтай уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:51 0:00

Иң беренче чыгышны ясаган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, 32 ел буе татар милләте мәнфәгатен яклап көрәшкән оешманы бетерергә теләүләре турында әйтеп, соңгы 4 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

ТИҮ ел саен 21 февраль – Туган тел көне, 21 март – Референдум көне, 15 апрель – Тукайны искә алу көне, 26 апрель – Тукайның туган көне, 18 май – Депортация көне, 30 август – Дәүләт суверенитеты турында декларация көне, 15 октябрь – Хәтер көне, 6 ноябрь – Конституция көнен үткәргән. Мәскәү белән Татарстан арасындагы шартнамәне озайту өчен көрәш алып барган, экология мәсьәләләре белән дә шөгыльләнгән, "Яблоко" фиркасе белән хезмәттәшлек итә башлаган һәм уртак конференция үткәргән, кайбер проблемнарны халыкара мәйданга чыгаруда катнашкан.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

— Көрәш формаларын беләсез инде: президентларга, парламентларга хатлар язу, пикетлар, митинглар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү. 2018 елда Кытайда уйгырлар өчен концлагерьлар төзүгә каршы мөрәҗәгать белән БМОга мөрәҗәгать иттек, Казандагы уйгырлар белән берничә пикет үткәрдек. Ул бөтен дөньяга ишетелде, хәтта Германиядәге уйгырлар оешмасыннан безгә рәхмәт хаты килде. Коронавируска карамастан, узган ел эш күп булды: Татарстан президенты ике дәүләт телен дә белергә тиеш дип, Татарстан сайлау комиссиясеннән үз Конституциябездә язылганны үтәүләрен таләп иттек. Комиссия бу таләпне үтәмәгәч, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек. Президентлыкка 5 намзәт булды, әмма шуларның берсе генә татар телен белә иде. Русия Дәүләт шурасы республикаларда Конституция мәхкәмәсен юк итү турында карар чыгаргач, моңа да каршы чыктык, чөнки моны Дәүләт шурасы түгел, ә республика парламентлары хәл итәргә тиеш. 2019 елда ике кешебез – Дәүләт шурасына, ә 2020 елда тагын ике кеше Казан шәһәре думасына сайлауда катнашты. Гомумән, Татарстан парламентында милләтчеләр фракциясе булырга тиеш, дәүләтчелекне шулай гына яклап була. 15 гыйнварда безнең прокуратура Татарстан җитәкчесе президент атамасын йөртергә тиеш түгел дигән хат чыгарып маташты. Президент атамасын яклап, Мәскәүгә хат язучы оешма без булдык. Безнең парламент бу хатка берничек тә җавап бирмәде, югыйсә президентны саклау – аларның бурычы иде, дип сөйләде Фәрит Зәкиев. Болардан тыш ул 2020 елда Хәтер көнен уздыруда нинди каршылыклар булуын да искә алды.

Биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәләлов, арада күзәтеп утыручыларга урыс телендә сөйләү кирәк булуын әйтеп, "гафу итәрсез, аларга туган телебездә аңлата алмадык, урысча сөйләп карыйм", дип, русча чыгыш ясады. Ул Русиядә кабул ителүче һәм аның территориясендә яшәүче халыкларының язмышына кагылган яңа кануннарның Конституциягә каршы килүен ассызыклады.

— Бу кануннар патша Русиясендәге мәгариф министры Толстой язып калдырган кагыйдәгә охшаган: "Безнең ватан кысаларында яшәгән барлык башка халыкларны укытуның төп нәтиҗәсе аларның урыслашуы һәм урыслар белән кушылуы булырга тиеш", дигән ул. Укытудан милли-мәдәни компонентны алып аттылар, урысча гына булган бердәм дәүләт имтиханын керттеләр, мәктәпләрдә татар телен бетерделәр дияргә дә була. Урыс булмаган халыкларның милли үзаңын җимерү һәм ясалма рәвештә туган телдән ваз кичерү эшләнде. Мондый мәгариф белән хәзерге татар язучылары һәм шагыйрьләре – соңгы могиканнар, шуны аңлагыз. Ул телеңдә иҗат итү өчен шул телдә белем алырга кирәк, - диде Җәләлов.

Сүз уңаеннан, соңгы могиканнар бу корылтайда бөтенләй күренмәде. Гомумән, делегатлар арасында Татар конгрессыннан, Язучылар берлегеннән вәкилләр, җырчылар, театр артистлары, мәктәп мөдирләре яки укытучылар күренмәде. Дәүләт матбугат чаралары да бу вакыйганы күрми калырга булган.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

1990нчы елларда Югары шура депутаты булган Фәндәс Сафиуллин әлеге гадәттән тыш корылтайда тикшерүнең дә гадәттән тыш булуын, һәр сүзнең язылып баруын искәртте.

— Тәрҗемәләрнең сыйфатын беләсез, аның өчен аннары хөкем итәләр. Аннары минем чыгышым монда утыручы җәмәгатьчелеккә түгел, ә шушы оешманы һәм татар милләтен бетерергә теләүчеләргә юнәлтелгән, - дип, ул чыгышын урысча башкарды.

Безнең оешманы юк итәсегез килсә, безне шундый үзәк төзергә мәҗбүр иткән сәбәпләрне юкка чыгарыгыз

— Башка республикаларга: шул ук үзбәкләргә, таҗикларга һәм башкаларга союз республикасы статусы бүләк кебек бирелде. Аларга иҗтимагый үзәкләр оештырасы, митинглар уздырасы булмады. Безнең хәрәкәтне юк итәсегез килсә, безгә шундый үзәк төзергә мәҗбүр итүче сәбәпләрне юкка чыгарыгыз. Безнең телне, татар мәктәпләрен кире кайтарыгыз, Конституция төгәл үтәлсен, шул чакта үзәкнең кирәге булмас. Әнә бит, союз республикасы статусы алу һәм телләрне тигез хокуклы итү өчен, әрмән, молдаван, азәрбайҗаннарга иҗтимагый үзәкләр төзеп торасы булмады. Алардагы кебек шартларны тудырыгыз, ул чакта Татар иҗтимагый үзәге кирәк булмас, - диде Фәндәс Сафиуллин. Халыкның хәлен ул көчләнгән хатын-кыз белән чагыштырды. Никтер, көчләүчене хөкем итмиләр, ә көчләгән чакта кычкырган хатын-кызны хөкем итәләр, дип аңлатты ул.

— Мөгаен, президентка илдәге чын вазгыять турындагы мәгълүмат барып җитмидер, чөнки барып җиткән кеше мондый эшләр эшли алмый. Тел һәм дин белән халыкны аеру бик зур фаҗигаләргә китерәчәк, бу иң куркыныч бүленеш. Илгә халык ярдәме кирәк булганда, бу очракта халыклар берләшмәячәк. Без үз телебез өчен көрәшеп, Русиядәге барлык халыкларның тигез хокуклы булуы өчен дә көрәшәбез, ягъни без Русиянең бөтенлеге өчен дә көрәшәбез. Ә сез бу карарларыгыз белән нәрсәгә ирешерсез һәм безне нәрсәгә әзерлисездер, менә анысын киләчәктә күрербез, - диде Сафиуллин, ТИҮне бетерергә теләүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

"СолНЦе" мәктәбе директоры Павел Шмаков 2017 елда прокурорларның мәктәпкә бәреп кереп, балалардан канунсыз сорау алу оештыруын искә төшерде.

Кемнәрнеңдер нәрсәдер әйтүе өчен тулы оешманы юкка чыгарырга ярамый

— 2017 елның ноябрендә безгә ике ай эчендә татар теле укытучыларының 3/4 өлешен эштән куарга дигән фәрман бирелде. Мәктәпләргә прокурорларның килеп, дәресләрне өзеп, балалардан сорау алуы – иң куркынычы булды. Мин Лилия Габдуллина исемле прокурорны хәтерлим: ул погонлы киемнәре белән мәктәпкә килеп, ике ир белән бергә, 5нче сыйныф балаларыннан: "Сезгә татар теле нигә кирәк?" дип сорау алды. Ата-ана рөхсәтеннән башка һәм алар юкта башкарылды бу эш. Канунны үтәргә тиешле кешеләр күп очракта үзләре үк шул канунны боза. Мин бер генә мисал китерәм, кичә үземнең мәктәп сәхифәсенә бер ролик урнаштырдым: шунда прокурор тукталыш тыела дигән урынга машинасын куйган һәм "миңа ярый" дип басып тора. Бүген Татар иҗтимагый үзәге татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучы иң өлкән оешма. Кемнәрнеңдер нәрсәдер әйтүе өчен тулы оешманы юкка чыгарырга ярамый, - дип сөйләде Шмаков.

Чаллыдан язучы Фәүзия Бәйрәмова, милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин, Мәскәүдән Гаяр Искәндәр, Төркиядән Абдуллаһ Түрән, Роза Корбан һәм башкалар онлайн чыгыш ясадылар.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова һәр чыгышы өчен мәхкәмәгә йөрүе сәбәпле чыгышын язып әзерләнүе турында белдерде. Ул 1990нчы елларда Татар иҗтимагый үзәгенең Татарстанга ничек суверенитет яулавын, ачлык мәйданнарын искә алды һәм бер ялгышын таныды.

Татар иҗтимагый үзәген бетерү Татарстанны бетерү белән тәмамланырга мөмкин, чөнки артында халык торганда гына хакимият көчле

— 1990нчы елларда хакимиятне милли рухлы җитәкчеләргә биреп була иде һәм кирәк тә иде. Барыбыз да күрде: Казанда бер милли университет ачтыра алмаган Татарстан президенты нәселләре Форбс миллиардерлары булды, шуңа вакытында чара күрә алмадык. Алар 90нчы елларда Иҗтимагый үзәкне үз түбәләре итеп файдаланды, артларына су керә башлауга, Татарстанга куркыныч яный дип кычкырттырды, ә үзләре арттан гына мал туплады, Мәскәү белән мал бүлеште. Соңгы чиктә Татарстан түрәләре Мәскәүгә бөтен милли хокукларыбызны биреп бетерде. ТИҮ беркайчан да Татарстанга каршы эшләмәде, ул бары тик демократия, кеше хокуклары, милләт өчен көрәште. Аң булыгыз: бүген Татар иҗтимагый үзәген бетерү Татарстанны бетерү белән тәмамланырга мөмкин, чөнки артында халык торганда гына хакимият көчле, - дип кисәтте Бәйрәмова.

Татар иҗтимагый үзәгенең киләчәген ул халыкара дәрәҗәдә эшли торган хокук яклау оешмасы буларак күрүен әйтте.

— Бүген бер генә халыкның да үз хокукларын яклый торган халыкара оешмасы юк, ә бездә ул ТИҮдән үсеп чыга ала. Бу оешманы әйдәп баручылар яшьләр булырга тиеш. Шул яшьләрдән мин Руслан Айсинны, Илнар Гарифуллинны күрәм. Ә без аларга ярдәмче булырбыз. Милли мәсьәләләрдән тыш татар халкының социаль, икътисади проблемнары да бар бит. Русиядә үзгәрешләр булачак, чөнки тормыш болай дәвам итә алмый. Яшьләр болай яшәргә теләми. Без татар милли хәрәкәте шушы сәяси үзгәрешләрдә катнашырга, үз таләбебезне куярга һәм, шуннан файдаланып, үзебезгә килүче хокукларны яулап алырга тиешбез. Моның өчен әле мәхкәмәләр аша да, утлар аша да үтәргә туры килүе бар, - диде Фәүзия Бәйрәмова.

Чаллыдан Зиннур Әһлиуллин хосусый бакча-мәктәпләр тирәсендә берләшергә кирәк дип саный.

— Безнең дәүләт белән эшләү юнәлеше дөрес түгел. Сталин заманы килеп җитте инде, мондый режимда безгә хосусый мәктәп, хосусый балалар бакчалары барлыкка китереп, шулар тирәсендә берләшергә кирәк. Дәүләткә өметләнеп утырырга кирәкми, ул бездән аерым. Татарстан җитәкчеләре милли хәрәкәт аркасында баеды, әмма Мәскәү аларның байлыкларын талап алачак, аларның кирәге юк хәзер, дип Зиннур Әһлиуллин сөйли генә башлаган иде, иң кызык җирендә интернет өзелде.

Фәния Чемборисова
Фәния Чемборисова

Читтән килүчеләр арасында Уфадан Фәния Чемборисова чыгыш ясап, Русия Конституциясе кысаларында эшләүче, федерализм принципларын яклаучы оешманы экстремистик дип игълан итәргә теләүләре үзе экстремистик гамәл булып тора, дип белдерде. Русиядә халык саны ягыннан икенче урында торган халыкның иң абруйлы оешмасын ябып, башка халыкларны да куркытмакчы булалар, дип уйлый Фәния ханым.

Алтайдан Мерген Тюркен да татарларга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән килүен, алтай халкын да шулай 3-4 ел элек экстремистлар дип игълан итүләрен сөйләде. Ул Татарстаннан ярдәм көтүләрен дә яшермәде. Әгәр Татар иҗтимагый үзәген саклап калып булса, шуның мисалында алар да Алтайда үз көрәшен башлаячагын әйтте.

Вәсилә Хәкимова
Вәсилә Хәкимова

Удмуртиядән килгән Вәсилә Хәкимова Иҗау мәчетендә татар теле укыта, 1989 елдан бирле ТИҮ әгъзасы булып тора икән. Ул Альберт Разин белән булган вакыйганы искә төшереп, шул чакта Татарстанның ТИҮ вәкилләре Удмуртиягә килүен, алар белән бергә Разинның кырыгын, еллыгын үткәрүләрен сөйләде.

Сезгә тәкъдимем бар: татар яшьләрен күбрәк тартыгыз һәм эшкә өйрәтегез

— Бүген мин мәчеттә татар теле курсларында укытам. Шулай итеп үз белемемне, максатларымны, хыялларымны халыкка ирештерәм икән, мин дә шуның өчен экстремист буламмы? Мин дә шушы үзәк әгъзасы бит. Юк, без экстремист түгел, без милләтебез өчен янып яши, эшли торган кешеләр. Без Удмуртиядә яшьләр белән дә эш алып барырга тырышабыз. Анда "Иман" татар яшьләре берлеге, Милли автономия һәм безнең оешма бар. Без үзебез белән татар яшьләрен дә ияртеп һәм өйрәтеп эшләргә тырышабыз. Сезгә дә тәкъдимем бар: татар яшьләрен күбрәк тартыгыз һәм эшкә өйрәтегез, - диде Вәсилә ханым.

Конкрет тәкъдимнәр белән чыгышлар күп булмаса да яңгырады.

Фәрзәнә Кулиева
Фәрзәнә Кулиева

Мәсәлән, милли активист Фәрзәнә Кулиева милли көллият төзергә тәкъдим итте.

Безгә милли университет турында уйларга иртәрәк әле, эшне милли көллияттән башларга кирәк

— Безнең тел үлеп бара, ә беркем дә монда шул хакта тәкъдим ясамый. Һаман үткәнне сөйлисез. Бик гарьләндем, бабайлар монда чыгып русча чыгыш ясады. Яшьләр уйлый инде: бабайлар русча сөйләшкәч, без нигә татарча сөйләшик, диләр. Миңа калса, безгә милли университет турында уйларга иртәрәк әле, эшне милли көллияттән башларга, аны иганәчеләр акчасына оештырырга кирәк. Ул көллияттә бакча балаларына тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары тәрбияләнер. Көллиятне теркәү бик җиңел: Юстиция министрлыгына уставың һәм юридик адресың белән барасың да теркисең. Теркәгәч, хисап ачабыз да, бөтен дөньяга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез, - диде Фәрзәнә Кулиева.

Гөлфәния Җәләлова бердәм дәүләт имтиханы өчен мәгариф системындагы җаваплы кешеләрне мәхкәмәгә шикаять итү мөмкинлеген белдерде.

— Яшьләребезгә укырга мөмкинлек булмасын өчен, бердәм дәүләт имтиханы системын керттеләр. Шуның өчен мин мәгариф системын мәхкәмәгә тартыр идем. Ул урысларның үзенә дә файдалы систем түгел, ә башка милләтләр өчен ул экстремизм белән бер. Бу милләтләрне ассимиляцияли, белемсез, телсез калдыра, ә икенчедән, бу экстремизм гына да түгел, ә террорчылык. Милләтләрне юк итү өчен уйлап чыгарылган ысул. Шуңа бу системны хөкемгә тартырга кирәк, аны гамәлдән чыгарсыннар, - диде Җәләлова.

Катнашучылар арасында Татарстан тимер юллары системын төзүне, прокурорларның үзләрен мәхкәмәгә шикаять итүне, ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиевне алыштыруны тәкъдим итүчеләр дә булды. Бер делегат сәхнәгә менеп, башкаларны юбилей корылтае белән кайнар котлады, аңа юбилей түгел, гадәттән тыш җыен булуын әйтеп төзәттеләр.

Иҗтимагый үзәккә теләктәшлек йөзеннән вәкилләр төрле төбәкләрдән җыелса да, корылтайда оештыру җитеп бетмәве сизелде. Залдагы 150ләп кешегә карап, хәзерге Татар иҗтимагый үзәген 1990нчы елларда мәйданнар тоткан оешма итеп күзалдына да китереп булмый. Җыен төшке ашка бүленгәч, милли хәрәкәтнең ветераны Галишан Нуриәхмәткә: "Ни өчен иҗтимагый үзәк бүген шундый хәлдә?" дигән сорауны бирдек.

Махсус оешмалар ТИҮне бетерү өчен бик күп көч куйдылар

— Махсус оешмалар ТИҮне бетерү өчен бик күп көч куйдылар. Стратегик эзләнүләр институты хезмәткәре булган Рәис Сөләйманов 2012-2014 елларда бер мәкалә язып чыкты: "ТИҮне бетерү өчен, аны башта бинасыз калдырырга, бинадан чыгаргач, аларның җыелышларын үткәртмәскә, штрафлар-судлар белән аларны юк итеп барырга, иң актив катнашучылары Зәки Зәйнуллин белән Галишан Нуриәхмәтне пенсиясез калдырырга, дигән эчтәлекле язма иде ул. Шушы сәясәт бертуктаусыз алып барыла. Уйлап карагыз: 2014 елда өч төрле урында корылтай үткәрергә сөйләшеп тә, көне җиткәч кенә, арендалаган залларның хуҗалары шалтыратып, чараны үткәртмәүләре турында хәбәр иттеләр. Шул чакта без урамда гына җыелышып сөйләшкән өчен митингка санап 9-10 кешене штрафка тарттылар. Конференцияләрне уздыру өчен каршылыклар туып тора, берничә көн алдан сөйләшеп куйган кунакханәләр көнендә генә безгә каршы килә, без яңа урыннар эзләп чабабыз. 2019 елдагы Хәтер көне өчен бер ел узгач, 8 кешене җавапка тарттылар. Иртәнге 7 тулганчы ук өемә бәреп керүләр булды. ФСБ кушуы белән сезгә протокол төзибез, дип судка алып киттеләр. 2020 елны үткәрелгән Хәтер көне өчен тагын штрафлар... Мәскәүнең стратегия институтлары, оешмалары бик күп, ә безнең Татар иҗтимагый үзәгенең берние дә юк. Татарның хәзер барлык институтларын ябып куйдылар, хәерче хәлендә калган шушы ТИҮне бөтенләй бетерергә җыеналар менә, - диде Галишан әфәнде.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Әле ике көн элек кенә сәяси ачлыгын тәмамлаган Фәрит Зәкиев белән бу вакыйганың нәтиҗәләре, Иҗтимагый үзәкнең киләчәге, эш алымнары хакында сөйләштек.

— Фәрит әфәнде, бөтен дөньяның игътибары Навальный мәсьәләсенә юнәлгән көннәрдә сез прокуратураның ТИҮне экстремистлыкта гаепләп ябарга теләвенә каршы ачлык игълан иттегез. Сез моның белән нәрсәгә ирештегез? Тугыз көн ач торуның иң зур нәтиҗәсе нинди булды?

— Безнең проблем турында күбрәк кеше белде, без бу хакта Европа парламенты депутатларына хат җибәрдек, Берләшкән милләтләр оешмасына да яздык. Аларга хатны шәхсән үзем яздым, Азатлык редакциясенә дә юлладым. Мемориал хокук саклау оешмасына да хәбәр ителде. Төркиядә матбугатта, интернетта бу мәсьәлә бик нык күтәрелде. Шул ук Төркиядә бер фирка депутатлары безнең Дәүләт шурасына мөрәҗәгать әзерли. Уңай тәэсире шул җәмәгатьчелекнең күрүе, мәсьәләгә игътибар юнәлтүе булды.

— Иҗтимагый үзәккә яшьәрне җәлеп итү өчен нинди эшләр башкарасыз?

— Алар белән эшләү бара. Менә Наил Нәбиуллин китте бит, ул җыеп алып килер иде. Яшьләр белән эшләргә тырышабыз инде.

— Яшьләр белән конкрет ничек итеп эшлисез? Чараларыгызга ничә яшь кеше йөри?

— Без чараларга чакырабыз. Катнашсыннар, сорауларын бирсеннәр... 3-4 кеше йөри дип әйтә алам.

— Татар иҗтимагый үзәгенең киләчәге өчен бу сан җитәрлек дип саныйсызмы?

— Булган яшьләргә таянып, яшьләр күбәйсен өчен эшләячәкбез.

— Ничек уйлыйсыз, үзәктә яшьләр санын ничек күбәйтеп була?

— Ниндидер җыен үткәрергә кирәк яшьләр өчен. Кызыксына торган яшьләр күп, әмма алар килүне уңайлы дип тапмый. Шуңа күрә онлайнмы, реальмы очрашу-сөйләшүләр оештырырга кирәк.

— Нигә оештырмыйсыз алайса?

— Оештырырбыз дип уйлыйм. Әлегә эшләгән эш тә юк бит, соңгы елда гел көрәшү, мәхкәмәләр. Соңгы айларда миңа ике штраф салынды һәм 60 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителдем. Әле дә янгын сүндерүчеләр махсус рәвештә үзәккә килеп бәйләнә.

— Татар иҗтимагый үзәген мәхкәмә экстремизмда гаепләп чыкса, алга таба нишләргә уйлыйсыз?

— Тапсалар, сәяси мәсьәләләрдән күчәргә кирәк була инде. Конституция мәхкәмәсен яклап булмый, мәсәлән. Татар балалар бакчалары, университет ачуга таба йөз тотып эшләргә кирәк булыр дип уйлыйм.

— Ягъни сез яңа оешма буларак теркәләчәксезме?

— Карарбыз әле, бу турыда уйлаган юк, зур процессс алда.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

40 минутлык чәй тәнәфесеннән соң, чыгышлар дәвам итте. Юрист Алексей Златкин прокуратураның Югары мәхкәмәгә бирелгән шикаяте гомумән буш мәгънәле булуын аңлатып сөйләде.

— Без башта оешманың уставын үзгәртикме әллә дип уйлаган идек, ФСБ заказы буенча ясалган Мәскәү экспертизасын яхшылап өйрәнгәч, аны үзгәртеп торуның да кирәк түгеллеген аңладык. Бик теләгән очракта, уставка "ТИҮ Русиянең бөтенлегенә зыян салуны максат итеп куймый, илнең федератив төзелеше кысаларында гына эш итә", дигәнне өстәп куярга буладыр, - дип белдерде Златкин.

Корылтай програмында да Уставны үзгәртү турында өлеш бар иде, шушы чыгыштан соң аңа кабат әйләнеп кайтмадылар.

Төркиядән онлайн чыгыш ясаган ТИҮ активисты Роза Корбан татарларның үз җирлекләрендә сәясәт белән бәйле оешмаларга катнашмавын әйтте.

— Төркиядә дә татарлар белән бәйле оешмалар бар, әмма анда йөрүчеләрнең күбесе, сәясәткә катнашмыйбыз дип, бу чарада катнашмады. Без бүген сезне Төркиядән өч кеше карыйбыз. Мин үзем Фәрит абыйның ачлык тотуын Төркия матбугатына тараттым, Иҗтимагый үзәкне яклауны сорап парламентка да яздым, җәзага тартылган мөселманнарны яклап та яздык, - дип сөйләде Роза ханым.

Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

Ахыргы чыгышларның берсендә Равил Мөхәммәтҗанов корылтайның онлайн форматта 24 февральгә кадәр дәвам итәчәге турында әйтте.

Без региональ ТИҮ гына түгел, бөтен дөнья татарларының халыкара оешмасы булырга тиеш

— Бу мәсьәлә белән без генә түгел, бөтен татар халкы шөгыльләнсә иде. Бу оешма бит һәркемнең мәнфәгатен яклый. Әгәр без татарлар бар дибез икән, җыелыйк, эшли башлыйк. Әгәр татарлар юк икән, булган кадәрен саныйк та – шулар белән эшлик. Әгәр алар үзләрен татар дип санамый икән, нигә соң без аларны татар дип йөрибез. Менә Конгресстан да беркем килмәде, без моны ничек аңларга тиеш? Прокуратура гаризасында бернинди экстремизм юк, аны юристлар эшли, шуңа без ябылырга җыенмыйбыз. Без региональ ТИҮ гына түгел, бөтен дөнья татарларының халыкара оешмасы булырга тиеш. Аны БМОда теркәргә тиешбез. Үләргә түгел, яши башларга кирәк безгә, - диде Равил Мөхәммәтҗанов.

Чараның азагында резолюция укылды. Ул Югары мәхкәмгә корылтай әгъзаларыннан мөрәҗәгать рәвешендә язылган иде. Резолюцияне 14 февраль көнне тулыландырып, чыгышларда яңгыраган тәкъдимнәрне дә кертеп бетерәчәкләрен әйттеләр.

  • 15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.
  • 22 гыйнвар оешманың Сәетгалиев урамындагы офисына мәхкәмә приставлары килеп, ТИҮнең компьютер техникасын тартып алды.
  • 24 гыйнвар ТИҮ килеп туган вазгыять турында фикер алышу өчен конференция җыйды.
  • Татарстан прокуратурасының Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик дип тануны сорап язган шикаятен Татарстан Югары мәхкәмәсе 24 февральдә караячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG