Accessibility links

Фәрит Зәкиев Хәтер көне митингы өчен бер тәүлеккә полициядә ябылды


Фәрит Зәкиев полиция бүлегендә

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевне бүген Казанның "Вишневский" полиция үзәгендә бер тәүлеккә тоткарладылар. Аңа карата мәхкәмә утырышы 2 декабрьдә булачак.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевне 1 декабрьдә Бауман урамында Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап бер кешелек пикет уздырган вакытта полиция вәкилләре тоткарлап "Вишневский" полиция үзәгенә алып киткән.

Бу турыда "Азатлык"ка Зәкиевнең адвокаты Алексей Златкин хәбәр итте.

Златкин сүзләренчә, Зәкиевне Хәтер көне митингын уздырганда канун бозуда гаеплиләр.

"Аны хәзер Хәтер көне митингы өчен тоткарлау һәм ирегеннән мәхрүм итүнең бер мәгънәсен дә күрмим. Ул беркайчан да полициядән качып йөрмәде бит. Чакырганда полиция үзәгенә дә барды, мәхкәмәгә дә. Бүген бер ай элеккеге митинг өчен аны бер тәүлеккә тоткарлап куйдылар. Бу башка сыймый", дип белдерде ул.

Златкин, Зәкиевне шушы рәвештә тоткарлап, хакимият аңа карата басымны арттыра, дип саный.

"Аңа башта 10 мең сум штраф бирделәр, аннан 15 мең штраф салдылар. Хәзер менә бөтенләй ябып куйдылар. Зәкиевнең митингка чыгуын шушылай туктатырга телиләр", дип җиткерде адвокат Алексей Златкин.

Адвокат сүзләренчә, Фәрит Зәкиевкә карата мәхкәмә утырышы 2 декабрьдә узачак.

Прокуратураның Хәтер көне чарасын быел тыярга тырышуына карамастан, 18 октябрь Казанның Тинчурин паркында бу чара шулай да узды. Чарага 200гә якын кеше җыелды.

Фәрит Зәкиев әлеге чарадагы чыгышында Хәтер көнен үткәрү өчен ике мәхкәмә узарга мәҗбүр булуын искә алды һәм моның сәбәбен хакимияттәге кешеләрнең аңы белән узган гасырларда калу белән аңлатты. "Хәтер көненә каршылык күрсәтү бернинди мантыйкка сыймый, әлбәттә. Янәсе, ул ниндидер дошманлык тудыра. XXI гасырда яшәп, сәяси аңы XV гасырда калган кешеләр эшли безнең хакимияттә. Мәдәниятле XXI гасыр кешеләре булырга тырышыйк, җәмәгать. Тагын бер елдан Хәтер көнен рәсми рәвештә һәм дәүләт ярдәмендә үткәрербез дип ышанам", диде Фәрит Зәкиев.

2019 елгы Хәтер көнендәге чыгышлар өчен дә берничә активистка штрафлар салынды, мәҗбүри эш сәгатьләре бирелде.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG