Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура ТИҮне экстремистик оешма дип танып ябуны сорый


Татарстан прокуратурасы бинасы
Татарстан прокуратурасы бинасы

Татарстан прокуратурасы республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Ул ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорый.

Татарстан прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик оешма дип танып, аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев сөйләде. Аңа прокуратураның шикаять гаризасын тапшырганнар. Гаризаның кушымталары 241 бит тәшкил итә. Анда ТИҮ турында материаллар тупланган. Оешма эшчәнлеген тыю-тыймауны мәхкәмә хәл итәчәк.

Зәкиев Азатлыкка белдеүенчә, Татарстан прокуратуасының Татар иҗтимагый үзәген ябарга теләвенең ике төп сәбәбе бар.

"Сәбәпнең берсе — узган ел прокуратура Хәтер көнен уздыртмаска тырышуына карамастан, ТИҮнең мәхкәмә аркылы Хәтер митингын уздыруы һәм икенчесе — ТИҮнең Татарстанны республика буларак саклап калу эшчәнлеге дип уйлыйм.

Декабрьдә без Русия республикаларында Конституция мәхкәмәләрен бетерүгә каршы Валентина Матвиенкога һәм Владимир Путинга хатлар җибәрдек. Шушындый ук хатларны якутлар, кабардалар, башка республикаларның иҗтимагый оешмалары да җибәрде. Күрәсең, прокуратуага мондый актив эшчәнлегебез ошамый", диде ул.

Зәкиев прокуратураның бу гамәленә җәмәгатьчелек каршы чыгарга тиеш дип саный.

"Безне бөтен татар дөньясы якларга тиеш. Мәхкәмә утырышына да ныклап әзерләнергә кирәк. Без Русия һәм Татарстан Конституцияләре нигезендә эшлибез. Безнең оешма берничек тә экстремистик оешма була алмый", диде ул.

Милли хәрәкәт соңгы дистә елда басым астында яшәде, 2020 елда ул бермә-бер көчәйде. Узган ел Хәтер көне чарасы алдыннан милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләү очраклары белән истә калачак. Активистлар Наил Нәбиуллин, Фәрит Зәкиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага прокуратура кисәтү ясады. Хәтер көне дә кыл өстендә иде, аның узу-узмавы да ахыргача билгеле булмады. 2019 елгы Хәтер көне өчен дә активистларга штрафлар салынды, мәҗбүри эш сәгатьләре билгеләнде.

ТИҮнең Казандагы Сәетгалиев урамындагы бүлмәсе өчен былтыр Фәрит Зәкиевка зур штрафлар салынды. "2018 елда прокуратура безгә каршы тагын һөҗүм башлады. Бу һөҗүм хәзер дәвам итә. Барлык штрафларның төп сәбәбе — Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлек алып баруы. Покуратура һәм башка оешмаларның басымының сәбәбе шул. Шуңа күрә безне җәзасыз калдырмаска булдылар дип уйлыйм. Без хәзер бу 150 мең сумлык штрафны түләмәсәк, бу бинадан качаклар фондын да, Татар иҗтимагый үзәген дә куып чыгарачаклар", дигән иде ул вакытта ТИҮ рәисе.

2017 елда ТИҮнең Чаллы бүлеге экстремистик оешма дип танылды һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыярга дигән карар чыгарылды.

XS
SM
MD
LG