Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте татар телен һәм милли мәгарифне яклау йөрешенә рөхсәт бирмәгән


Былтыр Тукай вафаты еллыгына багышланган митинг

Казан шәһәр башкарма комитеты татар телен, мәдәниятен, милли мәгарифен һәм татар халкының дәүләтчелеген яклап уздырырга ниятләнгән йөрешкә рөхсәт бирмәгән.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) йөрешне шагыйрь Габдулла Тукайның вафатына 106 ел тулу уңаеннан уздырмакчы иде. Йөреш юлында дәүләт оешмалары һәм Казан федераль университеты бинасы булганлыктан, мөрәҗәгать кире кагылган.

Моннан тыш, татар активистлары 14 апрельдә шушы ук темаларга Тинчурин бакчасында митинг уздыру турында да белдерү хаты керткән булган. Активист Рәис Хәбиров сүзләренчә, анысын мэриядә килештерергә вәгъдә биргәннәр, әмма рәсми җавап хаты әлегә алынмаган.

Узган ел Казанда Тукай вафатының 105 еллыгына багышланган митинг узган иде. Чара Дан бакчасында оештырылды. Ул вакытта татар телен яклап плакат күтәргәне өчен "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка штраф салынды.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG