Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Марат Ашимовка ике ел мәҗбүри эш хөкеме чыкты


Марат Ашимов
Марат Ашимов

Моннан тыш, Ашимовка ике ел дәвамында адвокатлык белән шөгыльләнү тыелды.

Акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаепләнелүче мөселман адвокаты Марат Ашимовка ике ел мәҗбүри эшләр хөкеме чыкты

Саранскидагы мәхкәмә аңа шулай ук хезмәт хакының 10 процентын дәүләткә тотып калуны да билгеләде. Моннан тыш, Ашимовка ике ел дәвамында адвокатлык белән шөгыльләнү тыелды. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үзенең Телеграм каналында хәбәр итте.

Яклау ягы бу хөкем карары белән ризалашмый һәм тулы аклануга кадәр аны шикаять итәргә җыена.

Адвокат Руслан Нәгыев язганча, Ашимов эше нигезендә мәхкәмәдә бер зат тыңланган һәм нәкъ менә аның сөйләгәннәре төп дәлил итеп алынган. Әлеге кеше аеруча зур күләмдә акча белән хәрәмләшү өчен хөкем ителгән (финанс пирамидасы төзеп, хаылктан дистәләрчә миллион сум җыйган). Нәгыев сүзләренчә, аның сөйләгәннәрендә күп каршылыклар булган.

"Мәсәлән, ул мәхкәмәдә үзенең озак вакыт төрмә хастаханәсендә ятканын сөйләгән. Бу эпизод эштә төп роль уйный, шуңа күрә без аның сүзләрен тикшерергә булдык һәм тиешле мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иттек. Хастаханә җитәкчесе безгә мондый кешенең аларда беркайчан да булмавын хәбәр итте. Әлеге җавап мәхкәмәдә тикшерелде һәм эш материалларына теркәлде.

"Моны мин адвокат Марат Ашимовка карата ачылган җинаять эшенең кемнең сүзенә корылганын аңлау өчен язам", — диде Нәгыев.

  • Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә 27 мартта тоткарланды. Башта өй сагында тотылды, аннары Тикшерү изоляторына җибәрелде. Аннары СИЗО белән бәйле булмаган чикләү чарасы билгеләнде
  • Тикшерүче як белдерүенчә, Ашимов финанс пирамидасы төзегәне өчен хөкем ителгән А.Астаповка "үз элемтәләре" ярдәмендә вакытыннан алда иреккә чыгару карарына ирешергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул Мордовия прокуратурасында эшләүче танышлары өчен 200 мең сум сораган. Тикшерү раслаганча, адвокат акчаны үзләштерергә планлаштырган һәм Астаповка ярдәм итәргә җыенмаган.
  • Ашимов үзе 200 мең сумны үзенең адвокатлык эшчәнлеге өчен гонорар дип раслый. Аның сүзләренчә, Астапов белән очрашуда ул эшнең шартларын ачыклаган һәм телдән консультация биргән, ә ришвәткә Астапов үзе ишарәли башлаган.
  • Адвокат үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный.
  • Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады.
  • Ашимов еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды. Соңгы вакытта мөселманнар хокукын яклаучы адвокатларга басым башлануы күзәтелә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG