Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Демократия, кеше хокуклары өчен көрәшкәнгә ябалар". ТИҮ корылтай җыя


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Прокуратура Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Иҗтимагый үзәк вәкилләре алга таба ничек хәрәкәт итәргә, дигән сорау белән конференциягә җыелды. Чарадан безнең репортаж.

Конференцияне оештыру маҗараларсыз гына узмады, билгеле. Моңарчы конференцияләр залын бирергә ризалашкан "Татарстан" кунакханәсе, чара башланырга берничә сәгать кала, бу фикереннән баш тартты. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев әйтүенчә, алар моны кунакханәдә барган ремонт эшләре белән аңлаткан.

Тиз арада "Биләр" кунакханәсенең конференция залы арендаланып, катнашучылар "Татарстан"нан шунда таба китте. Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабугадан җыелган иде. 50 кешелек кечкенә зал шыплап тулды, соңрак килүчеләр залның артына яки ишек төбенә басып тыңларга мәҗбүр булды.

"ТИҮне демократия, кеше хокуклары өчен көрәшкәнгә ябалар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Чараны Фәрит Зәкиев ачып җибәрде. Ул татар милли хәрәкәтен канунсыз рәвештә бетерергә теләүләрен, прокуратураның илдәге гомум кануннарга таянмыйча, ниндидер үзе уйлап чыгарган кагыйдәләр буенча яшәвен билгеләп үтте.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

— Җәмәгать, 32 еллык данлы тарихы булган, Татарстан дәүләтчелеге һәм яңа Татарстан республикасын барлыкка китерүгә хәлиткеч өлеш керткән оешманы япмакчы булалар. Беренчедән, бу бөтен татар халкы өчен оят һәм хурлык! Икенчедән, мин моны татар халкын мыскыл итү һәм санга сукмау дип бәялим. Моны эшләүче кешеләр татарның милли хәрәкәте, үзаңы юк, аларга дәүләт һәм тел кирәк түгел дип уйлыйлар. Татарларга сарык көтүе итеп карыйлар. Әмма бу алай түгел!

Мин моны татар халкын мыскыл итү һәм санга сукмау дип бәялим

Сез бит беләсез: безнең бөек тарихыбыз, борынгы әдәбиятыбыз, мәдәниятебез һәм дәүләтчелек төзергә хокукыбыз да бар. Безнең дәүләтчелекне төзү һәм ныгыту үзе үк Русия Конституциясенә язып куелган. Әлбәттә, безнең прокуратура Конституция буенча эшләми инде, алар үзләренең ниндидер параллель дөньяларында яши, анда нигәдер Русия Конституциясе дә юк, Татарстан Конституциясе дә юк. Булса, ачып карарлар иде. Анда преамбулада ук һәр халыкның үзбилгеләнү хокукы турында язып куелган. Безнең оешма Татарстан һәм Русия Конституциясе кысаларында эшли һәм аны ничек ябарга, экстремист дип атарга буладыр, берничек тә аңлашылмый. Алга таба безгә нишләргә? Ничек хәрәкәт итәргә? Фикерләрегезне әйтсәгез иде, - диде Фәрит Зәкиев.

Ул алга таба прокуратураның гаризасын кулына алып, Татар иҗтимагый үзәген нинди нигездә экстремистик оешма дип атарга җыенуларын санап күрсәтте. Кыскача әйткәндә, 2017 елда ТИҮ тарафыннан интернетта таратылган текст, 2019 елда Тинчурин паркында узган Хәтер көне, митинглардагы плакатларда язылган "мәктәпләрдә татар телен укыту", "дәүләтчелек өчен көрәш" хакындагы таләпләр прокуратурага ошамаган.

Раиф Галиев
Раиф Галиев

Икенче булып чыгыш ясаган милли хәрәкәт аксакалы, 1990 елда Татарстан Конституциясен кабул итүдә катнашкан, беренче корылтайда депутат булган Раиф Галиев шушы өч дистә ел буена милли мәнфәгатьләр өчен көрәшкән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Иманы булса, халкыбыз бердәм булыр иде, акчага табынып ятмас иде, иман юк

— Кыз да булып, буаз да булып булмый, динебездән аерылып без татар булып кала алмыйбыз. Нинди авыр заманнарда, көчләп чукындырганда да динебез исламга ябышып татар булып калдык. Бүген бар кеше акчага табына, хәтта урам җыештыручылар да шул хезмәт хакына табынып, бу җыенга килергә курка. Аллаһыдан гына куркырга кирәк. Иманы булса, халкыбыз бердәм булыр иде, акчага табынып ятмас иде, иман юк... Кануннарны сакларга тиешле оешмалар бүген шул кануннарны боза. Русиядә урыс халкы беренче сортлы булгач, без татар, мари, чуаш һәм башкалар икенче, өченче, дүртенче сортлылар булып чыгабызмыни? Бу фашистик ил була түгелме соң? - диде Раиф Галиев.

— Оешманы ничек саклап калыйк, шул хакта сөйлә! - диде Фәрит Зәкиев.

— Оешманы Алла сакласа гына саклап була! - дип кычкырдылар арттан.

Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов

Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов үз чыгышында корылтай уздырырга тәкъдим итте.

— Фәрит Зәкиевны без Татар иҗтимагый үзәгендә корылтай белән саклап калдык, хәзер үзәкнең үзен дә корылтай белән саклыйк. Ул мәхкәмәгә кадәр булырга тиеш. Корылтайда иҗтимагый үзәкнең эшчәнлегенә бәя бирелер, бәлки, оешманы саклап калу буенча ниндидер уртак фикергә килербез. Тагын бер тәкъдим: биш-алты гына җөмлә яза белсәгез дә, бөтен оешмаларга ТИҮне яклауны сорап хатлар языгыз, - диде Ибраһимов.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

Татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, Чаллы активисты Зиннур Әһлиуллин фикеренчә, прокуратураның бу бәйләнүе ике максат белән эшләнергә мөмкин: беренчесе – Татар иҗтимагый үзәген хәзерге офисыннан – подвалдан куып чыгару; икенчесе – Хәтер көнен булдырмау. Ул милли хәрәкәтне ничек тә саклап калу, әмма оешманың эш формасын үзгәртү кирәклеге турында сөйләде.

Хәзер интернет зур мөмкинлекләр ачты, безгә милли рухлы блогерлар кирәк

— Милли хәрәкәт бар икән – татар да бар, юк икән, инде милләтебез дә бетте дигән сүз. Милли хәрәкәтне саклап калырга, әмма эш формасын үзгәртергә кирәк. Без 500 ел буе шушы бер үк империядә яшибез. Ул шул ук империя, аның формасы гына үзгәрә. Шуның кебек милли хәрәкәткә дә яңача эш итәргә кирәк. Менә хәзер пикетларга сирәк чыгабыз. Ни өчен? Чөнки 10-20 мең сум штрафларга акча җыйнап туйдык, арыдык. Хәзер без китаплар, брошюралар таратабыз. Яшьләрне җәлеп итәбез, һәр кеше белән аерым эшлибез. Кайсыгыз бүген оныкларыгыз белән эшли? Сез һәркайсыгыз ким дигәндә ике кешене тәрбияләргә тиеш! Хәзер интернет та бик зур мөмкинлекләр ачты. Безгә милли рухлы блогерлар кирәк. Кырымда, мәсәлән, шундый блогер Җәмилев бар. Байлар белән уртак эш башлап, мәктәпләр ачарга кирәк. Тарих, тел һәм культура – безне милләт иткән нәрсәләр. Ислам – ул интернациональ әйбер. Ул күп милләтләргә хас дин. Исламга гына калсак, без милләт буларак югалабыз, - диде Зиннур Әһлиуллин.

Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Аны бүлдереп диярлек Рәис Хәбиров сөйли башлады:

— Без хәзер сәясәт белән эшләмибез, мәдәният белән эшли башлыйбыз. Мәсәлән, безнең "Мирас" клубы бар. ТИҮне япсалар, башка тәшкилат төзеп була, - дип әйтүгә, башкалар шау-шу килеп аны туктаттылар. "Бетмәгән бит әле үзәк, бетермәделәр бит әле", диештеләр.

Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җитәкчесе Рифат Бәдретдинов бу "экстремизм эпидемиясе"нең Чаллыда да дүрт ел элек булуын, аның Казанга хәзер генә килеп җитүен искә төшерде. "Сез бетсәгез, без инде тәгаен бетәбез", дип, мәхкәмәләрдә көрәшергә кирәклеген ассызыклады.

Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

Активистларның берсе Равил Мөхәммәтҗанов полиция хезмәткәрләренең әле кичә генә бернинди актлар төзеп тормыйча иҗтимагый үзәк офисыннан компьютерны, Фәрит Зәкиевның ноутбугын алып чыгып китүләре турында сөйләде. Суд приставы, полиция хезмәткәре белән бергә аларның эшен видеога төшереп торучы куәт структурасы кешесе дә булган. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре полициягә барып әлеге хәлләр хакында гариза да язган, актсыз алынган әйберләрне кайтаруны таләп иткән, әмма бу бер нәтиҗә дә бирмәгән. Фәрит Зәкиев ноутбугын хәзер участок полициясе эзли икән.

Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

Конференциягә килүчеләр арасында төрле фирка вәкилләре дә бар иде. Мәсәлән, Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегенә теләктәшлек белдереп, "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Руслан Зиннәтуллин чыгыш ясады. Ул прокуратураны вазифаи яктан яраксыз, ә президент Рөстәм Миңнехановны Путин кулындагы марионетка дип атады. Халык бу сүзләрне алкышлап каршылады.

Шул ук мантыйк белән "Бердәм Русия"не дә ябып куярга була

— Прокуратураның Татар иҗтимагый үзәген радикаллыкта гаепләве аның вазифаи яктан яраксыз орган булуын күрсәтә. Беренчедән, әгәр кемдер митинг уздыру тәртипләрен бозган икән, аны физик зат бозган, ә оешма түгел. Югыйсә, шул ук мантыйк белән хәрәкәт итеп, алар "Бердәм Русия" фиркасен җинаятьчел төркем буларак ябып куярга тиешләр. Оешма уставы Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм моңарчы аңа бернинди дәгъва булмаган икән, бу шулай ук прокуратураның йә уйлап чыгаруы, йә бөтенләй вазифаи яктан яраксыз булуы хакында сөйли. Утыз елдан артык бернинди канун бозу күрмәгәннәр бит. Ни өчен алар бүген оешманы бетерү турында сүз алып бара?

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Беренчедән, Татарстан президенты күптән үз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртмый. Узган сайлауда никадәр хәрәмләшү белән дә ул халыкның яртысының да тавышын җыя алмады. Прокурор белән дә шул ук хәл. Аңа Русиядән урынбасар китереп куйдылар, үзен тиздән алып атачакларын аңлыйдыр. Шуңа Русия җитәкчелегенең һәр хәрәкәтен тотып алып, президент аппаратына ярарга тырыша. Шуңа Татарстанда Кремль сәясәте белән туры килмәгән һәр хәрәкәт экстремистик дип бәяләнә. Менә бүген әле халык берни эшләмәде, урам буйлап йөрергә чыгачагын гына әйтте, инде урамнар автозаклар белән тулы. Татар иҗтимагый үзәген дә үз сүзен әйтүе өчен экстремистик оешма дип атарга тырышалар, башкаларын да бетермәкче булалар. Безнең фирка әгъзасы Гөлназ Равилованы пикетны төшергән өчен хөкем иттеләр, бу илдә журналистик эшчәнлек тә тыюлы. Без мондый хакимиятнең гамәлләрен хупламыйбыз һәм сезгә теләктәшлек күрсәтәбез, - диде Руслан Зиннәтуллин.

Владимир Колодцев
Владимир Колодцев

"Сул фронт" фиркасе җитәкчесе Владимир Колодцев та иҗтимагый үзәккә теләктәшлек белдерүен һәм оешмаларның бер-берсен якларга тиешлеген әйтте.

— Путин хакимияте сезне экстремист дип тапса, татар теленең урамнардагы, мәктәпләрдәге, бакчалардагы хокукын бүген кем яклаячак? Сез экстремист дип атарлык ни эшләдегез? Берни дә! Сез бары тик республикадагы милли мәнфәгатьләрне генә яклыйсыз. Бер алман динчесе болай дигән: "Фашистлар коммунистлар артыннан килгәч, мин аларны яклап чыкмадым – чөнки мин коммунист түгел идем, фашистлар яһүдләр артыннан килгәч тә чыкмадым – чөнки мин яһүд түгел, ә алар минем арттан килгәч, инде чыгарлык кеше калмаган иде". Хакимияттә утыручылар газ, нефтьне үз кулларына алганчы, аларга Татар иҗтимагый үзәге кирәк булды, сезгә теләктәшлек күрсәтеп тордылар, ә хәзер баегач, Шәймиевнең ике малае да Форбс исемлегенә кергәч, сез экстремист булсагыз да ярый. Без барлык сәяси репрессияләргә дә каршы. Бернинди фирка-оешмаларны ябарга ярамый. Бездән ниндидер ярдәм кирәк булса, без һәрчак әзер. Безнең дошманыбыз бер – ул Путинның җинаятьчел бандасы, - диде Владимир Колодцев.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Милли хәрәкәт аксакалы Галишан Нуриәхмәт Татар иҗтимагый үзәген Карл Маркс урамы 41нче йорттан ничек куып чыгаруларын, бинаны сатабыз дигән булып, театральләштерелгән аукцион оештыруларын искә төшереп, бу мәхкәмәнең дә милли хәрәкәтне бетерүгә юнәлдерелгән һөҗүмнәрнең берсе булуын искәртте.

"Башкорт" оешмасы ябылганда, нишләп әле татарныкы калырга тиеш дигәннәр болар

— Мәхкәмәгә барабыз, әмма аңарчы юристлар белән сөйләшеп үтенеч әзерләргә тиешбез, чөнки безнең чыгышларга һәм плакатларга кемнәр экспертиза ясавын ачыкласыннар. Алар арасында татарча белүче юк, чөнки тәрҗемәләр дөрес эшләнмәгән. "Российская газета"ның 15 гыйнвар санын алып карагыз әле – анда 200дән артык фамилия. Экстремист дип табылучылар һәм ул исемлектән төшеп калучыларның исемнәре язылган. Шул исемлектә иң беренче "Башкорт" милли оешмасын экстремистик оешма дип танырга дип язылган. Нишләп әле "Башкорт" оешмасы экстремист дип ябылганда, татарда андый милли оешма калырга тиеш, дигәннәр дә, соңгы һөҗүмгә керешкән болар.

Оешмабызны юк итәргә тырышу күптән бара. "Сул фронт" фиркасе кешесе Удальцовны яклап бинага керткәннән соң, безне Карл Маркс урамындагы бинадан куып чыгардылар. Аннан соң мине хөкемдарлык эшем буенча пенсиясез калдырдылар, аннары корылтайны үткәртмәделәр. Бу эш шуларның дәвамы гына – милли хәрәкәткә соңгы селтәнү. Ә теге милли стратегия дигән сүзләр ул баш бутау гына. Хәзер бит хөкемдарларны да Путин үзе билгели, үзе үк алып та ата ала. Генераль прокурорны да ул билгели. Хәзер инде республикалардагы Конституция мәхкәмәләрен дә бетерү турында сүз чыкты, шушы эшләр янында милли стратегия турында сөйләшү – көлке генә, - диде Галишан Нуриәхмәт.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

Тарихчы Илнар Гарифуллин бүген җирдә кайдадыр татар мәктәбе, театры, мәдәни үзәкләре бар икән – боларның барысы да Татар иҗтимагый үзәге көрәшеп ирешкән кыйммәтләр булуын ассызыклады. Ул да корылтай уздыру мөһимлеген әйтте.

— Бу дәүләт Татар иҗтимагый үзәген ябуга кайчан барып җитәр микән дип уйлаганым бар иде, кызганыч, бу көнгә дә килеп җиттек. Аны ябарга тырышулары Русиядә барган сәясәт, демократияне басарга тырышу белән бәйле. ТИҮне һәм милли оешмаларны берләштерә торган бер әйбер: безнең барыбызга да ниндидер ярлык тагарга тырышалар. Менә монда – шовинистлар, тегендә – милләтчеләр, анда – расистлар утыра. Бүген безгә иң мөһиме – үзебезне җәмәгатьчелек алдында аклау. Күрәсез бит, безгә мөмкин кадәр күбрәк пычрак атарга тырышалар. Ничә еллар буе Фәүзия Бәйрәмова турында пычрак гайбәтләр тараттылар, без менә шуларга каршы торырга, аларның ярлыкларыннан арынырга тиеш.

Русия мәхкәмәсе безнең яклы булмаса, Европага чыгып үзебезне күрсәтербез

Матбугат аша халыкка аңлатырга, Татар иҗтимагый үзәгенең 30 ел буе нәрсә өчен көрәшүен күрсәтергә кирәк. Бар халык белсен: без булган Конституция кысаларында демократия өчен, кеше хокуклары өчен көрәштек һәм менә шуның өчен безне ябалар. Алга таба Русиядә үзгәрешләр булыр дип өметләнәбез. Шул чакта без урыныбызны саклап калырга тиешбез. Без дә башка оешмалар кебек үк демократия өчен көрәштек. Менә бүген күрдек: безне башка халыклар, башка оешмалар да яклый. Димәк, безнең эшебез дөрес булган һәм без алга таба да шулай эшләргә тиеш. Ә инде Русия мәхкәмәсе безнең яклы булмаса, Европага чыгып үзебезне күрсәтербез. Тик мәхкәмәгә кадәр корылтай уздырсак яхшы булыр иде, - диде Илнар Гарифуллин.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары ике төп нәтиҗә: 24 февральгә билгеләнгән мәхкәмәгә кадәр 13 февральдә корылтай уздырырга һәм ТИҮне саклап калу үтенече белән җитәкчеләргә язылган хатларга имзалар җыярга дигән фикер белән таралышты.

XS
SM
MD
LG