Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Прокуратураның хәтерне фәрман белән бетерергә тырышуы дөньяда күрелмәгән җаһиллек"


2017 елгы Хәтер көне митингы

Быел Казанда Хәтер көне җыены уздыруга хакимият рөхсәт бирмәде. Мондый митинглар 1990нчы елдан бирле уздырылып килгән, соңгы елларда шәһәр үзәгеннән читкәрәк куылган иде.

15 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе татарларның Хәтер көненә багышланган митингка рөхсәт бирү мәсьәләсен карый. Казан мэриясе Татар иҗтимагый үзәгенә Тинчурин бакчасында 18 октябрьдә митинг уздыруга биргән рөхсәтен узган атнада кире алган иде. Татар иҗтимагый үзәге белдерүенчә, митингта Русия бөтенлегенә каршы чыгышлар булырга мөмкин дип, прокуратура бирелгән рөхсәтне гамәлдән чыгаруны таләп иткән. Иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев моның белән килешмичә мэриянең бу карарын мәхкәмәгә шикаять итте.

Казанда Хәтер көне митинглары һәм Казан кирмәненә урам йөрешләре 1990 елда башланган иде. Ул митингларда 1552 елда Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан басып алынуы һәм шәһәрне саклап һәлак булганнар искә алынды. 2014 елдан урам йөрешләрен тыйдылар. Инде менә быел тарихта 30нчысы булыр дип көтелгән Хәтер көне митингы да узмаска мөмкин.

Хәтер көне: 1990-2020
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Азатлык татарларга Хәтер көне митингы рөхсәт ителмәве турында җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, сәясәт белгечләре белән сөйләште.

Мәскәүдә яшәүче күренекле хокук яклаучы Лев Пономарев фикеренчә, мондый тыюлар бары җәмгыятьнең радикаллашуына гына китерәчәк.

Лев Пономарев
Лев Пономарев

Монда барысы да аңлашыла. Минем өчен яңа конституциянең 67нче маддәнең яңа 2.1 пункты (“Русия федерациясе үзенең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклауны тәэмин итә. Русия федерациясе территориясенең бер өлешен аерып алуга юнәлдерелгән гамәлләр (Русия федерациясе территориясен бүлешүдән, демаркацияләүдән, чиктәш дәүләтләр белән Русия федерациясе дәүләт чигенең редемаркациясеннән тыш), шулай ук мондый гамәлләргә өндәүләр рөхсәт ителми) Русиядә киеренкелек тудырасы ачык иде. Русия федерация булудан туктап, унитар дәүләткә әйләнү өчен чираттагы адымын ясый. Бу – бик зур ялгыш. Бусы бер. Икенчедән, бу чарада конкрет кем дә булса Русиядән чыгарга чакырып чыгыш ясый икән, бусы Русиянең шактый репрессив канунлы шартларында ул кешене кулга алу, ниндидер тикшерү эшләре башлау өчен бер сәбәп булырга мөмкин.

Хәтерне яшәтү – татар оешмаларының, милли оешмаларның бурычы

Русия федерациясенең тарихы күпгасырлык, Татарстан белән мөнәсәбәтләр һәрвакыт катлаулы булган дигәндәй, шуңа да карамастан, без хәзер бердәм илдә яшибез. Әлбәттә, халыкта тарихи хәтер яши, һәм бу хәтерне яшәтү – татар оешмаларының, милли оешмаларның бурычы. Ләкин бу алар Русиядән чыгарга чакыра дигән сүз түгел. Әгәр мондый тыныч чаралар тыелса, бу милли оешмаларның күпкә радикальләшүенә китерә. Ягъни фактта җәмгыятьнең кәефе радикаллашуга. Кызганыч, куәт хезмәтләре моны эшли белә. Бу аларның гадәти эше. Бүген илнең эчке сәясәте белән куәт хезмәткәрләре идарә итә, моны алар эшли. Ягъни үзләре утырган ботакны чабалар", ди Пономарев.

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова митингны тыюны кылынмаган җинаять өчен хөкем карары чыгаруга тиңли.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Хәтер көне җыенын уздырырга рөхсәт бирмәү хакимиятнең оясызлыгын да һәм шул вакытта чарасызлыгын да күрсәтә. Имеш ул җыенда дәүләтчелек мәсьәләсен күтәрергә мөмкиннәр, сепаратизмга тарта икән бу. Әле булмаган җыенда беркем дә чыгыш ясамаган, ә болар инде шул булмаган нәрсәгә хөкем карары чыгарып куйдылар. Ә ни өчен чарасызлык дим – димәк болар куркалар, татарның дәүләтчелек, бәйсезлек дип әйткән сүзеннән дә куркалар.

Берүзең генә ялгыз пикетта фотога төшеп аны интернетка куеп була

Әмма барыбер бү көнне билгеләп үтәргә кирәк, Хәтер көне 15 октябрьдә, шуңа күрә ел саен шул көндә Сөембикә манарасы янына барып дога кылып билгеләп үтәргә кирәк. Милли хәрәкәтнең көче бар икән, башка төрле чаралар да оештырырга була. Әйтик, плакатлар тотып Казан буенча тезелеп басып була. Һәрбер язучы, һәрбер галим 1552 дигән генә язу тотып ялгыз пикетка чыкса, нинди зур нәрсә булыр иде. Ә аның өчен рөхсәт кирәкми бит. Берүзең генә ялгыз пикетта фотога төшеп аны интернетка куеп була. Менә шунда күрербез милләтнең оешканмы, юкмы икәнлеген. Бу тыю өчен урысларны гына гаепләмәс идем, үзебезнекеләр алдан йөгерә, алдан ук безнең башны төеп, хөкем итеп куялар", ди Бәйрәмова.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Галишан Нуриахмәт әйтүенчә, митингка рөхсәт бирелмәгән очракта активистлар Казанның төрле урыннарында ялгыз пикетларга чыгачак.

Галишан Нуриәхмәт 2019 елда Хәтер көнендә чыгыш ясый
Галишан Нуриәхмәт 2019 елда Хәтер көнендә чыгыш ясый

Бу – татар милли хәрәкәтен бетерү юнәлешендәге гамәлләрнең берсе. Безнең милли хәрәкәткә һөҗүмнәр инде күптән башланды, аннан Татар иҗтимагый үзәген бинадан да куып чыгардылар. Ә соңгы елларда нинди генә чара оештырсак та, мәхкәмә аша штрафлар салдылар. Былтыргы Хәтер көне җыенындагы чыгышлар өчен сигез кеше, шул исәптән мин, җәзага тартылды – штрафка һәм мәҗбүри эшкә. 2018 елда да миңа һәм митингны оештырган кешегә штраф салганнар иде. Ә быелдан инде Хәтер көне митингларын гомумән тыеп куярга маташалар. Ә шул ук вакытта Казанны яулап алганда һәлак булган урысларга куелган һәйкәл янында быел да аларны искә алу чарасы оештырылды. Безгә митинг уздыру рөхсәт ителмәсә, күмәк пикет уздыруга рөхсәт сораячакбыз, ул да булмаса, шәһәр буйлап таралышып ялгыз пикетларга чыгарбыз дип уйлап торабыз", дип белдерде Нуриәхмәт.

Язучы Нәҗибә Сафина прокуратура татарның хәтерен фәрман белән бетерергә маташа ди һәм Татарстан җитәкчеләрен моңа тыныч кына карап торуда гаепли.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

"Русия үзе өчен билгеләгән юлдан беркая да тайпылмыйча, туры бара. 1552нче елда бетерергә дип килгән икән, хәзер дә шул эшен дәвам итә. Әгәр без сүзебезне әйтмәсәк, каршы тормасак, безнең милләткә ясин чыгылачак. Прокуратураның хәтерне фәрман белән бетерергә тырышуы дөньяда күрелмәгән җаһиллек. Һәм Татарстан республикасының җитәкчеләре шушы нәрсәгә бер сүз дә әйтмичә карап торалар. Мин беренче чиратта Татарстан җитәкчеләрен гаеплим", дип белдерде Сафина.

Сәясәт белгече һәм тарихчы Илнар Гарифуллин митинг уздырмау традициянең өзелүенә китерәчәк, урамда нинди дә булса чара оештырырга кирәк дигән фикердә.

Илнар Гарифуллин 2019 елгы Хәтер көне митингында
Илнар Гарифуллин 2019 елгы Хәтер көне митингында

"Мин бу тыюны бик кызганыч әйбер дип бәялим. Чөнки традиция бер тапкыр өзелсә, аны яңадан торгызу бик авыр. Өстәвенә быелгычы 30нчы, түгәрәк санлы митинг буласы иде. Әмма моңа аптырарга кирәкми, 2013 елдан бирле хәтер көне чараларын акрынлап кыса килделәр. Әмма митингка рөхсәт булмаса, һичьюгы пикет яки Сөембикә манарасына барып дога кылу форматына булса да күчәргә кирәк. Дога кылу форматы әлегә безгә рөхсәт ителә, берничек тә каршы килә алмыйлар. Әмма урамда ниндидер чара узарга тиеш, дога кылу булса да. Шул ук вакытта конференцияләр дә, түгәрәк өстәл сөйләшүләре дә үтәргә тиеш. Бу безнең өчен бик мөһим, тарихыбыздагы иң кызганыч вакыйга. Ә нәкъ менә шундый кызганыч вакыйгалар милләтне берләштерә. Һәрбер көчле милләт шундый кызганыч вакыйгаларга зур әһәмият бирә. Яһүдләрдә ул Һолокост, әрмәннәрдә төрекләр белән 1915 елгы сугыш", ди Гарифуллин.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG