Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Наил Нәбиуллинга өч еллык колония-яшәүлек җәзасы бирүне сорый


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Прокуратура "Азатлык" татар яшьләр берлеге лидеры һәм "Төрки караш" газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллинга өч ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сорый. Нәбиуллин мәхкәмәгә ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе утырышында прокурор "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе һәм "Төрки караш" газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллинны өч елга колония-яшәүлектә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Нәбиуллин, Җинаять кодексының 307нче маддәсенең 2нче бүлеге нигезендә, кешене авыр яки аеруча авыр җинаятьтә гаепләп мәхкәмәгә ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә.

Активист сүзләренчә, ул 2013 елның июлендә Рамазан аенда кич белән ашарга алырга дип кафега барган. Шул вакытта биш кеше фашистик шигарләр белән аңа мыскыллы сүзләр кычкырган. "Милләтемә, ислам диненә карата мыскыллы сүзләр әйттеләр. Кулларын фашистлар кебек күтәрә башладылар. Шул вакытта алар миңа зыян китерергә теләде, янады. Кулларында берсенең пистолетка охшаган әйбер, икенчесенең пычак бар иде", дип сөйләгән иде Нәбиуллин Азатлыкка.

"Әлеге төркем үзен Казан нацилары бандасы дип атаган. Җинаятьләр дә кылганнар. Бауман урамында Кавказ егетләренә пычак белән һөҗүм итеп, аларның берничәсе хастаханәдә ятып чыкты. Узган елның декабрендә аларны төрмә җәзасына хөкем иттеләр. Берсенә сигез, икенчесенә алты ел бирделәр. Берсен гаепсез дип таптылар. Хәзер мине аңа карата нахак сүз сөйләгәнмен дип гаеплиләр. Имеш, идеологик караштан үч итеп, аңа нахак сөйләгәнмен булып чыга. Бу дөрес түгел", ди Нәбиуллин.

13 гыйнвар Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең 2016 елның 16 ноябрендә Наил Нәбиуллин эшен прокуратурага тапшыру турындагы карарын гамәлдән чыгарды һәм бу эшне яңадан тикшерү өчен шул ук мәхкәмәгә кире кайтару карары кабул иткән иде.

Нәбиуллинга хөкем карары 14 мартта игълан ителергә тиеш.

XS
SM
MD
LG