Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен яклап пикетка чыккан татар активисты тоткарланды


Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

27 октябрь Татарстан хөкүмәте бинасы янында ялгыз пикетка чыккан "Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзасы Батырхан Әгъзамов тоткарланган.

Батырхан Әгъзамов тоткарлануы турында Азатлыкка берлек лидерларының берсе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Җомга иртәнге сәгать җиде тулганда Батырхан кулына "Иртәгә телем бетсә - бүген үләргә әзер. Президент! Татар телен якла!" дип язылган плакат тотып торган. Пикет башланып 20-25 минут узганнан соң, аның янына полиция хезмәткәрләре килә һәм документларын тикшерә, шәхесен ачыклау өчен Вишневский полиция бүлегенә алып киткән. Батырхан Әгъзамов аннан хәбәр итүенчә, ул әле полиция бүлегендә һәм аннан сорау алачаклар. Активист шулай ук Наил Нәбиуллинга полиция хезмәткәрләре "ФСБга шалтыратты", дип тә әйткән.

Әгъзәмовка карата иртәнге җидегә кадәр урам чарасына чыгуы өчен администартив эш кузгату турында әйткәннәр.

Батырхан Әгъзамовны тоткарлау
Батырхан Әгъзамовны тоткарлау

"Азатлык" татар яшьләр берлеге төрле проблемнарны күтәреп еш кына пикетларга чыга. Наил Нәбиуллинның үзенә карата да күптән түгел мәхкәмә эше барды һәм ике елга шарты ирегеннән мәхрүм ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG