Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде


Наил Нәбиуллин ике еллык шартлы җәзага хөкем ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Мәхкәмә "Азатлык" татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллинны такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип тапты. Нәбиуллин шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге лидеры һәм "Төрки караш" газетасы мөхәррире Наил Нәбиуллин такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип табылды. Утырыш Казанның Вахитов районы мәхкмәсендә узды.

Нәбиуллин Җинаять кодексының 307нче маддәсенең 2нче бүлеге нигезендә, кешене авыр яки аеруча авыр җинаятьтә гаепләп мәхкәмәгә ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнде. Активист шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм аңа ике ел сынау мөддәте бирелде.

Нәбиуллин хөкем карарын канунсыз дип саный. "Мәхкәмә яклау ягының дәлилләрен тулысынча исәпкә алмады", диде ул һәм карарны шикаять итәчәген белдерде.

Дүшәмбе дәүләт гаепләве Наил Нәбиуллинга өч ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сораган иде.

Активист сүзләренчә, ул 2013 елның июлендә Рамазан аенда кич белән ашарга алырга дип кафега барган. Шул вакытта биш кеше фашистик шигарләр белән аңа мыскыллы сүзләр кычкырган. "Милләтемә, ислам диненә карата мыскыллы сүзләр әйттеләр. Кулларын фашистлар кебек күтәрә башладылар. Шул вакытта алар миңа зыян китерергә теләде, янады. Кулларында берсенең пистолетка охшаган әйбер, икенчесенең пычак бар иде", дип сөйләгән иде Нәбиуллин Азатлыкка.

"Әлеге төркем үзен Казан нацилары бандасы дип атаган. Җинаятьләр дә кылганнар. Бауман урамында Кавказ егетләренә пычак белән һөҗүм итеп, аларның берничәсе хастаханәдә ятып чыкты. Узган елның декабрендә аларны төрмә җәзасына хөкем иттеләр. Берсенә сигез, икенчесенә алты ел бирделәр. Берсен гаепсез дип таптылар. Хәзер мине аңа карата нахак сүз сөйләгәнмен дип гаеплиләр. Имеш, идеологик караштан үч итеп, аңа нахак сөйләгәнмен булып чыга. Бу дөрес түгел", ди Нәбиуллин.

13 гыйнвар Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең 2016 елның 16 ноябрендә Наил Нәбиуллин эшен прокуратурага тапшыру турындагы карарын гамәлдән чыгарды һәм бу эшне яңадан тикшерү өчен шул ук мәхкәмәгә кире кайтару карары кабул иткән иде. Журавлев Нәбиуллин эшен караган мәхкәмәдә шаһит буларак катнашты.

XS
SM
MD
LG