Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активисты Вконтактедагы посты өчен сак астына алынды


Батырхан Әгъзамов пикетта, архив фотосы
Батырхан Әгъзамов пикетта, архив фотосы

Казанның Киров районы мәхкәмәсе 14 мартта "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовның эшен карады. Активист наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепле дип табылды һәм биш тәүлеккә административ сак астына алынды.

Утырышта Әгъзамовның җәмәгать яклаучысы Наил Нәбиуллин пост наци тамгасын пропагандаламады, ә Украинадагы сугышка һәм анда Русиянең катышына каршы булуны гына аңлата иде дип белдерде.

Нәбиуллин Роскомнадзорның 2015 елның 15 апрелендә чыккан аңлатмасына сылтама ясый. Анда "наци тамгасын демонстарцияләүнең максаты пропаганда булмаса, ул экстремизмга каршы тору турындагы канунны бозу булып саналмаска тиеш" диелгән.

Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Нигъмәтуллин Әгъзамовның Вконтактедагы сәхифәсе ачык иде, шуңа күрә наци тамгасын демонстрацияләү бар диде. Моннан тыш, хокук саклау оешмалары "Татмедиа"дан белешмә дә алган, анда "коловрат" - наци тамгасы диелгән.

Хөкемдар Владимир Морозов ике якның да фикерен тыңлап, активистны биш тәүлеккә адимнистратив сак астына алу турында карар чыгарды.

Гыйнварда Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган пост өчен Әгъзамовка административ эш ачылды. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

Әгъзамов бу хакта "Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклавым өчен ачылган эш дип саныйм", дип белдерде. "Әлеге фотоларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", дигән иде Әгъзәмов.

Казанның Киров районы прокуратурасы активистка карата административ эш ачылу турындагы карарны Әгъзамовның Тыва республикасындагы теркәлү адресына җибәргән иде. Башта эш Тывада каралачак диелде. Соңрак материаллар Казанга җибәрелде.

XS
SM
MD
LG