Мәскәүдә урнашкан Югары икътисад мәктәбе галимнәре Русия милли телләрендә язылган текстларның катлаулылыгын тикшерә алган махсус корал булдырды. Аның беренче версиясе татар, башкорт, бурят, адыгей, осетин һәм удмурт телләрен тикшерә.
Галимнәр бу коралны әлеге телләрнең морфологик һәм лексик үзенчәлекләрен исәпкә алучы беренче эшләнмә дип әйтә. Алар аны "текст катлаулылыгын бәяләүче калькулятор" дип атый.
Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм ми үзәге галимнәре сүзләренчә, корал текстны берничә күрсәткечкә карап анализлый. Беренчедән, сүзләр озынлыгы һәм кулланылу ешлыгы – бу күрсәткечләр тел корпуслары мәгълүматларына таянып санала. Икенчедән, 5000 иң еш кулланылган сүзләр исемлеге белән чагыштырып, лексика проценты бәяләнә. Өченчедән, тексттагы төрле сүз төркемнәрен куллану ешлыгы анализлана. Моннан тыш, корал лексик "тыгызлыкны", сүз төрлелеген, текстның динамикасын һәм тасвирлау дәрәҗәсен исәпкә ала диелә.
Һәр милли телгә проект авторлары һәм психолингвистлар "Флеш индексы"н ясап чыгарган. Ул сүзләр, җөмләләр һәм иҗекләр санына нигезләнгән, ләкин моңарчы инглиз теле үзенчәлекләренә нигезләнгән булган һәм башка структуралы телләргә ярашлы булмаган. Мисал өчен, 2025 елдагы галимнәр тикшерүендә бу индекс формуласы махсус адыгей теле өчен исәпләнеп чыгарылган. Бу текстны аңлау җиңеллеген күпкә төгәлрәк бәяләргә мөмкинлек бирә.
Азатлык радиосы яңа коралны күптән түгел чыккан мәкаләләрнең берсендә сынап карады. Ул текстның җиңеллеген 45,50 дип бәяләде (0 – катлаулы текст, 100 – бик җиңел текст). Текст "лексик төрлелек" һәм "динамика" ягыннан да югары "билге" алды.
- Бүгенге көндә Русиядә 155 тел бар дип санала. Милли телләрдә сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара, белгечләр моны Русия хакимиятенең тел өлкәсендә махсус сәясәте белән аңлата.
- 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән.
- Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны шул ук чорда 6 процентка кимегән.
- Рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла. Милли телләрне белүчеләр, аларны көндәлек тормышта кулланучылар саны зур тизлек белән кими бара.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум