Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне Казанның Тинчурин бакчасында үтәчәк


Чараны Татар иҗтимагый үзәге оештыра.

1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алуга багышланган Хәтер көне митингы 18 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында узачак. Ул быел 32нче тапкыр уздырыла. Чараны Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оештыра.

6 октябрьдә Казан мэриясенең Татар иҗтимагый үзәгенә Казанны яклап шәһит киткән мөселманнар рухына багышлап чара уздыруга урын килештермәве билгеле булган иде. Мэрия бу чарада сепаратизмга чакыру булуы ихтимал дигән. Милли активистлар Хәтер көне чарасын Вахитов мәйданы, Ирек мәйданы яисә Камал театры каршында уздырырга теләгән иде. 7 октябрьдә исә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевкә мәхкәмә 30 август чарасы өчен 15 мең сум штраф сукты. Активист бу карарны Хәтер көнен уздыртмас өчен кабул ителгән ди саный.

10 октябрьдә православ чиркәве Казанны яулап алганда үлгән сугышчылар рухына дога кылу чарасы уздырачак.

4 ноябрьдә Казанда Тәре йөреше узачак һәм шул сәбәпле Казан үзәгендә урамнар ябылып торачак.

Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

XS
SM
MD
LG