Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә татар телен белүчеләр саны 20 елда 2 миллионга нигә кимегән? Белгечләрдән 3 төп сәбәп


Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 2019 ел

Соңгы җанисәп саннарына күрә, Русиядә татарча сөйләшүчеләр саны нык кимегән. Белгечләр моның төп сәбәпләре дип Мәскәүнең милли мәгарифкә басымын, Татарстанның җитәрлек тырышлык күрсәтмәвен һәм татар шәһәр мәдәниятенең барлыкка килмәвен атый.

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.

2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.

Әлбәттә, рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла. Милли телләрне белүчеләр, аларны көндәлек тормышта кулланучылар саны зур тизлек белән кими бара.

20 ел эчендә татарча белүче 2 миллион кеше кая югалган? Моның сәбәпләре нәрсәдә? Азатлык сорашкан белгечләр – сәясәт белгече Руслан Айсин, социолог Гүзәл Йосыпова һәм тел активисты, "Гыйлем" берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шәйхин – моның 3 төп сәбәбен атады.

1. Мәскәүнең милли мәгарифкә, татар теленә күп еллар буена басымы

Русиядә милли телләргә, аерым алганда, татар теленә басым инде күптәннән бара, җәмгыятькә билгеле булган беренче андый мисаллар – 2008 елда милли-төбәк компонентын бетерү, Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыруны тыю, ди без сорашкан белгечләр. Татар телен укыту системы Татарстанда, тагын берничә төбәктә бар, күпчелек Русия төбәгендә исә ул оештырылмаган.

Мәгариф өлкәсендә басым күренешләрен саный торсаң, зур исемлек чыгачак

— Мәгариф өлкәсендә басым күренешләрен санасаң, зур исемлек чыгачак: мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгару, БДИны милли телләрдә тапшыртмау, татар телендә белем бирүнең юкка чыгуы, татар университетын ачтырмау һәм башкалар ... — ди Руслан Айсин.

Аның сүзләренчә, университетларда татар теле белән бәйле белгечлекләрне дә кыскарту күптәннән бара, мондый белгечләр исә милләт өчен гаять әһәмиятле, чөнки укытучылар, тел белгечләре булмаса – телне өйрәнеп булмый. Милли мәгарифкә басым күптәннән бара, Татарстан тиешенчә каршылык күрсәтә алмады, ди ул.

Социолог Гүзәл Йосыпова да татарча сөйләшүчеләр кимүнең төп сәбәбе дип ассимиляция сәясәтен атый. Бу сәясәт ачык игълан ителмәде, ләкин Русиядә кануннар, стратегия һәм төрле норматив документларга күз салсаң, бу ачык күренә, ди ул.

Милли телләр өчен инстуциональ шартлар юк

— Русиядә милли телләр өчен институциональ шартлар юк. Әйтик, югары уку йортына кереп, татар телендә химия белгеченә укып чыгу мөмкинлеге юк. Мондый мөмкинлекләр кайбер югары уку йортларында элек булса да, ул энтузиазм белән генә эшләнгән, социаль лифтлар булдырылмаган.

Милли мәдәният белән шөгыльләнү, милли телне үстерү эше Русиядә куркыныч санала, теләсә кайсы активистны сепаратизм яки экстримизмда гаепли алалар, шуңа күрә бу өлкәдә эшләүчеләр дә мөмкин булганнан азрак, меценатлар да татар теленә акча бирергә курка. Русиядә милли активист булу имин түгел, дип саный социолог.

"Барысы да яхшы, татарча кешеләр сөйләшә бит" диючеләр моны үз даирәсенә карап әйтә, ләкин андый нәтиҗә ясарга ярамый, дип саный Айдар Шәйхин. Татар мәктәпләренең кимүе, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кыскаруы – бу факт, моны инкарь итеп булмый, ди ул, шуның белән бергә туган телдә сөйләшүчеләр дә кими.

2. Татарстан, татар конгрессы татар телен җитәрлек дәрәҗәдә пропагандалый алмады

Татар телендә сөйләшүчеләрнең кимүендә Татарстан хакимиятенең гаебе шактый, ди без сорашкан белгечләр. Русиядә татар телен популярлаштыру, өйрәнү һәм куллану механизмнарын булдыру мөмкинлекләре күп иде, Татарстан бу мөмкинлекләрне куллана алмады.

Татарстанда татар телендә сөйләшүчеләр санын саклау сәясәте әллә ни күренмәде, җанисәп алдыннан төп тырышлык татарлар санын саклауда булды, дип саный Шәйхин. Ул матурлык бәйгеләре ярдәмендә генә телне саклап булмый, системлы һәм эзлекле эш алып барырга кирәк ди.

Без һаман татар телендә сөйләшүне яшьләр арасында популярлаштыра алмыйбыз

— Без һаман ярты-йорты эш итәбез. Һаман да татар телен өйрәнүне мөмкин кадәр уңайлы иткән сервис-сайтларны булдыра алмыйбыз. Татар телендә сөйләшүне яшьләр арасында популярлаштыра алмыйбыз. Еш кына бу эшләрне энтузиастлар, тел активистлары башкара, — ди ул.

Руслан Айсин да бу фикер белән килешә, моңарчы мөмкинлекләр күп иде, республикада акча да, административ ресурслар бар иде, ди. Татарстанның үзендә дә, башка төбәкләрдә дә татар теленә киң пропаганда, татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә даими курслар, мәчетләрдә татар теле, тарихы, дин дәресләре, яшьләр өчен чаралар һәм башка күп кенә эшне оештырып була иде, дип саный ул.

Акча һәм бөтен көчне сабантуйларга, төрле фестивальләргә сарыф иттеләр

— Без Дамир Исхаков белән Татар конгрессы өчен язып биргән тәкъдимнәрдә болар барысы да булды. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар мәдәният йортларын да ачуны тәкъдим иттек, бу республика хәленнән килә иде. Кызганыч, акча һәм бөтен көчне сабантуйларга, төрле фестивальләргә сарыф иттеләр. Концептуаль рәвештә татар теленең үсеш стратегиясе ясалмады, — ди сәясәт белгече.

Эш "татарча сөйләшергә кирәк, татар телен гаиләдә саклыйк" дигән шигарләрдән ары китмәде. Бу Татар конгрессы, дәүләткә якын башка рәсми һәм иҗтимагый оешмалар, институцияләр җаваплылыгы, ди ул.

Дөнья алга киткән, проблемнар үзгәрә – ә конгресста һаман шул ук алымнар, шул ук чаралар

— Татар конгрессына килгәндә, алар һаман 20 ел элек булган чаралар, методикалар куллана. Дөнья алга киткән, проблемнар үзгәрә – ә конгресста һаман шул ук алымнар, шул ук чаралар. Бөтен дөнья заманча җиһазлар, технологияләр кулланганда, син көрәк һәм сәнәк тотып бернинди уңышка ирешә алмыйсың, әлбәттә, — дип саный Айсин.

Белгечләр фикеренчә, татар телен пропагандалау, аның дәрәҗәсен арттыруда Татарстан тиешле дәрәҗәдә эшләргә тиеш. Махсус премияләр булдыру, милли университет ачу, түрәләрнең татарча сөйләп үрнәк күрсәтүләре – башка күп кенә эшләр нәкъ хакимияттән һәм аңа якын оешмалардан тора.

3. Авыллар бетә, шәһәрдә татар мәдәнияте аз, "табигый" ассимиляция күренеше

Руслан Айсин фикеренчә, татар телен белүчеләрнең кыскаруның тагын бер сәбәбе – авылларның әкренләп юкка чыгуы, авыл халкының шәһәрләргә күчүе. Татар авылларында татар теле төп аралашу инструменты булса, шәһәрләрдә татар мәдәнияте юк дәрәҗәсендә, Казан белән Чаллы шәһәрләре чыгарма булып тора. Аеруча бу чит төбәкләргә кагыла, ди ул.

Шәһәрләрдә татар мохите юк, хәзер авыллар да урыслаша

— Әлбәттә, милли телләрдә сөйләшүчеләрнең кимүе – табигый процесс. Шәһәрләрдә татар мохите юк, хәзер авыллар да урыслаша. Яшь буын гомумән татарча сөйләшми, чөнки алар урыс телле контент куллана. Татарча контент урысныкы белән ярыша алмый. Яшьләр, урта буын ТНВны карамый диярлек, аның дәрәҗәсе түбән, — ди ул.

Айдар Шәйхин дә татар телендә заманча контент җитмәвен әйтә. Шәһәрләшкән татарлар өчен татарча мәгълүмат аз, заманча татар контентын булдыру да бик кыен бара.

— Шәһәр мәдәниятен булдыру күп киртәләргә очрый, кайберәүләр "милләтнең бөеклеге" хакына аның киләчәген фида кылырга әзер шул. Авыллардан шәһәргә күчкән халык өчен тиешле сыйфатта контенты да булырга тиеш: китаплар да, әдәбият та, киносы-сериаллары да, яшүсмерләр өчен уеннары да һәм башкалар, — ди ул.

Социолог Гүзәл Йосыпова исә "татар телендә заманча контент җитми" дигән фикер белән килешми, аның фикеренчә, нәкъ татар теле очрагында ул бар һәм татар теле яшьләр арасында шактый "кәттә" санала. Ул "табигый ассимиляция" диюгә дә каршы, чөнки болар барысы да дәүләт сәясәтеннән һәм дәүләт тудырган шартлардан тора, ди ул.

Татарча социаль лифтлар, дәүләт тудырган шартлар булмаса, тел барыбер билгеле бер киртәләрдә яшәячәк

— Татар теле яшьләр өчен шактый модалы булып күренә, аны яшь буын арасында кулланучылар шактый. Татарча күбрәк контент ясасаң, бу, әлбәттә, тел үсешенә ярдәм итәчәк, ләкин татарча социаль лифтлар, дәүләт тудырган шартлар булмаса, тел барыбер билгеле бер киртәләрдә яшәячәк, ди Йосыпова.

Татарча сөйләшүчеләр кимүенең объектив сәбәпләре бар, ләкин аларны алдан анализлап, алдан күрелгән чаралар үткәреп була иде, дип йомгаклый Айсин. Демографик фаразлар бар иде, ләкин Татарстан моның белән шөгыльләнмәде, моңа әзерләнмәде диярлек, ди ул.

Айдар Шәйхин исә бу җанисәптән Татарстан хакимиятенә дә, җәмгыятькә дә, тел активистларына да нәтиҗә ясарга кирәк, киләсе 10 елда хаталарны төзәтеп, актив эшләргә кирәк ди. Дөрес нәтиҗәләр ясалса, стратегик юнәлешләрдә актив эш алып барылса, татарча сөйләшүчеләрнең кимү трендын туктату өмете бар, дип саный ул.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG