Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмовага Хәтер көнендә чыгышы өчен мәхкәмә 10 мең сум штраф салган


Фәүзия Бәйрәмова 2019 елда Хәтер көнендә чыгыш ясый
Фәүзия Бәйрәмова 2019 елда Хәтер көнендә чыгыш ясый

Мәхкәмә җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмовага 10 мең штраф салган. Моңа кадәр прокуратура язучыга кисәтү ясаган иде.

Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салган. Бу турыда язучы Facebook-та язды.

“Бүген Чаллы шәһәре прокуратурасы миңа гаепләү белдерде һәм эшне мәхкәмәгә тапшырды. Шул көнне үк Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә утырыш булды. Мәхкәмә утырышына мине, прокуратура вәкилен һәм тәржемәчене генә керттеләр. Барыбыз да татарлар һәм барыбыз да битлекләрдән идек... 2019 елның 12 октябрендә Казанда Хәтер көнендә ясаган чыгышым өчен 10 мең сум штраф түләргә карап чыгарылды. Кулда әле мәхкәмә карары юк”, дигән Бәйрамова.

Мәхкәмә утырышы татар телендә барган. “Мин үземне яклау чыгышын ун минут татарча укыдым, алдан язып килгән идем. Тәржемәче соңыннан русчага тәрҗемә итте”, дип сөйләде язучы.

1 июнь көнне Фәүзия Бәйрәмова узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен прокуратура кисәтүе алган иде. 2019 елның 12 октябрендә Казанда Хәтер көненә багышланган чарада Фәүзия Бәйрамова “XXI гасырда милләтнең хәле 1552 елдан да куркынычрак”, дип сөйләде.

“Бөтен дөньяда халыклар бәйсезлек алды, коллыктан арынды. Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без — оккупациядә, без — басып алынган! Шушы төрмәдән, колониядән чыгу мәсьәләсен дөнья алдына чыгарырга, үз халкыбызга да сөйләргә кирәк”, дигән иде ул.

Танылган җәмәгать эшлеклесе бу гаепләү белән килешмичә, прокуратура карарына кул куйганда “мин – ирекле гражданин, үз фикеремне әйтергә тулы хокукым бар, мин бер милләтне дә рәнҗетмәдем, ә тарихи факталрны гына әйттем”, дип язып куйган.

Прокуратурага чакырту булганын язучы 18 майда хәбәр иткән иде. Ул вакытта анда бармады, прокуратура вәкиленә ураза тәмамлангач һәм изоляция тәртибе узгач кына килә алам дип җавап бирде.

2019 елның 12 октябрендә Казанда Хәтер көненә багышланган чарада Фәүзия Бәйрамова “XXI гасырда милләтнең хәле 1552 елдан да куркынычрак” дип сөйләде. “Бөтен дөньяда халыклар бәйсезлек алды, коллыктан арынды. Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без — оккупациядә, без — басып алынган! Шушы төрмәдән, колониядән чыгу мәсьәләсен дөнья алдына чыгарырга, үз халкыбызга да сөйләргә кирәк” дигән иде ул.

Фәүзия Бәйрәмова 2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен мәхкәмә аны шул ук маддә нигезендә тагын 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

XS
SM
MD
LG