Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Батырхан Әгъзәмовка хөкем карарын гамәлдә калдырды


Батырхан Әгъзәмов
Батырхан Әгъзәмов

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмовның Вконтактедагы посты өчен аны биш тәүлеккә сак астына алу турында хөкем карарын гамәлдә калдырды.

Әгъзәмовның җәмәгать яклаучысы Наил Нәбиуллин Азатлыкка белдерүенчә, административ хокук бозулар кодексында бу гамәл өчен сак астына алу гадәттән тыш очракларда гына кулланыла дилегән. "Аңа штраф кына салырга тиешләр иде. Без Батырханга уңай бәяләмәләр дә бирдек, ләкин аны исәпкә алмадылар", диде Нәбиуллин.

Моннан тыш, активистны яклаучылар Роскомнадзорның 2015 елның 15 апрелендә чыккан аңлатмасына сылтама ясый. Анда "наци тамгасын демонстарцияләүнең максаты пропаганда булмаса, ул экстремизмга каршы тору турындагы канунны бозу булып саналмаска тиеш" диелгән.

Казанның Киров районы мәхкәмәсе 14 мартта "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмовның эшен карады. Активист наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепле дип табылды һәм биш тәүлеккә административ сак астына алынды.

Гыйнварда Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган пост өчен Әгъзәмовка административ эш ачылды. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

Әгъзәмов бу хакта "Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклавым өчен ачылган эш дип саныйм", дип белдерде. "Әлеге фотоларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", дигән иде Әгъзәмов.

Казанның Киров районы прокуратурасы активистка карата административ эш ачу турында карарны Әгъзәмовның Тыва республикасындагы теркәлү адресына җибәргән иде. Башта эш Тывада каралачак диелде, соңрак материаллар Казанга җибәрелде.

Активист сак астыннан президент сайлау узгач кына чыгачак.

XS
SM
MD
LG