Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистына Вконтактедагы посты өчен эш ачылган


Батырхан Әгъзәмов
Батырхан Әгъзәмов

"Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзасы Батырхан Әгъзамовка нацистик һәм экстремистик тамгаларны җәмәгатьчелеккә чыгару маддәсе нигезендә административ эш ачылган. Ул 2016 елда Вконтакте челтәрендә урнаштырылган фото өчен диелә.

Казанның Киров районы прокуратурасы активистка карата административ эш ачылу турындагы карарны Әгъзамовның Тыва республикасындагы теркәлү адресына җибәргән. Бу хакта Батырхан Әгъзәмов Азатлыкка үзе сөйләде.

"Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклау өчен ачылган эш дип саныйм", ди ул.

Әгъзәмов сүзләренчә, аны былтыр декабрьдә үк Экстремизмга каршы тору үзәгенә чакырып сорау алу уздырганнар.

"Мин анда әлеге фотоларның 2016 елда ук эленүен, аларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", ди Әгъзәмов.

Әгъзамов белдерүенчә, Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, сулда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

Error rendering VK.

Батырхан Әгъзәмов - "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле. Былтыр ел ахырында берлек татар телен яклап митинг уздырырга хакимиятләргә берничә тапкыр белдерү хаты язды, ләкин рөхсәт бирелмәде. Активистлар даими рәвештә ялгыз пикетларга чыгып тора.

XS
SM
MD
LG