Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова: "Ирегем шартлы рәвештә генә чикләнгән"


Бәйрәмова шартлы рәвештә бер елга хөкем ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00

Бәйрәмова шартлы рәвештә бер елга хөкем ителде

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Чаллыдан чыгып йөри алачак. "Ирекне бирүче дә, чикләүче дә – Аллаһы Тәгалә", ди ул.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе 2 октябрьдә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата хөкем карарын игълан итте. Бәйрәмова Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддә, 1нче бүлеге буенча гаепләнеп шартлы рәвештә бер елга хөкем ителде.

Бәйрәмовага яшәгән урыныннан күчеп китү тыела, аның каравы тентү вакытында алынган ноутбугы һәм Чаллыдан чыгып йөрү хокукы кире кайтарыла. Язучының Чаллы мәхкәмәсе карарын ун көн эчендә Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итү мөмкинлеге бар. Үзе ул утырыштан соң Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында моны эшләячәген, әмма уңышка ирешә алуына ышанмавын әйтте.

– Бүгенге мәхкәмәдән миһербанлык көттегезме?

– Юк, көтмәдем дә, сорамадым да. Соңгы сүземдә бу хакта әйтелде, чөнки алар берләшеп эшли – полиция, ФСБ, прокуратура. Алар бер төркем. Болар бер башлаган эшне Сталин тегермәне шикелле теге башына барып чыкканчы дәвам итә. Кеше бу тегермән авызына эләккән икән – теге башыннан чыкканчы шунда әйләнә. Алардан мәрхәмәт көтмәдем, кичәге соңгы сүзне кырыс һәм каты әйттем. Моның өчен җәзаны катылатырга да булганнардыр, әмма Аллаһы Тәгалә бар, ул аларга минем ирекне чикләргә мөмкинлек бирмәде, ирегем шартлы рәвештә генә чикләнгән. Ирекне бирүче дә, чикләүче дә – Аллаһы Тәгалә, шуңа бик борчылмыйм. Инде бер ел шартлы хөкем ителеп йөрдем, рәтен беләм, кайда ничек теркәләсен дә беләм. Алла боерса монысын да үтәп чыгармын.

– Мәхкәмә карарын Казанга шикаять итәргә уйлысызмы?

– Әйе, итәчәкбез. Әмма Казан теге юлы да Чаллы хөкемен үз көчендә калдырды. Әйткәнемчә, алар бер берсенең сүзен кире какмый. Эш башында берсе ни дигән, шуны ахыргача яклап баралар. Алар кешене якламый, бер-берсен генә яклыйлар.

* * * *

Июнь аенда Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага интернетта урнаштырылган язмалары һәм мөрәҗәгатьләре өчен Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенең беренче өлеше (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә гаепләү белдерелде. Әлеге гаепләү "Хайваннар һәм корбаннар" язмалары һәм Татар халкы Милли мәҗлесенең Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан белдерүе өчен белдерелгән иде.

Март аенда Бәйрамова өендә тентү булган иде. Аны элегрәк ачылган җинаять эше нигезендә Русия тикшерү комитеты вәкилләре һәм ФСБ уздырды. Алар Бәйрәмованың компьютерын һәм барлык архивын, аерым алганда романнарын, фотоларын алганнар дип хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG