Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Православларга хәтер яңартырга рөхсәт бар, татарларга ярамый"


Казанда праваславлар тәре йөреше уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Казанда православ христианнар бернинди тоткарлыксыз тәре йөреше уздырды. Хәтер көнендә мөселман татарларга Казанны яклап шәһит булганнар рухына Кирмәнгә килеп дога кылырга рөхсәт бирелми. Галимнәр моны Татарстан хакимиятенең Мәскәүдән куркуына һәм Русиядә демократиянең кысыла баруына бәйләп аңлата.

21 июльдә Казан изге ана иконасы табылуны искә алу хөрмәтенә Казан Кирмәнендәге Благовещен чиркәвеннән башланган һәм Казан Кирмәнен урап узып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр чираттагы тәре йөреше үтте.

Тәре йөреше алдыннан Кирмәндәге Благовещение чиркәвендә гыйбадәт кылынды. Гыйбәдәтне Татарстан митрополиты Феофан уздырды. Быелгы тәре йөрешендә казакларның күп булуы игътибарны җәлеп итте.

"Тәре йөреше праваслав диненең чәчәк атуын күрсәтү максатыннан оештырыла"

Азатлыкка бу чараны халыкка Казан изге ана иконасын күрсәтү һәм гомумән праваслау диненең чәчәк атуын күрсәтү максатыннан оештыруларын әйткән Казан шәһәре казаклары җәмгыяте атаманы Михаил казаклар буларак та Казан изге ана иконасының кыйммәтен аңлауларын һәм аңа табынуларын җиткерде.

Михаил
Михаил

Меңнәрчә праваслав катнашкан йөрештә иминлекне казаклар, хәрбиләр, росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре бергәләп саклады. Казакларның иминлекне саклауда башлап йөрүләре күренде.

Йөреш узарга берничә көн кала хакимият башкаланың кайбер юлларының ябылачагы турында кисәтеп куйды. Ягъни түрәләр алдан ук бу чарага ныклап әзерләнде, йөреш хакимият биналары яныннан узса да, хакимият башка күп кенә урам чараларын тыю өчен сәбәп булган митинглар канунына күз йомды.

Хакимият Казанда тәре йөрешенә рөхсәт биреп кенә калмады, ә аны уздыруда ярдәм дә итте. Шушындый ук рөхсәт һәм ярдәм ни сәбәптәндер Хәтер көне йөрешендә күрсәтелми. Галимнәр моны Татарстан җитәкчелегенең йомшаклыгына, Русиядә демократиянең булмавына һәм урысларга өстенлек бирелгән дәүләттә яшәүгә бәйләп аңлата.

Казанда тәре йөреше
Казанда тәре йөреше

"Татар бик йомшак, җитәкчеләребез бик зәгыйф һәм хокукларны яклап бер нәрсә дә эшләмичә үз байлыклары өстендә калтырап утыралар"

Галим Дамир Исхаков без урыс дәүләтендә яшәвебезне истә тотарга тиешбез. Шуңа күрә урыслар монда нәрсә телиләр - шуны эшлиләр, ди.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Хәзер урыслар демографик күпчелекккә әйләнделәр. Алар 82 проценттан артыграк. Шуңа күрә милли азчылыклар хокуклары киселгән. Моның белән бер рәттән соңгы дәвердә Русия демократик булмаган якка авышты. Якын елларда бернинди ачылып китү мөмкинлеге дә күренми. Демократия юк һәм шуңа күрә монда бер дәүләт тотучы халыкка гына өстенлекләр бирелә. Ул бит урам йөрешләрендә генә түгел, мәгариф системын аласыңмы, информация чараларын аласыңмы, барысында да бер үк нәрсә", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, милли азчылык үз хокукларын яклауда катырак тора белсә, мондый нәрсә килеп чыкмас иде.

"Татар бик йомшак, җитәкчеләребез бик зәгыйф һәм хокукларны яклап бер нәрсә дә эшләмичә үз байлыклары өстендә калтырап утыралар. Мондый вазгыять, билгеле, праваслав дин әһелләренең мөселманнарны, татарларны басып китүенә китерә. Татарлар бөгелгән саен, аларны җиргә ныграк сеңдереп баралар", ди ул.

Казанда тәре йөреше
Казанда тәре йөреше

Галим сүзләренчә, 4-5 ел элек татарларга Кирмәнгә барып дога кылу рөхсәт ителгән чакта Русиядә демократия әле көчлерәк иде. Хәзер исә бу көннән көн кысыла бара һәм бу кысылу алга таба тагын да ныграк булырга мөмкин.

"Бу кысулар Путин хакимияттә калганда шулай барачак. Әле тагын бик күп чикләүләр булырга мөмкин, бу әле эшнең башы гына. Мәгълүмат чараларын кысарга мөмкиннәр, дин тотуны кысарга мөмкиннәр, Кытайдагы Уйгырстандагы кебек мәчетләргә видекамералар куя башларга җыеналар әнә. Без упкын төбенә төшеп барабыз, төбенә әле төшеп җитмәдек", диде Азатлыкка Дамир Исхаков.

Казанда тәре йөреше
Казанда тәре йөреше

Икенче бер галим Фәйзелхак Ислаев та Русия дәүләтендә Русия кануннары белән яшәгәнне онытмаска кирәк ди. Татарстандагы праваславлар ничек итеп тәре йөрешләре уздырып хәтерләрен яңартса, татарлар да Хәтер көнендә Кирмәнгә барып хәтерләрен яңартырга тиеш дип саный Ислаев.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

"Без Мәскәү нәрсә дип әйтә - шулай итеп эшлибез. Хәтер көнендә Кирмәнгә барырга рөхсәт бирмәүне мин берничек тә аңлый алмыйм. Чөнки монда бернинди дә ялгышлык юк. Хәтерне һәрвакыт яңартып торырга кирәк. Тәре йөреше дә бит хәтерне яңарту. Алар хәтерләрен яңарталар, ә татар, мөселман кешесенә моны эшләргә ярамый. Бу берничек тә аңлашыла алмый. Дөрес әйбер түгел дип уйлыйм.

Мин татарларга Хәтер көнендә Кирмәнгә таба йөреш уздыруны һәм анда дога кылуны тыюны Казан Кирмәненең Мәскәүдән куркуы дип әйтер идем. Безнең татар артык куркак бит ул. Берәр нәрсә булмасын дип Кирмән татарларга хәтерне яңартырга рөхсәт бирми.

Кәнәфигә менеп утыргач суверенитет кирәкми

Хәзерге республика 1990-нчы еллардагы милли азатлык хәрәкәте нигезендә төзелде. Милли хәрәкәт булмаса, хәзерге Татарстан республикасы була да алмый иде. Конституция дә, суверенитет та булмас иде. Болар бит көрәшеп алынды. Ул чакта Казан Кирмәне, әлбәттә, каршы килмәде. Хәзер исә суверенитетның кирәге калмады шуңа күрә дә татар милли хәрәкәтенә аяк чалалар. Кәнәфигә менеп утыргач суверенитет кирәкми.

Мин шулай да татар активистларының алга таба Хәтер көнендә Казан Кирмәненә барып дога кылачакларына өметләнәм. Өметсез шайтан гына була диләр. Заманалар үзгәреп тора ич. Алда нәрсә буласын Аллаһы Тәгалә генә белә. Түрәләр дә киләчәктә үзгәрешләр булырга мөмкинлеген истә тотарга тиешләрдер", дип белдерде Фәйзелхак Ислаев Азатлыкка.

Казанда тәре йөреше
Казанда тәре йөреше

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге узган ел Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәгәне өчен Казан мэриясе вәкиле Евгений Варакинны җавапка тартуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. ТИҮ шикаятендә "Варакин Казанда тәре йөрешенә рөхсәт бирә һәм аны уздыруда ярдәм итә, ә Хәтер көне йөрешенә каршы килә", диелгән иде.

12 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮнең бу шикаятен канәгатьләндермәде. Мәхкәмә дәүләт, медицина, мәгариф, дини оешмалар янында урам җыеннары уздыруны тыючы Татарстан канунына сылтанды.

ТИҮ мәхкәмәнең бу карарын Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

8 февраль Татарстан югары мәхкәмәсе Казан хакимиятенең Хәтер көне йөрешенә рөхсәт бирмәвен дөрес дип тапкан Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

Казан изге ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Казан изге ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.

XS
SM
MD
LG