Accessibility links

Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга биргән рөхсәтне кире алды


Казан мэриясе Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды. Бу прокуратура таләбе белән аңлатылган.

Милли активистларга 18 октябрьдә Тинчурин бакчасында Хәтер көне чарасын уздыруга элегрәк бирелгән рөхсәтне Казан мэриясе кире алган. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, алар бу карарны шикаять итәчәк.

"Безгә килгән хаттан күренгәнчә Казан башкарма комитетына Хәтер көнен уздыруга бирелгән рөхсәтне кире алуны прокуратура таләп иткән. Имеш максат ачык итеп күрсәтелмәгән. 2 октябрьдә Хәтер көнен уздыруга мөрәҗәгать иткәндә мин максатны ачык итеп язган идем. Дәүләтчелек дип әйтү экстремизм диделәр. Аны алып ташларга куштылар.

7 октябрьдәге мөрәҗәгатьтә исә без барлык максатны алып ташладык һәм Хәтер көнен билгеләп үтү дип кенә яздык. Хәзер инде максат ачылмаган, диләр. Ничек дип кенә язсак та моның төбендә прокуратура ята.

Быелгы Хәтер көнен уздыруны килештермәүнең икенче сәбәбе исә узган елгы Хәтер көнендә яңгыраган чыгышлар", диде Зәкиев.

2019 елның октябрендә узган Хәтер көне чарасын оештыручылар, анда чыгыш ясаучыларның кайберләре мәхкәмә каршына басты. 30 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ активисты Айрат Шакировны узган елгы Хәтер көне чарасында Коръән укып дога кылдырган өчен 40 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте.

Шул ук чарада чыгышы өчен ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруын кимсетү) нигезендә 5 мең сум штрафка хөкем ителде.

Июньдә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 2019 елда Хәтер көнендә чыгышы өчен мәхкәмә 10 мең сум штраф салганы билгеле булды.

Зәкиев сүзләренчә, Казан башкарма комитетының бүген кичен үзләренә тапшырылган карарын дүшәмбе көнне мәхкәмәгә шикаять итәчәкләр.

"Мәхкәмә безнең мөрәҗәгатьне кире какса Хәтер көнен пикет белән билгеләп үтәчәкбез. Чөнки митингны килештерер өчен вакыт калмады инде. Ә пикетны килештерергә әле вакыт бар.

Казан башкарма комитеты пикетны да килештерми икән 15 октябрьдә Сөембикә манарасы янына барып дога укыячакбыз. Шәһитләрне дога укып искә төшерүгә беркем дә кул күтәрмәс дип уйлыйм", дип җиткерде Фәрит Зәкиев.

Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге бу чараны 17 октябрьдә Ирек мәйданында, Вахитов мәйданында яки Камал театры каршында уздырырга теләвен хәбәр итеп, мэриягә язган иде. Мэрия идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин кул куйган җавапта бу урыннарны килештерү мөмкин түгел диелде. Сәбәбе итеп чара вакытында Русия бөтенлеген бозуга каршы канун бозулар булу ихтималы әйтелде.

Ләкин кичә - 9 октябрьдә Казан мэриясе ТИҮгә Хәтер көнен 18 октябрьдә Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иткән иде.

10 октябрьдә православ чиркәве Казанны яулап алганда үлгән сугышчылар рухына дога кылу чарасы уздырды.

4 ноябрьдә Казанда Тәре йөреше узачак һәм шул сәбәпле Казан үзәгендә урамнар ябылып торачак.

XS
SM
MD
LG