Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан суверенитетының 30 еллыгы митингында темага туры килмәгән шигарләр күтәрелгәне өчен ТИҮ рәисе 15 мең сумлык штрафка хөкем ителде


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев 30 август - Татарстан мөстәкыйльлеге декларациясе кабул ителүнең 30 еллыгы митингын уздырган өчен 15 мең сумлык штрафка хөкем ителде. Ул моны Хәтер көнен уздырмас өчен махсус эшләнә дип саный.

Мәхкәмә утырышы 7 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә узды. Анда хөкемдар Дамир Гадершин Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан оештырылган митинг өчен ТИҮ башлыгы Фәрит Зәкиевны 15 мең сумлык штрафка хөкем итте.

Зәкиев быелның 30 августында Казанның Ленин бакчасында Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган митинг-концертта чараның темасына туры килмәгән шигарләр күтәрелгәне өчен гаепле дип табылды. Бу митинг өчен Зәкиев җаваплы булу сәбәпле, хөкем карары шәхсән аңа чыгарылды.

"Хөкемдар мине бу митингта алдан белдерелгән темага туры килмәгән шигарләр булуда гаепләде. Мин моның белән килешмим. Хәтта миңа карата полиция төзегән протоколда да шигарләрнең темага туры килүе күренә", диде Зәкиев Азатлыкка.

Аның әйтүенчә, чарада "30 август 1990 ел - без дәүләтебезне төзи башладык. Җиңәрбез иншаллаһ", "Яшерелгән тарих" китабын хөкем итү – татар халкын мыскыл итү", "30 август Татарстан дәүләтенең туган көне", "Максатыбыз Татарстан дәүләтен торгызу" кебек шигарьләр күтәрелгән булган.

"Ул көнне Казан хакимияте вәкиле митингта күтәрелгән шигарләрне күргәч безнең янга килеп бу шигарләрнең митинг темасына туры килмәве турында кисәтте. Шуннан соң без шигарләрне алып куйдык. Митингны шигарләрсез генә уздырдык. Каршылык күрсәтмәдек.

Мин бу хәлләрне Хәтер көнен уздырмас өчен махсус эшлиләр дип тә бәялим", дип белдерде Зәкиев.

Ул Вахитов районы мәхкәмәсе карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен әйтте.

Элегрәк Азатлык Казан мэриясенең милли активистларга шәһәр үзәгендә Хәтер көне чарасын уздыруга рөхсәт бирмәгәнен язган иде.

XS
SM
MD
LG