Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистына Тукайны искә алу митингында күтәргән плакаты өчен штраф салынган


Батырхан Әгъзамовка
Батырхан Әгъзамовка

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка 15 апрельдә Габдулла Тукайның үлеменә 105 ел тулуга багышлап уздырылган митингта татар телен яклап плакат күтәргәне өчен 10 мең сум штраф салынган.

Штраф турындагы карарны Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе 3 июльдә үк чыгарган булган. Активист сүзләренчә, бу хакта ул күптән түгел генә белгән. Әгъзамов мәхкәмә карарын гадел түгел дип саный һәм аны шикаять итәргә җыена. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.

"Митинг Тукайга гына багышланмаган иде, ул татарларның милли мәдәниятенә теләктәшлек күрсәтү максаты белән дә узды. Ә милли мәдәниятне ана телсез күз алдына китереп булмый. Халыкның күпчелеге митингка нәкъ менә татар телен яклау өчен килде. Мәхкәмәнең бу карары - миңа карата "Азатлык"тагы эшчәнлегемә бәйле чираттагы басым чарасы", дигән Әгъзамов.

Митингтан соң "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовны Экстремизмга каршы тору үзәгенә чакырып сорау алганнар иде. Тикшерүчеләрне Әгъзамовның Тукайны искә алу чарасында ике минут кына күтәреп торган плакат кызыксындырган.

Плакатта "Мәктәпләргә һәм бакчаларга татар телен кайтарыгыз", дип язылган иде. Чараны оештыручылар плакатны күрү белән, активисттан аны җыеп куюны сорады, чөнки ул митингның темасына туры килми диелде.

Батырхан Әгъзамовка моңа кадәр бер администартив эш ачылган иде. Вконтактедагы посты өчен татар ул биш тәүлек сак астында булды.

15 апрель Казанның Дан бакчасында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап митинг узды. ТИҮ оештырган чарада татар телен, татар халкын саклап калу мәсәләләре тикшерелде.

30 июльдә Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәткә карата да административ канун бозу турында беркетмә төзүләре билгеле булды. Аны да Тукайны искә алу чарасында Русиянең милли телләр сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG