Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Новороссия каһарманы


Алексей Мильчаков Украинага Русиядән килгән башка сугышчылар арасында
Алексей Мильчаков Украинага Русиядән килгән башка сугышчылар арасында

Украинаның бер өлешен аерып алып Новороссия исемле дәүләт төзү өчен сугышучылар фашизмга каршы көрәшчеләр дип сурәтләнгәндә, чынлыкта аларның фашистик идеология белән сугарылган рәхимсез үтерүчеләр булуы ачыклана.

Чәршәмбе кичендә Владимир Путин Мәскәүнең бер чиркәвенә барып шәм куйды. Журналистларның шәмне кем өчен куйдыгыз дигән соравына Русия президенты "Новороссия халкын саклап корбан булучыларга" диде.

Луһански һәм Донецки өлкәләрен Украинадан аерып алып анда Новороссия исемле дәүләт төзү өчен сугышу идеяләренә Русия медиасы рухландырып торганда, сугышучыларның да Русиядән килгән булуы Мәскәүдә рәсми рәвештә таныла.

Бу сугышчылар фашизмга, нацизмга каршы, гаделлек өчен көрәшүчеләр дип сурәтләнә. Чынлыкта исә украиннарга каршы сугышка китүчеләрнең күбесе неонаци идеяләре белән сугарылган яшьләр булуы ачыклана. Кайберләре хәтта тәннәренә свастика ясаткан, Адольф Һитлерны изге кеше дип саный.

Шундыйларның берсе – Русия президентының туган шәһәре Петербурдан килеп Новороссия төзү өчен сугышучы Алексей Мильчаков.

Мильчаков ВКонтактедагы сәхифәсендә Луһанскида төшкән фотосын чыгарган һәм "Новороссиядә урыс кешесенә һәммә нәрсә бар. Монда яхшы сугыш тәҗрибәсе туплау да, элекке прокурорның коттеджын алу да мөмкин. Кавказ яки Азиядән килгән этник бандалар юк. Качып китмәгәннәренең барысын да диярлек үтереп бетердек. Дошман сөякләре өстендә корал белән үз язмышыңны кору иреге бар", дип язган.

Мильчаков Русия телевидениесендә дә йолдыз һәм каһарман. LifeNews аның бер төркем сугышчылар белән ничек итеп украиннарның "Айдар" батальоны әгъзаларын кырып салуы турында репортаж әзерләде.

Алексей Мильчаков Новороссия "төзелешендә".

Элек үзенә "Фриц" кушаматы алган Мильчаков августта Петербурда ял итеп кайтканнан соң ВКонтактеда үзенең яңа таныклыгының саннары яхшы булу белән мактана.

ВКонтактедагы бу фотода Алексей дус кызыннан бүләк буларак алган сыралар белән дә мактана. Уң яктагы фотода ул Адольф Һитлер сурәте төшерелгән сыраларның шәп булуын күрсәтә.

Элегрәк Мильчаков наци свастикасы төшерелгән әләм белән дә мактанган булган.

Новороссия "батырлыкларына" Мильчаков ике ел элек үк әзерләнә башлаган. Бу фотода ул пычак белән башын кисеп алачак көчекне күрсәтә. Пычак Мильчаковның кулында.

Мильчаков үзе кисеп алган көчек башын күрсәтә. ВКонтактега элегрәк чыгарган бу фотолар ике ел элек зур җәнҗалга, аңа каршы җинаять эше ачуга да сәбәп булган иде. Ул фотоларда Мильчаковның көчек башын ничек итеп кисеп алуы да, аны ашавы да күренә. "Этләрнең дә хокуклары бар, һәм мин аларның 1-тәмле, 2-кыздырылган, 3-күп сеңерсез һәм сөяксез булу хокукын хөрмәт итәм. Бүген мин этнең кешегә дус кына түгел, тәмле шаклык та булуына тагын бер мәртәбән инандым", дип язган Мильчаков.

ВКонтактега чыгарылган яңа фотоларының берсенә өстәп Мильчаков этләрнең әсирлеккә эләккән украин хәрбиләреннән сорау алганда да бик нык ярдәм итү турында яза. Шунда ук аның үтерелгән украиннар янында төшкән фотолары да бар.

Күпсанлы язмаларына караганда, Алексей Мильчаковның Новороссия "төзелеше" белән генә чикләнергә теләмәве, Прага, Варшава, Будапештлар турында да уйлануы аңлашыла.

XS
SM
MD
LG