Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ханлыгының яулап алынуы: кем гаепле?


Явыз Иванның Казанга керүе. Петр Шамшин сурәте

Казан ханлыгының яулап алынуына тарихчылар берничә сәбәп китерә. Бу – тәхет өчен үзара көрәш, икътисади торгынлык, сәяси элитаның юкка чыгарылуы. Тарихчы Марат Гатин фикеренчә, Мәскәү кнәзлеге хәрби реформа уздырып та уңышка ирешә. Азатлык хәтерне яңарта, 1552 елдагы вакыйгаларны искә ала.

Октябрь башында Азатлык ел саен Хәтер атнасы уздыра. Тарих сәхифәләрен ачып, XVI гасырда булган вакыйгаларны искә алып, аларга бәя бирергә тырышабыз. Ни өчен Казан ханлыгы һөҗүм булачагын белә торып сугышка әзерләнмәгән, бу сугышта мари, мукшы, чуаш, башкортларның роле нинди булган һәм Явыз Иванның җиңүе нәрсәгә нигезләнгән? Бу хакта КФУ доценты, тарихчы Марат Гатин белән сөйләштек.

— 1552 елда бу вакытта ниләр булып ятканы кызык, Марат әфәнде. Сугыш кинәт башланмаган, Зөядәге кирмән-нытытма 1551 елда ук төзелгән, ягъни татарлар аның төзелгәнен белгән, һөҗүм булачагын чамалаган. Алдан әзерләнү булмаганмы?

Казан ханлыгында коточкыч бүленеш була, төрле фиркаләр үзара ызгыша

— Мәскәү белән Казан ханлыгы, бүгенге сүз белән әйткәндә, сәяси партнерлар була. Әмма Мәскәүне Казан ханлыгы кулында булган сәүдә юллары, башка дәүләтләр белән икътисади мөнәсәбәтләре кызыктыра. Казан ханлыгына һөҗүм 1551 елда ук башлана. Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән шул ук елны урыслар кулына төшә. Ул берничә елдан соң Шаһгалигә кияүгә бирелә, Касыйм ханлыгына озатыла. Казанда идарәче итеп Шаһгали куела, бу – аның хыялы була. Казан ханлыгында коточкыч бүленеш була, төрле фиркаләр үзара ызгыша. Идарә итүе авыр, ул эшен начар башкара. Мәсәлән, шул елны ханлыкның Тау ягы, Иделнең уң ягы дошман кулына төшә. Шаһгалигә күп сораулар туа. Аның абруе төшә, аңа каршы чыгучылар арта. Шаһгали фетнәдән курка. Ул аның белән килешмәүчеләрне бер урынга мәҗлескә җыя һәм шунда үтерә. Күп бәкләр юк ителә, димәк сәяси элитаның бер өлешеннән дә колак кагыла. Җирнең бер өлеше дошман кулына төшә. Зөя кирмәне дә 4 атна эчендә ныгытма буларак Казан шәһәре янына ук төзелеп куела. Аның бура агачларын Угличтан Идел буйлап агызыла, шуннан конструктор кебек җыеп та куялар. Аның төзелеше белән Иван Выродков идарә итә. Ул Казанны яулауда зур роль уйный.

Марат Гатин
Марат Гатин

Шаһгали эшне алып бара алмаганын аңлагач, Мәскәүдән наместник җибәрелә. Казанга Явыз Иванның тулы хокуклы вәкиле килергә тиеш була. Килә, әмма аның каршында капкалар ябыла. Кертмиләр, Казан ханлыгындагылар бәйсезлек юлын сайлый. Бу Мәскәүнең ачуын кабарта, әлбәттә. Шуңа ханлыкны тәмам яуларга дигән максат куела.

— Шушы төп сәбәп буламы? Ягъни Мәскәүне тыңламыйлар, ачуларын кабарталар һәм Явыз Иванны икътисад кызыктырамы?

— Минемчә, бу гына түгел, Казан ханлыгына яу белән бару – тәре сәфәре. Урыс елъязмаларда Казан ханлыгы борыңгы христиан, урыс җире дип искә алына һәм Мәскәү патшасы аны кайтарырга, урыслар "полоняник"ларны (әсирләр - ред.) коллыктан азат итәргә дип яуга кузгала дип аңлатыла. Дворяннарга өстәмә җир бүленеп биреләчәк дип күздә тотыла. Ягъни менә шундый ачык мотивация булган аларда.

Казан ханлыгына килгәндә, анда ярты миллион кеше яшәгән булса, шәһәрдә 30 мең кеше тормыш көткән дип телгә алына тарихи чыганакларда. Әмма бу – зур сан, бу дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин. Казан ханлыгы икътисади яктан алга киткән дип әйтелә. Иван Пересветов аны оҗмах урыны ("подрайская землица") белән чагыштырган. Чыннан да, Казан шәһәре халыкара сәүдә үзәге булган, ярминкә эшләгән, төрле дәүләтләр белән сәүдә ителгән. Әмма ул сәүдә юлы да кимегән. Дөресен әйткәндә, Казан ханлыгының икътисады инерция буенча барган, үз тәңкәләре булмаган, күбрәк урыс акчасы кулланышта йөргән.

— Казан ханлыгының гаскәре нинди була?

— Гаскәр яхшы коралланмаган чынында. Хәрби демографияне алсак, халыктан хәрби эшкә максималь 10 процент кеше җәлеп ителгән. 500 мең кеше яши икән ханлыкта, 50 меңгә кадәр яугир була алган дип әйтә алабыз. Чыганакларда исә 30 меңлек гаскәр диелә. Атлы гаскәр бер өлеше булса, чуашлар флотта хезмәт иткән, чирмешләрдән укчылар гаскәре формалашкан.

— Сугыш алып баруның да үз дипломатиясе бар. Казан ханлыгы белән Мәскәү кнәзлеге арасында илчеләр сөйләшү очраклары билгелеме?

Бер өлеше Мәскәү белән дуслашырга кирәк дигән, башкалар бәйсез яшәү турында әйткән

— Булган ул, әмма Казан эчендә бер уртак фикергә килү авыр мәсьәләгә әверелгән. Бер өлеше Мәскәү белән дуслашырга кирәк дигән, башкалар бәйсез яшәү турында әйткән. Бу ике фикер кисешә алмый. Мәскәү элитасында да төрле фикерләр була, Казан илен Касыйм ханлыгы кебек калдырырга дигән тәкъдимнәр яңгыраган. Аерым ханлык кебек, әмма Мәскәү астында яшәү формасын тәкъдим иткәннәр. Әмма ахырда Мәскәү сугыш, буйсындыру өчен килә Казанга.

Казанда Ядегәр-Мөхәммәт хан идарә итә ул чакта. Ул Чыңгыз нәселеннән. Нугай урдасыннан китерелә ул. Ядегәр-Мөхәммәт Казанда чын лидер була алмый, ул вазифаны Кол Шәриф башкара. Ядегәр хан халык хәтерендә калмый да. Март аенда ук Казан ханлыгы хөкүмәте, аның башлыгы Чура Нарыков, һөҗүм булачагын аңлагач, әзерләнә. Казан ханлыгына үз көченә генә ышанырга кала. Көчләр бертигез булмый. Казан ханлыгында 30 мең кеше сугышса, Мәскәү ягында 150 меңлек гаскәр була. Бу саннар чыганакларда бар. 23 август һөҗүм башлана.

Урыс гаскәрләре артиллерия, мылтыклар кулланган, татарларда андый корал күп булмаган. Дары туплары, саперлар белән җиңә дә алар. Башта Нур Али манарасы янындагы җирасты юлын шартлаталар. Бу – бүгенге Тайницкая башня янындагы җирләр. Аның янында Нур Али мәчете булган. Казан халкы чиста сусыз кала, Черек күлдән су алырга мәҗбүр булалар, әмма аның суы пычрак булу сәбәпле авырулар тарала. Юкка гына аның исеме дә Черек күл түгел ул. Бөтен яктан һөҗүм бара, кирмән эчендә саклану тактикасы белән каршы торырга тырышалар. Урыслар психологик басым ясауны да кулланган. Мәсәлән, әсирлеккә төшкән татарлар җәзалап үтерелгән, алар казыкка утыртылган. Бу, татарлар, бирелегез дигән сигнал була. Әмма татарларда, киресенчә, ачу, үч алу хис туа, тагын да катырак сугыша башлыйлар. Кол Шәриф тә бит Җәмиг мәчете түбәсендә шәһит булып бу дөньядан китә. Ягъни казанлылар һәр сантимер җир өчен көрәшкәннәр.

Арча юлыннан Япанча морза ярдәм белән килә, урысларга комачаулый, әмма барып чыкмый, аның гаскәре дә күпсанлы булмый, ул тар-мар ителә. Урыслар, әйткәндәй, Камай морза киңәшләре белән җиңә. Ул ничек, кайсы яктан бәреп керү турында фикерләрен әйтә. Яңа календарь белән исәпләгәндә, 12 октябрь Казан кирмәнен элеккеге Проломная урамы, бүгенге Бауман урамы ягыннан шартлатып бәреп керәләр.

— Ни өчен урысларның һөҗүме көчле булган? Татар әдәби әсәрләрен алсаң, татарларны юлбарыстай сугышалар, сугышу осталыгы югары булган дип тасвирлыйлар. Арттырумы?

— Явыз Иванны сүгеп була, әмма танырга кирәк: ул Русиядә беренче реформатор була. Беренчеләрдән булып ул хәрби реформа уздыра, тупчылар һәм укчылар гаскәре барлыкка килә. Моңа кадәр гаскәрдәге югары вазифаларга кешеләр нәсел буенча билгеләнгән. Бу үзгшртелә башлый. Гаскәр башлыкларына кешеләр күбрәк шәхси сыйфатларына һәм сәләтләренә карап куела башлый. Бер карасаң, профессиональ армия булдырылган.

Казанны яулау вакытында корбаннар бик күп була. Урыслар шәһәрне алгач, бер көн эчендә чыннан да мәетләрдән юл чистартканнан соң гына Явыз Иван Казанга керә. Аңа 22 яшь була, ул һөҗүмдә катнашмый диярлек, выкытны догаларда уздыра. Выродков кебек кешеләр җитәкли, әмма әйтергә кирәк, аларның язмышы ачы тәмамлана, опричнина вакытында алар Явыз Иван боерыгы белән җәзалап үтерелә.

— Казан ханлыгын яклаганда татарлар ялгыз калган. Госманлы хәлифәте ярдәмгә килмәгән, Кырым, Себер ханлыклары, Нугай урдасы да читтә кала. Чирмеш, мукшы, чуашларның бу сугыштагы роле нинди була? Алар ничектер игътибардан читтә кала. Татарлар гына сугышкан дигән хис кала.

— 1551 елда Сөембикә төрле дәүләтләргә мөрәҗәгать иткән. Госманлы хәлифәтенә дә үтенеч хаты барып җитә, әмма ул вакытта төрек солтаны Кануни Сөләйман күбрәк Маҗарстанны яулау белән мәшгуль була. Госманлы солтаны хәлиф буларак, башка күрше мөселман мәмләкәтләргә Казанга ярдәм итәргә куша. Кырым ханы Дәүләт-Гәрәй Русиягә яу белән чыга, ләкин Тула шәһәре астында тар-мар ителә. Нугай урдасына да андый хат килә. Әмма ул да икегә бүленгән: бер якта Йосыф бәй, ул Казан яклы, икенче якта – Мәскәү тарафдары Исмәгыйль бәй. Ул Кануни Сөләйманнан килгән хат турында Иван Дүртенчегә хәбәр бирә. Сөембикәнең атасы Йосыф морза ярдәм җибәрә, әмма көче бик аз була.

Чирмешләр Казан ханлыгы кешеләре була. Алар арасында татарлар белән калыйкмы, Мәскәү патшалыгына күчикме дип уйлаучылар булган. Чуашлар да, удмуртлар да көч кайсы якта, ничек исән кала алабыз дип фикер йөртә. Бу – табигый. Әмма ахыр чиктә чирмешләр татарлар ягында сугыша. 1580нче елларга кадәр алар азатлык өчен көрәш сугышларын оештыра. Башкортларның бер өлеше Ногай урдасында була, алар 1557 елда ак патшага ант бирә. Алар азатлык сугышында катнашмый.

— Капитуляция акты имзаланмый. Бу нәрсәне аңлата?

— Ядегәр-Мөхәммәт хан урысларга әсирелеккә төшеп үтерелми, әмма аны чукындыралар. Чукынгач, аның татарга әһәмияте калмый. Чөнки хан бары тик Чыңгыз нәселеннән һәм мөселман кешесе булырга тиеш. Үтәмешгәрәйне дә нәкъ шуның өчен чукындаралар, ягъни ханнар нәселе юк ителә. Капитуляция актына килгәндә, татарлар бирелми бит, шуңа да бернинди дә документ була алмый. Формаль яктан, рәсми рәвештә Казан ханлыгы сакланып калган, Казанское царство дип аталган ул. 1708 елга кадәр булган бу төшенчә. Петр Беренче исә аны губерниягә әверелдерә.

Ханлыкта йомышлы татарлар һәм ясаклы халык кала. Калганы йә үтерелә, йә качып китәргә мәҗбүр була

Ханлыкта йомышлы татарлар һәм ясаклы халык кала. Башкасы булмаган, алар йә үтерелә, йә качып китәргә мәҗбүр була. Әмма 1552 ел белән Казан ханлыгы тарихы бетми, азатлык өчен көрәш дәвам итә. 1557 елга кадәр каршылык көчле була. Кырым ханы да Мәскәүгә яу белән килә (“Жгу и пустошу все из-за Казани и Астрахани” дигән сүзләре бар), ул хәтта җиңә һәм Явыз Иванга Казан ханлыгына бәйсезлек кайтаруны таләп итә.

— Кем каһарман, ә кемнең хыянәте хәлиткеч була? Ни өчен Шаһгали гына тискәре персонаж булып калган?

— Кол Шәриф белән Сөембикә – төп күренекле шәхесләр. Болар халык күңелендә дә юкка гына сакланмаган бит. Шаһгали алдан Явыз Иван каршында йөгереп йөргәнгә, амбицияләре корбаны аркасында тулы бер милләт, тулы бер дәүләтне юкка чыгаруда роле зур була, шуңа да ул күп телгә алына, иң тискәре персонаж була. Ул да үкенә ахыр чиктә, бер чыганакта үлеме алдыннан “Я жил, считал вас друзьями. Оказалось, все-таки вы враги мне” дип әйтеп калдыра. Кем белә, бәлки, аның авызына бу сүзләрне кемдер салгандыр. Гаеп Камай морзада, яки Шаһгалида дип әйтеп булмый, гомумән алганда, гаеп бөтен татар түрәләрендә, элитасында.​

— Хәтер көне җиткәндә җәмгыять икегә бүленә: берсе хәтерне яңарту кирәк ди, икенчләр 400 елдан соң булган вакыйгаларда казыну нигә кирәк диләр. Бу вакыйгаларның әһәмиятен киметү тенденциясе күзәтелә. Моны сизәсезме?

— Бар андый шаукым һәм аны күзәтү кызганыч. Бу – тарихи факт, вакыйга булган, аны төрле яткан өйрәнү, сәбәпләрен аңлау, анализлау кирәк. Кешеләр болай да тарихны начар белә, федераль дәреслектән генә өйрәнүгә калды. Әмма белемсезлек, наданлык тәрәккыяткә юлны яба. Татар кешесе дә, башка идел буе халыклары, яулаучылар ягы да бу тарихны белергә тиеш. Тарихи вакыйгаларның төрле трактовскасы бар. Мәскәү белән Казан тарихчылары арасында бу яуламы, кушылумы дигән каршылык юк, әмма караш ике якның да үзенеке.

— Явыз Иван шәхесе тирәсендәге шау-шуны ничек бәялисез? Аның шәхесен аклау, аннан герой ясау нәрсәгә бәйле?

— Бу – сәяси уеннар. Сталин чорында да Явыз Иванны реформатор, прогрессив патша итеп күрсәтергә тырыштылар. Авторитар режим вакытында ул калкып чыга. Дәүләткә хыянәтечеләргә каршы сугышта байрак кебек күтәрелә ул. Гәрчә Явыз Иван урыслар өчен дә каршылыклы фигура, хәтта урыс чиркәвендә дә ул изгеләр рәтенә кертелмәгән. Бу шәхес безнең җәмгыятьне берләштерми, киресенчә – тарката. Шуна күрә аңа һәйкәл кую дөрес түгел дип саным.

Казан ханлыгы турында нәрсә беләсез?

Казан ханлыгы турында нәрсә беләсез?

Сынау

фикерләр (35)

XS
SM
MD
LG