Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны алуда һәлак булган урыс сугышчылары рухына дога кылыначак


Казансудагы чиркәү
Казансудагы чиркәү

10 октябрьдә Казансудагы чиркәүдә гыйбадәт кылу чарасы узачак.

10 октябрьдә, православ христианнарның Покрау шимбәсендә 1552 елда Казанны яулап алу сугышында һәлак булган урыслар рухына атап дога кылыначак. Гыйбадәт кылу чарасын Казан епархиясе викарие, Алабуга епископы Иннокентий уздырачак диелә епархия сайтында.

Гыйбадәт кылу чарасы вакытында чиркәү торган урында җирләнгән сугышчылар искә алыначак, аннары яшьләр чиркәү тирәсен җыештырып, тәртипкә китерәчәк диелә.

Татарстан митрополиты фатихасы белән Казанны яулап алучы сугышчылар истәлегенә салынган чиркәүдә 100 елга беренче тапкыр урыс сугышчыларын искә алу чарасы 2019 елда узган иде. Аңа 30лап кеше килде.

6 октябрьдә Казан мэриясенең Татар иҗтимагый үзәгенә Казанны яклап шәһит киткән мөселманнар рухына багышлап чара уздыруга урын килештермәве билгеле булды. Мэрия бу чарада сепаратизмга чакыру булуы ихтимал дигән. Милли активистлар Хәтер көне чарасын Вахитов мәйданы, Ирек мәйданы яисә Камал театры каршында уздырырга теләгән иде. 7 октябрьдә исә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевкә мәхкәмә 30 август чарасы өчен 15 мең сум штраф сукты. Активист бу карарны Хәтер көнен уздыртмас өчен кабул ителгән ди саный.

XS
SM
MD
LG