Татарстан югары мәхкәмәсе Бөгелмә драма театры җитәкчесе, 35 яшьлек Эльвира Сибгатуллина Челикны Тикшерү изоляторыннан чыгарган
Аның чикләү чарасын өй сагына алмаштырганнар. Бу хакта мәхкәмә матбугат үзәгенә сылтама белән "БИЗНЕС Online" хәбәр итә.
Ноябрь уртасында Сибгатуллина Челикка карата Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе, 3нче өлеше ("Вазифасын файдаланып кылынган урлашу") нигезендә җинаять эше кузгатылганы билгеле булды. Басма чыганаклары әйтүенчә, имеш, ул 700 мең сумнан артык канунсыз премияләр яздыруда гаепләнә. Җинаять эшендә ике эпизод бар. Мәхкәмә аны тоткарлау карары чыгарды.
Сибгатуллина Челик үзен сак астына алу карарын шикаять итте. Шикаятне карау башта 5 декабрьгә билгеләнгән иде, аннары утырышны 9 декабрьгә күчерделәр. Бүген Татарстан югары мәхкәмәсе шикаятьне канәгатьләндерде.
Сибгатуллина Челик Бөгелмәдә туган, 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр режиссурасы белгечлеген тәмамлаган.
Җиде ел Мәскәүдә эшләгән: башта Евгений Миронов җитәкләгән Милләтләр театрында практика узган һәм фестивальләр оештыруда катнашкан, ә 2013 елдан Сергей Безруков җитәкләгән Мәскәү Губерна театрына күчкән. Анда ул театр труппасының гастрольләрен, шул исәптән халыкара сәфәрләрен оештырган. Аның уңышлары арасында Губерна театры белән Эмир Кустурица арасында элемтә урнаштыру да телгә алына.
2014 елдан ул А. А. Яблочкина исемендәге Үзәк актерлар йорты каршындагы "Актерлар дөньясы" нәшрияты дип аталган сәүдәгә корылмаган партнерлыкны җитәкләгән. Моның белән беррәттән Губерна театрында эшләүне дә дәвам иткән, мәдәният журналистикасы өчен лаборатория җитәкләгән.
Бөгелмәгә ул 2023 елның көзендә кайта һәм элекке мөдир Владислав Юдин урынын ала. Юдин театрга "үле җаннар"ны эшкә урнаштырып, акча урлауда шикләнелеп, эшеннән алынды, аңа карата җинаять эше ачылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум