Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе «Халык депутатлары корылтае»н «террор оешма»сы дип таныды


Илья Пономарев
Илья Пономарев

Элегрәк аны "теләнмәгән оешма" дип таныганнар иде.

Русия Югары мәхкәмәсе оппозиционер Илья Пономеревның "Халык депутатлары корылтае"н "террор оешма"сы дип таныды

Әлеге карар баш прокурорның шикаяте нигезендә кабул ителгән.

"Оешма мәнфәгатьләрендә чыгыш ясаган аның җитәкчеләре һәм активистларына карата Русия мәхкәмәләре террорчылык юнәлешендә җинаять эшләре буекча гаепләү карарлары чыгарды һәм алар кануни көченә керде", диелә Русия Баш прокуратурасы пресс-релизында.

"Халык депутатларының корылтае"ның беренче утырышы 2022 елның ноябрендә Польшада узды. Анда нигездә элекке Русия дәүләт думасы депутатлары Геннадий Гудков, Илья Пономарев, Марк Фейгин һәм Аркадий Янковский катнашты. Алар барысы да Русиядән китте. Анда катнашучылар ул вакытта декларация кабул итте, анда Русия президенты Владимир Путинны Русидә хакимиятне үз кулына алган узурпатор дип тану, 1993 елгы Русия Конституциясен яңадан башлау (нульләштерү) кирәклеге, шулай ук люстрация үткәрү турында сүз бара.

2025 елның февралендә "корылтай"ны оештырган өчен көч белән хакимиятне кулга төшерү һәм террор җәмгыятен оештыру нигезендә Пономаревка җинаять эше ачтылар. Русиянең кайбер төбәкләрендә аның теләктәшләренең өйләрендә тентүләр узды.

2023 елның апрелендә Русия баш прокуратурасы "Халык депутатлары корылтае"н теләнмәгән оешма дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG