Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны яулаучылар истәлегенә салынган чиркәү янында узган гыйбадәткә 30 кеше килгән


Урыс сугышчыларын искә алу чарасы
Урыс сугышчыларын искә алу чарасы

Хәтер көнендә оештырылган чиркәүдәге гыйбадәткә килүчеләр 12 октябрьне халыкларны берләштерә торган дата дип саный.

12 октябрьдә татар милли хәрәкәте Тинчурин бакчасында Хәтер көнен уздырганда Татарстан митрополиты фатихасы белән Казанны яулап алучы сугышчылар истәлегенә салынган чиркәүдә 100 елга беренче тапкыр урыс сугышчыларын искә алу чарасы узды.

Idel.Реалии хәбәр итүенчә, чиркәү янына 30 кеше килгән, шуларның унлабы — урыс чиркәвенең руханилары. Чиркәүгә илтә торган юл ябык, гыйбадәтханә су эчендә утыра. Искә алу чарасы узганнан соң Татарстанның Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов берничә кәше белән Татарстанның Гадәттән тыш министрлыгының көймәсендә чиркәүгә кадәр барып килгән.

Чарага килүчеләр бүгенге тарихи дата 1552 елда һәлак булган сугышчыларның рухына дога кылу чарасы дип аңлатты. Кайбер кешеләр бу көнне халыкларны берләштерүче, урыс дәүләтчелеген булдыру, урыс дәүләтенең чикләре киңәйгән мөһим тарихи вакыйга дип әйтүчеләр дә булды.

XS
SM
MD
LG