Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтер көне өчен соңгы татар калганчы көрәшик"


Хәтер көне шигаре
Хәтер көне шигаре

Прокуратураның Хәтер көне чарасын быел тыярга тырышуына карамастан 18 октябрь Казанның Тинчурин паркында бу чара шулай да узды. Коронавирус белән бәйле вазгыять, коеп яуган яңгыр булса да, чарага 200гә якын кеше җыелды.

Хәтер көненә елдагыча тимер коймалар артына сумкаларны ачып карап, металл эзләгеч җайланмалар белән һәр ноктаңны тикшереп кенә керттеләр. Болардан тыш быел температураны да, битлек булу-булмавын да тикшерделәр. Койма буйлап тезелгән полиция хезмәткәрләреннән тыш, читтә генә гаскәриләр белән тулы машина да сагалап торды.

Казанда Хәтер көне митингы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00

Хәтер көнен дога белән Камал театры артисты Әзһәр Шакиров башлап җибәрде. Шуннан соң ук алып баручы, Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәүф Ибраһимов катнашучыларга кисәтү ясады.

— Без монда батыр булып сөйлибез дә, аннары Татар иҗтимагый үзәге хәле мөшкелләнә. Аның хәле болай да мактанырлык түгел, чыгыш ясыйсыз икән, зинһар өчен бәйләнерлек фикерләр әйтмәгез, — диде ул.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев та Хәтер көнен үткәрү өчен ике мәхкәмәне узарга мәҗбүр булуын искә алды һәм моның сәбәбен хакимияттәге кешеләрнең аңы белән узган гасырларда калу белән аңлатты.

— Хәтер көненә каршылык күрсәтү бернинди мантыйкка сыймый, әлбәттә. Янәсе, ул ниндидер дошманлык тудыра. XXI гасырда яшәп, сәяси аңы XV гасырда калган кешеләр эшли безнең хакимияттә. Мәдәниятле XXI гасыр кешеләре булырга тырышыйк, җәмәгать. Тагын бер елдан Хәтер көнен рәсми рәвештә һәм дәүләт ярдәмендә үткәрербез дип ышанам, — диде Фәрит Зәкиев.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин быелгы Хәтер көнен уздыруны җәмәгатьчелекнең җиңүе дип атады һәм аның иң соңгы татар кешесенә кадәр узарга тиешлеген әйтте.

Хәтер көне юкка чыкса, татар милләтенең дә киләчәге юк

— Әгәр Хәтер көне тирәсендә без тавыш куптармасак, бу хакта сөйләмәсәк, көрәшмәсәк, бүген монда җыела алмас идек. Ул чактагы сугыш безнең халык өчен гади генә сугыш булмаган. Ул дәүләтебез, динебез, телебез өчен көрәш булган. Идел буенда яшәгән татарның дүрттән бере шул чакта кырыла. Казаннан 50 чакрым ераклыкта бер авыл калмаган. Ел саен 9 майда фашизмны җиңгән көнне билгеләп үтәбез икән, нигә әле безгә яуда һәлак булган бабаларыбызны искә алырга ярамый? Теләгем бар: татар милләте яшәгән вакытта, иң соңгы татарга кадәр бу мөһим чара ел да узарга һәм без анда чыгарга тиеш. Соңгы татар калганчы без бу чара өчен көрәшергә тиеш. Бу чара юкка чыкса, татар милләтенең дә киләчәге юк, алдагы елларда күбрәк кеше булып җыела алсак иде, — диде Илнар.

Булат Гатин чыгыш ясый
Булат Гатин чыгыш ясый

Русия Федерациясе асаба халыклары ассоциациясенең рәистәшләр шурасы сәркатибе Булат Гатин үз чыгышында 1991 елда автоном республикаларның бәйсезлек алу чорын искә төшерде.

— Башка автоном республикалар бәйсезлек алганда, Татарстан да суверенитетлы булды. Ул Мәскәү белән Казан арасында төзелгән үзара шартнамә нигезендә генә Русиянең бер өлеше булды. Әйдәгез, шуны онытмыйк! Мәскәү үз килешүләрен үтәргә яратмый һәм әкренләп безнең хокукларны бөтенләй кисеп бетерде, килешүне озайтудан да баш тартты. Шуннан бирле Идел-Урал халыкларының хокуклары кысылганнан кысыла барды. Безгә туган телдә укуны тыялар, милли мәктәпләр төзүне тыялар. Безгә хәзер мари, чуаш, башкорт һәм башка халыклар белән берләшергә кирәк, — диде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт тә тарихка мөрәҗәгать итеп, бер генә империянең дә мәңгелек булмавын әйтте.

— Хәтер көнен үткәрү өчен ничә айлар буе интеккәнебезне менә монда торучылар яхшы белә. Үткән ел шушы Хәтер көнен үткәргән өчен ел дәвамында 8 кеше штрафка тартылды. Шуны сәбәп итеп, быел да Хәтер көнен үткәртмәскә тырыштылар. Югыйсә, ул кешеләрнең штрафлары шикаять ителгән, азаккача карар чыгып бетмәгән. Тарих бар ул, тарих барыбер үзенекен итә. Бер империянең дә мәңге яшәгәне юк, һәр империя бер таркала, — диде ул.

"Амин, амин", — диеште җыелган халык.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Азатлык хәбәрчесе чарага килүчеләр белән аралашып, прокуратураның бу чарага ни өчен каршы чыгуын, дәүләтчелек турындагы теләкләрнең тормышка ашу-ашмау мөмкинлекләрен сорашты. Ул арада Федераль иминлек хезмәте вәкилләренең дә башка еллардагыдан күбрәк булуы аеруча сизелде. Алар Азатлык журналистының алдына ук кереп диярлек һәр әңгәмә бирүчене фотога төшерергә, видео яздырып барырга тырышты, эшкә мөмкин кадәр комачаулык күрсәтте.

Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи, дәүләтчелек турында сөйләшү һәрчак актуаль, әмма бүгенге сәяси вазгыятьтә моңа бернинди мөмкинлек юк дип саный. Прокуратураның Хәтер көнен уздыруга каршы чыга алмавын исә урыс маршы белән чагыштырып аңлатты.

— Прокуратураның тыюына килсәк, мөмкинлек барында тизрәк кысып калырга уйлаганнардыр. Әмма бер кызык ягы бар: әгәр бүген татарга Хәтер көнен үткәрергә мөмкинлек бирмисең икән, киләчәктә урыс маршын уздырырга да рөхсәт бирә алмыйсың. Әгәр урыс маршын уздыртмасаң, алар Мәскәүгә зарланачак. Ә Мәскәү бөек урысны кысканны яратмый, шуңа безнекеләргә дә рөхсәт бирми җай калмады, дип саныйм, — диде Сираҗи.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла прокуратураның Хәтер көнен тыярга тырышуына бик гаҗәпләнгән.

Шәһитләрне искә алу цивилизацияле халыкка хас булырга тиеш

— Тарихта фаҗигале сәхифәбез булган әлеге вакыйганы шулай җыелып искә алу чараларында иң беренчесеннән бирле катнашып киләм. Туган җире, дине, теле өчен һәлак булган шәһитләрне искә алу ул цивилизацияле халыкка хас булырга тиеш. Без урта гасырлар категориясе белән фикер йөртергә тиеш түгел бит инде. Бу милләтара ызгышларның ни дәрәҗәдә фаҗигале булуын күрсәтүче сабак. Бу көрәштә ике яктан да күп югалту булган һәм бу мәгънәсез сугыш... Без бит тынычлык яклы, толерант халык. Биредә бернинди көфер сүз юк, дәүләткә каршы сүз юк, без искә генә алабыз, шуңа мин прокуратураның бу адымына бик гаҗәпләнәм, — диде Ркаил Зәйдулла.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков прокуратурада Хәтер көнен тыю турындагы карарны чыгаручылар сугыш, низаг чыгарырга тели, дип саный.

— Тынычлыкка каршы булучы, урыс белән татарны талаштырырга тырышучы көчләр бар. Һәр милләттә бар алар. Миңа, урыс кешесе буларак, татар белән урыс арасында тынычлык булуы мөһим. Дәүләт телләре дигәндә, шушы җирлектә яшәүче һәркемнең дәүләт телләрен өйрәнүе мөһим. Татарстанда һәркем урысча да, аз булса да татарча да сөйләшергә тиеш. Хәтерлисезме, ике субъект 90нчы елларда суверенитет таләп иткәндә, Татарстан тынычлык юлыннан китте һәм килешү төзи алды. Менә шуның истәлеге мөһим. Ул чакта меңләгән кеше үлде бит. Миңа бүген бу җирләрдә Карабах булмавы мөһим. Ә менә Хәтер көнен тыючылар, туган телне уку өчен ата-аналардан гариза яздыручылар сугыш тели. Хокук яклаучы дип аталучыларның чынлыкта шул хокукларны бозуы — коточкыч күренеш, — диде Шмаков.

Чарада катнашучы
Чарада катнашучы

Ульяннан килгән Салих Сәйфетдинов та үз чыгышында Татарстанда Карабах вакыйгасы кабатлану мөмкинлеге турында әйткән иде. Гомумән, әлеге тема үзара сөйләшүләрдә дә еш яңгырады.

Хәтер көненә килүчеләр арасында Чуашстаннан блогер Рәфис Атаказов та бар иде. Ул Казанга берничә көн алдан килеп, шушы чарага әзерлек эшләрендә дә катнашуын сөйләде, блогерлар белән берлектә, мондый чараларны популяштырырга кирәклеген әйтте.

— Татар блогеры дигән исемне күтәреп йөрим икән инде, мин мондый җирләргә йөрергә тиеш. Әле мин алданрак килеп, әзерлек эшләрендә дә катнаштым. Без кара белән сызылган битлекләр әзерләдек. Белемем белән татар теле укытучысы буларак, мин милли мәгариф мәсьәләсенә кызганып карыйм. Булыр дип уйлыйм, бер күтәрелеп китәр ул милли мәгариф. Ләкин бу укытучылардан гына да тормый. Бу һәркемнән тора. Бу юнәлештә һәрберебез эшләсен иде. Башка блогерлар да менә шундый чараларда катнашсын иде, — диде Рафис.

Флюра Талипова
Флюра Талипова

"Татарлар берләшегез" җырын башкарган автор-башкаручы Флюра Талипова Азатлыкка дәүләтчелек турында сөйләшүдән туктамаска, ахыргача көрәшергә кирәк дип санавын әйтте.

— Һәр милләтнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Вакытында зур дәүләте булган милләт без һәм бүген шуны дәвам иттерүчеләр. Без бүген дә үз дәүләтебез өчен соңгы көчкә кадәр көрәшергә тиеш дип уйлыйм. Хәтер көннәрен үткәрү киләчәк буыннарыбызны тәрбияләү өчен кирәк. Милләтебезне саклап калуга лаек халык без. Хәтер көннәрен тыярга маташулар ул дөрес түгел. Безнең халыкны бастырырга тырышулар — бар да өстән кушылган әйбер. Монда чыгучылар — патриотлар, бу — иң тугры халык. Без көрәшмичә генә алга бара алмыйбыз, — диде ул.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

90нчы елларда татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, Хәтер көненә Чаллыдан килгән Зиннур Әһлиуллин, хәзер татарның телен генә түгел, ә халык буларак үзен бетерү бара дип саный.

Халыкның бер өлешен булса да саклап калырга кирәк

— Безне бүген тулаем бетерергә маташалар. Әлбәттә, без бу кадәр системны җиңә алмыйбыз, төп бурыч — халыкның бер өлешен булса да саклап калу. Әйе, аның бер өлеше китәр, урыслашыр, урыска донор булыр. 1917 елны инкыйлаб булды, 1991 елны да үзгәртеп корулар булды, тагын 20-30 елдан вазгыять барыбер үзгәрәчәк. Менә шуңа кадәр халыкның бер өлешен булса да саклап калырга кирәк. Бүген урыс дәүләтенең төп максаты — халыкларны урыслаштыру. Хәзер урыслар үзләре дә бала тапмый, шуңа алар урыс булмаган халыклар исәбенә артырга тели. Әлбәттә, без һәр эчкечене, урыслашу яклыны үгетләп йөри алмыйбыз, әмма күпмедер өлешебезне саклап калырга тырышырга кирәк, - диде Зиннур Әһлиуллин.

Владимир Тимофеев
Владимир Тимофеев

Чуашстаннан килгән пенсионер Владимир Тимофеев та Азатлыкка Русиянең халыкларны бетерергә теләве турындагы фикерен әйтте.

— Русиянең сәясәте бүген республикаларны да, андагы телләрне дә бетерү яклы. Аңа хәтта Украинаның да украин телсез булуы, Беларусның да беларус теленнән башка булуы кирәк. Ул сәясәтне аңлау кыен. Югыйсә, республикаларның үсеше Русиянең үзенә дә файдалы кебек. Үз халкыңны хөрмәт итмәү дигән сүз бит инде бу, — дип аптырады ул.

Хәтер көненә "Туган тел" җырын башкарып нокта куйдылар. Әлеге чара тарихында беренче тапкыр азактан резолюция кабул ителмәде.

Ачык һавадагы чыгышлар тәмам булса да, халык таралышырга теләмәде. Ульян, Уфа, Самар, Чуашстан, Чаллы, Алабуга, Түбән Камадан килгән милли активистлар Милләт йортында җыелыштылар. Анда Хәтер көнен рәсмиләштерү өчен күреләчәк чаралар, алга таба милли хәрәкәтнең ни рәвешле эш алып барачагы турында сөйләштеләр.

Хәтер көненең Тинчурин паркындагы чарасыннан соң "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре Татар зиратына барып, 1552 елда һәлак булган бабаларның җәсәдләре яткан кабер янында тагын бер кат дога кылды.

XS
SM
MD
LG